Римлыларга хат 12

12
Гайсә Мәсихтә яңа тормыш
1Шуңа күрә, имандашлар, Аллаһының рәхим-шәфкате белән сезгә ялварам: үзегезне Аллаһыга яраклы, тере, изге корбан итеп тәкъдим итегез. Бу сезнең Аллаһыга чын гыйбадәтегез булыр. 2Бу дөнья гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз, моның урынына, зиһенегезне яңартып үзгәрегез. Шуның белән Аллаһының ихтыярын – нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен – аныклый алырсыз.
3Миңа бирелгән мәрхәмәт ярдәмендә сезнең һәрберегезгә әйтәм: үзегез хакында тиешлесеннән артык уйламагыз. Һәрберегез, Аллаһы биргән иман күләменчә, аек фикерле булыгыз. 4Бердәнбер тәнебездә әгъзалар күп, аларның эшләре төрле-төрле. 5Шулай ук без күп булсак та, Мәсихтә бер тәнне тәшкил итәбез, аерым-аерым исә һәрберебез икенчебезнең әгъзасы була. 6Һәрберебезнең Аллаһы мәрхәмәте белән бирелгән рухи сәләте төрле: пәйгамбәрлек итү сәләте бирелгән кеше иманына күрә пәйгамбәрлек итсен. 7Хезмәт итү сәләте бирелгән кеше хезмәт итсен, өйрәтү сәләте бирелгән өйрәтсен. 8Башкаларның күңелен күтәрү сәләте бирелгән кеше күңелләрен күтәрсен. Үзенекен башкалар белән уртаклашучы юмарт уртаклашсын, җитәкче тырышып җитәкчелек итсен, шәфкать күрсәтүче шатланып шәфкать күрсәтсен.
9Ихлас күңелдән бер-берегезне яратыгыз, яманлыкка нәфрәтләнегез, яхшылыкка тугры булыгыз. 10Бер-берегезне туганнарча, эчкерсез яратыгыз, бер-берегезне уздырырга тырышып ихтирам итегез. 11Омтылышларыгыз кимемәсен, Изге Рух сездә янып торсын, Хаким Гайсәгә хезмәт итегез. 12Өмет итеп сөенегез, михнәт чиккәндә түземле булыгыз, армый-талмый дога кылыгыз. 13Мохтаҗ имандашларыгыз белән үзегезнекен уртаклашыгыз, кунакчыл булыгыз. 14Үзегезне эзәрлекләүчеләргә Аллаһыдан фатиха сорагыз, аларга каргыш түгел, фатиха сорагыз. 15Куанучылар белән бергә куаныгыз, елаучылар белән бергә елагыз. 16Бер-берегез белән килешеп яшәгез, тәкәббер булмагыз, гади кешеләр белән аралашыгыз, үзегезне акыллыга санамагыз.
17Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз, киресенчә, барлык кешеләр алдында игелекле эшләр кылырга тырышыгыз. 18Әгәр мөмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез. 19Әй, кадерле дусларым, үзегез үч алмагыз, Аллаһының ачуына урын калдырыгыз. Изге язмада болай язылган бит: «Үч алу – Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен, – ди Раббы»#12:19 Карагыз: «Канун», 32:35. . 20Киресенчә, Изге язмада язылганча, «Дошманың ач булса, ашат; сусаган булса, эчәргә бир. Моны эшләп, син аның башына утлы күмер өясең#12:20 …син аның башына утлы күмер өясең – Бу сүзләр «Син аны оялтырсың» дигән мәгънәгә ия (карагыз: «Гыйбрәтле сүзләр», 25:21-22). ».
21Яманлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, яманлыкны яхшылык белән җиң.

ማድመቅ

ኮፒ

አወዳድር

ያጋሩ

None

ያደመቋቸው ምንባቦች በሁሉም መሣሪያዎችዎ ላይ እንዲቀመጡ ይፈልጋሉ? ይመዝገቡ ወይም ይግቡ