1
Римлыларга хат 12:2
Изге Язма
TtrBBL
Бу дөнья гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз, моның урынына, зиһенегезне яңартып үзгәрегез. Шуның белән Аллаһының ихтыярын – нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен – аныклый алырсыз.
አወዳድር
{{ጥቅስ}} ያስሱ
2
Римлыларга хат 12:1
Шуңа күрә, имандашлар, Аллаһының рәхим-шәфкате белән сезгә ялварам: үзегезне Аллаһыга яраклы, тере, изге корбан итеп тәкъдим итегез. Бу сезнең Аллаһыга чын гыйбадәтегез булыр.
3
Римлыларга хат 12:12
Өмет итеп сөенегез, михнәт чиккәндә түземле булыгыз, армый-талмый дога кылыгыз.
4
Римлыларга хат 12:21
Яманлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, яманлыкны яхшылык белән җиң.
5
Римлыларга хат 12:10
Бер-берегезне туганнарча, эчкерсез яратыгыз, бер-берегезне уздырырга тырышып ихтирам итегез.
6
Римлыларга хат 12:9
Ихлас күңелдән бер-берегезне яратыгыз, яманлыкка нәфрәтләнегез, яхшылыкка тугры булыгыз.
7
Римлыларга хат 12:18
Әгәр мөмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез.
8
Римлыларга хат 12:19
Әй, кадерле дусларым, үзегез үч алмагыз, Аллаһының ачуына урын калдырыгыз. Изге язмада болай язылган бит: «Үч алу – Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен, – ди Раббы».
9
Римлыларга хат 12:11
Омтылышларыгыз кимемәсен, Изге Рух сездә янып торсын, Хаким Гайсәгә хезмәт итегез.
10
Римлыларга хат 12:3
Миңа бирелгән мәрхәмәт ярдәмендә сезнең һәрберегезгә әйтәм: үзегез хакында тиешлесеннән артык уйламагыз. Һәрберегез, Аллаһы биргән иман күләменчә, аек фикерле булыгыз.
11
Римлыларга хат 12:17
Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз, киресенчә, барлык кешеләр алдында игелекле эшләр кылырга тырышыгыз.
12
Римлыларга хат 12:16
Бер-берегез белән килешеп яшәгез, тәкәббер булмагыз, гади кешеләр белән аралашыгыз, үзегезне акыллыга санамагыз.
13
Римлыларга хат 12:20
Киресенчә, Изге язмада язылганча, «Дошманың ач булса, ашат; сусаган булса, эчәргә бир. Моны эшләп, син аның башына утлы күмер өясең».
14
Римлыларга хат 12:14-15
Үзегезне эзәрлекләүчеләргә Аллаһыдан фатиха сорагыз, аларга каргыш түгел, фатиха сорагыз. Куанучылар белән бергә куаныгыз, елаучылар белән бергә елагыз.
15
Римлыларга хат 12:13
Мохтаҗ имандашларыгыз белән үзегезнекен уртаклашыгыз, кунакчыл булыгыз.
16
Римлыларга хат 12:4-5
Бердәнбер тәнебездә әгъзалар күп, аларның эшләре төрле-төрле. Шулай ук без күп булсак та, Мәсихтә бер тәнне тәшкил итәбез, аерым-аерым исә һәрберебез икенчебезнең әгъзасы була.