Марк 9

9
1Сүзен дәвам итеп Гайсә аларга:
– Хак сүз әйтәм сезгә: шушында басып торучыларның кайберләре зур кодрәт белән килгән Аллаһы Патшалыгын күрмичә дөнья куймас, – диде.
Гайсәнең кыяфәте үзгәрү
(Маттай 17:1-13; Лүк 9:28-36)
2Алты көн узганнан соң, Үзе белән Петерне, Ягъкубны һәм Яхъяны ияртеп, Гайсә биек тауга күтәрелде. Анда алар үзләре генә иде. Шулчак шәкертлеренең күз алдында Гайсәнең кыяфәте үзгәреп китте; 3өстендәге киеме җир йөзендә һичкем шулай агарта алмаслык, күз чагылырлык ап-ак булды. 4Менә алар каршында Ильяс һәм Муса күренде дә Гайсә белән сөйләшә башлады. 5Петер шунда Гайсәгә:
– Остаз! Ничек рәхәт биредә! Әйдә өч чатыр корыйк: берсе – Сиңа, берсе – Мусага, берсе Ильяска булыр, – диде.
6Бу сүзләрне ул нәрсә дияргә белмәгәннән әйтте, чөнки шәкертләр шулкадәр нык курыккан иде. 7Шулчак бер болыт пәйда булды да аларны чорнап алды, һәм болыт эченнән:
– Бу Минем сөекле Углымдыр, Аның сүзеннән чыкмагыз! – дигән тавыш килеп иреште.
8Шәкертләр шунда як-якка каранып алдылар, әмма яннарында Гайсәдән башка һичкемне күрмәделәр.
9Таудан төшкән чакта, Гайсә аларга, Адәм Углы үледән терелгәнгә кадәр биредә күргәннәрегезне һичкемгә әйтәсе булмагыз, дип боерды. 10Алар әлеге боерыкны үтәделәр, әмма «Аның „үледән терелү“ дигәне нәрсә аңлата икән?» дип үзара фикер алыштылар.
11– Ә ни өчен соң Канун белгечләре, башта Ильяс килергә тиеш, ди? – дип сорады Аңардан шәкертләре.
12– Дөрестән дә, башта Ильяс килеп бар нәрсәне әзерләп куярга тиеш, – дип җавап бирде Гайсә. – Әмма ни өчен Язмада, Адәм Углына күп газаплар, кимсетүләр кичерергә туры киләчәк, дип әйтелгән? 13Ә Мин сезгә, Ильяс килде инде һәм, бу турыда алдан язылганча, аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр, дип әйтәм.
Гайсәнең җен суккан малайны савыктыруы
(Маттай 17:14-20; Лүк 9:37-43)
14Башка шәкертләре янына әйләнеп килгәч, Гайсә алар тирәсенә җыелган күп санлы халыкны һәм алар белән бәхәсләшеп торган Канун белгечләрен күрде. 15Гайсәне күреп хәйран калган халык төркеме Аны сәламләргә йөгерде. 16Гайсә Үзенең шәкертләреннән:
– Сез алар белән нәрсә хакында бәхәсләшәсез? – дип сорады.
17Халык арасыннан берәү, җавап биреп:
– Остаз! Мин Сиңа үземнең углымны алып килгән идем. Аның эченә явыз рух оялады һәм телсез итте, – диде. – 18Явыз рух аны кайда тотып алса, шунда җиргә атып бәрә, малайның авызыннан күбек ага башлый, ул тешләрен шыкырдата, аннан соң бөтен гәүдәсе катып кала. Шәкертләреңнән явыз рухны куып чыгаруларын үтенгән идем дә, булдыра алмадылар.
19– Әй имансыз буын! – диде Гайсә. – Сезнең янда Миңа тагын күпме булырга һәм күпме түзәргә икән? Китерегез әле малайны Минем янга!
20Аны Гайсә янына китерделәр. Гайсәне күрүгә, явыз рух малайның өянәген кузгатты, һәм малай, җиргә егылып, авызыннан күбекләр агыза-агыза тәгәри башлады.
21– Бу хәл кайчаннан бирле дәвам итә? – дип сорады малайның атасыннан Гайсә.
– Балачактан бирле шулай, – дип җавап бирде ул. – 22Харап итәр өчен явыз рух аны күп тапкырлар инде әле утка, әле суга ташлады. Әгәр кулыңнан килсә, кызган безне, ярдәм ит!
23– Ни дигән сүз ул «кулыңнан килсә»? Ышанычы булган кеше бар нәрсәне башкара ала.
24Шулчак малайның атасы кычкырып җибәрде:
– Ышанам! Ышануым җитәрлек булмаса, ярдәм ит!
25Йөгерә-чаба халык җыелганны күреп, явыз рухка Гайсә:
– Малайны чукрак итүче һәм телдән яздыручы рух, сиңа боерам: чык аңардан һәм моннан ары һичкайчан керәсе булма аңа! – дип әмер бирде.
