Кешенең гөнаһлы табигатенә хас булган эшләр билгеледер: болар – фәхешлек, бозыклык, азгынлык, потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хөсетлек, ярсучан булу, үз файдаңны кайгырту, низаглар, төркемнәргә бүлгәләнү, көнчелек, эчкечелек, котырынкы мәҗлесләр һәм шуңа охшаш гамәлләр. Инде, элек әйткәнемчә, сезне кабат кисәтәм: шундый юлга басучылар Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмас.