Римлыларга хат 16:25-27
Римлыларга хат 16:25-27 TTRBBL
Аллаһыга дан! Гайсә Мәсих турында мин сөйләгән Яхшы хәбәр буенча, Ул сезне ныгытырга кодрәтле. Бу Яхшы хәбәр – борынгы заманнардан бирле яшереп тотылган, әмма хәзер ачылган сер. Мәңгелек Аллаһының әмере белән пәйгамбәрләрнең язмалары аркылы кешеләр Аңа иман китерсен һәм буйсынсын өчен, бу сер бар халыкларга игълан ителде. Бердәнбер зирәк Аллаһыга Гайсә Мәсих аша мәңге дан булсын. Амин.

