Кояш, ай һәм йолдызларда гаҗәеп галәмәтләр булыр, ә җир йөзендә яшәүче халыклар өметсезлеккә бирелер һәм диңгез шавыннан, котырынган дулкыннардан аларның коты очар. Җир йөзенә киләсе афәтләрне көтеп, кешеләр куркудан хушларын югалтыр, чөнки күк җисемнәре дә тетрәнеп куяр. Шул чагында кешеләр болыт өстендә бөек кодрәт һәм дан белән килүче Адәм Углын күрерләр.