26Явыз рух, малайны дер калтыратып, үкереп аңардан чыгып китте. Малай исә мәет сыман ятып калды; бик күпләр үзара, малай үлде, дип сөйләште. 27Әмма Гайсә аны кулыннан тотып торгызды, һәм малай аягына басты.
28Гайсә, өйгә кереп, шәкертләре белән ялгызы гына калгач, тегеләр Аңардан:
– Ни өчен без аны куып чыгара алмадык? – дип сорады.
29– Мондый җеннәрне бары тик дога белән генә куып чыгарып була, – дип җавап бирде Гайсә.
Өч көннән Ул үледән терелер…
(Маттай 17:22-23; Лүк 9:43-45)
30-31Аннары алар ул җирләрдән киттеләр, һәм аларга Гәлиләя төбәге аша үтәргә туры килде. Шәкертләрен өйрәтү белән мәшгуль булган Гайсә Үзенең бу якларга килүе турында һичкемгә белгертергә теләмәде. Шәкертләренә Ул:
– Адәм Углын кешеләр кулына тотып бирерләр, һәм алар Аны үтерерләр, әмма өч көннән Ул үледән терелер, – дип сөйләде.
32Алар Гайсәнең сүзләрен аңламадылар, әмма сорарга батырчылык итмәделәр.
Кем бөегрәк?
(Маттай 18:1-9; Лүк 9:46-50; 22:24-30)
33Алар Кәпәрнаумга әйләнеп кайттылар. Өйгә керүгә, Гайсә алардан:
– Юлда сез нәрсә хакында бәхәсләшеп бардыгыз? – дип сорады.
34Алар дәшмәделәр, чөнки, арабызда кайсыбыз бөегрәк, дип бәхәсләшкән иделәр. 35Гайсә утырды да, унике шәкертен янына чакырып:
– Беренче булырга теләгән кеше иң соңгы һәм барысының да хезмәтчесе булсын, – диде.
36Шунда Гайсә уртага бер баланы бастырды да, аны кочаклап, шәкертләренә әйтте:
37– Шушындый балаларның берсен Минем хакка чын күңелдән кабул иткән кеше – Мине кабул итә, ә Мине кабул итүче Мине генә түгел, бәлки Мине Җибәрүчене дә кабул итә дигән сүз.
Безгә каршы булмаса, димәк, ул безнең яклы!
38– Остаз, – диде Яхъя, – без бер кешенең, Синең исемне кулланып, җеннәрне куып чыгаруын күрдек. Безнең белән йөрмәгәнгә, аны бу эшеннән тыйдык.
39Гайсә, җавап биреп:
– Тыймагыз аны. Минем исемем хакына кодрәтле эшләр кылган кеше соңыннан Минем хакта начар сүз сөйләмәс, – диде. – 40Безгә каршы түгел икән, димәк, ул безнең яклы! 41Мәсих тарафдары булганыгыз өчен сезгә бер чынаяк су эчергән кеше – хак сүз әйтәм сезгә – әҗерсез калмас.
42Ә инде Миңа ышанган шушы садә балаларның берәрсен юлдан яздыручыны муенына тегермән ташы асып диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде. 43Әгәр сине кулың гөнаһка этәрсә, чабып ташла аны! Ике кулың сау килеш җәһәннәмгә, сүнмәс утка барып кергәнче, тормышка бер куллы булып керүең синең өчен хәерлерәк. [44]#9:44 Кайбер кулъязмаларда 44 нче һәм 46 нчы аятьләр дә бар: «Анда кешеләрне бертуктаусыз кортлар кимереп һәм һич сүнмичә ут янып тора». 45Әгәр сине аягың гөнаһка этәрсә, чабып ташла аны! Ике аягың сау килеш җәһәннәмгә барып кергәнче, тормышка бер аяклы булып керүең хәерлерәк. [46]#9:46 44 нче аятьнең искәрмәсен карагыз. 47-48Әгәр сине күзең гөнаһка этәрсә, йолкып ташла аны! Ике күзең сау килеш «бертуктаусыз кортлар кимергән һәм сүнмәс ут янып торган» җәһәннәмгә барып кергәнче, сыңар күзле булып Аллаһы Патшалыгына керүең синең өчен хәерлерәк.
49Һәркем ут белән сыналыр#9:49 …сыналыр. – Грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «тозланыр».. 50Тоз – яхшы нәрсә ул, әмма үзенең тәмен җуйса, аңа ничек тәм кайтарасың? Тоз сезнең асылыгызда булсын! Һәм бер-берегез белән тату яшәгез.

Trenutno izbrano:

Марк 9: ИНҖ2025

Označeno

Deli

Kopiraj

None

Želiš, da so tvoji poudarki shranjeni v vseh tvojih napravah? Registriraj se ali se prijavi