1
Римлыларга хат 6:23
Инҗил
ИНҖ2025
Кылынган гөнаһ өчен җәза – үлемдер, ә Аллаһының бүләге – Хакимебез Гайсә Мәсихтәге мәңгелек тормыш.
አወዳድር
{{ጥቅስ}} ያስሱ
2
Римлыларга хат 6:14
Сезнең өстән гөнаһ хакимлек итәргә тиеш түгел, чөнки сез Канун таләпләре белән түгел, ә бәлки Аллаһы мәрхәмәте белән яшисез.
3
Римлыларга хат 6:4
Шулай, суга чуму йоласын үтәп, без Аның белән бергә үлдек һәм күмелдек. Ә хәзер, Атабызның бөек кодрәте белән үледән терелгән Мәсих сыман, без дә яңа тормышта яши алабыз.
4
Римлыларга хат 6:13
Тәнегезнең бер әгъзасы да явызлык коралы булып гөнаһка хезмәт итмәсен. Киресенчә, үлемнән тормышка кайткан кешеләр буларак, үзегезне Аллаһыга тапшырыгыз. Тәнегезнең бар әгъзалары хаклык коралы булып Аллаһыга хезмәт итсен.
5
Римлыларга хат 6:6
Без беләбез: гөнаһлы асылыбызның хакимлегеннән котылу һәм моннан ары инде гөнаһ коллары булмас өчен, безнең иске табигатебез Мәсих белән бергә хачка кадакланды.
6
Римлыларга хат 6:11
Шулай ук сез дә үзегезне гөнаһ өчен үле, әмма Гайсә Мәсих белән берлектә Аллаһы өчен яшәүче дип санагыз.
7
Римлыларга хат 6:1-2
Шулай итеп, нәрсә әйтик соң? Аллаһының мәрхәмәте ташып торсын өчен әүвәлгечә гөнаһ кылуны дәвам итикме? Әлбәттә, юк! Гөнаһ өчен без – үле, шулай булгач, моннан соң да ничек гөнаһ эчендә яши алабыз?
8
Римлыларга хат 6:16
Үзегезне кемгә коллыкка тапшырсагыз, шул кешенең буйсынучан колы буласыгызны беләсез. Гөнаһ колы булу сезне – үлемгә, Аллаһыга буйсыну исә Аның каршында аклануга китерә.
9
Римлыларга хат 6:17-18
Аллаһыга шөкер, элек гөнаһ коллары булсагыз да, хәзер инде үзегез кабул итеп алган тәгълиматка чын күңелдән буйсынасыз. Сез, гөнаһтан котылып, хаклык коллары булдыгыз.
ቤት
መጽሐፍ ቅዱስ
እቅዶች
ቪዲዮዎች