I Көринтлеләргә хат 13

13
Чын мәхәббәт
1Әгәр кешеләр телендә, хәтта фәрештәләр телендә сөйләшә белеп тә, күңелемдә мәхәббәт яшәмәсә, мин бакыр яңгыравы яки тәлинкә чыңы кебек булыр идем. 2Әгәр пәйгамбәрлек сәләтем булса да, барлык серләрне һәм һәртөрле гыйлемнәрне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, күңелемдә мәхәббәт яшәмәсә, мин бер буш нәрсә булыр идем. 3Әгәр бөтен мөлкәтемне өләшеп, тәнемне яндырырга тапшырсам да#13:3 …тәнемне яндырырга тапшырсам да… – кайбер кулъязмаларда «макталыр өчен тәнемне үлемгә тапшырсам да» дип бирелгән., күңелемдә мәхәббәт яшәмәсә, миңа берни ярдәм итә алмас.
4Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, көнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми, 5дорфа түгел, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне истә тотмый. 6Мәхәббәт гаделсезлеккә сөенми, киресенчә, хакыйкатькә шатлана. 7Ул бөтенесенә түзә, бар нәрсәгә ышана, һәрчак өметләнә, барысына сабыр итә.
8Пәйгамбәрлек итүләр тукталыр, телләр тынып калыр, белемнәрнең кирәге калмас, мәхәббәт исә беркайчан бетмәс. 9Безнең белемебез дә, пәйгамбәрлек сүзләребез дә тулы түгел, өлешчә генә бит, 10ә камиллек килгәч, өлешчә булган нәрсәләр юкка чыгар. 11Кечкенә чакта мин балаларча сөйләдем, балаларча уйладым, балаларча фикер йөрттем, ә инде үсеп җиткәч, бала вакыттагы эшләр артта калды. 12Хәзер әле без бар нәрсәне тонык көзгедәге сыман күрәбез, әмма берзаман йөзгә-йөз күрербез. Хәзергә минем белемем өлешчә генә, әмма вакыты җиткәч, Аллаһы мине тулысынча белгән кебек, минем белемем дә шулай тулы булыр.
13Ә менә бу өч нәрсә – иман, өмет, мәхәббәт – мәңге яшәр. Алар арасында иң бөеге исә – мәхәббәт.

ማድመቅ

ያጋሩ

ኮፒ

None

ያደመቋቸው ምንባቦች በሁሉም መሣሪያዎችዎ ላይ እንዲቀመጡ ይፈልጋሉ? ይመዝገቡ ወይም ይግቡ