Маттай 19
19
Гайсәнең аерылышу турындагы сүзләре
(Марк 10:1-12)
1Гайсә, сүзен тәмамлап, Гәлиләядән китте, Үрдүн аръягындагы Яһүдия җиренә юнәлде. 2Аның артыннан бик күп халык ияреп барды, һәм Ул алар арасындагы авыру адәмнәрне савыктырды. 3Шунда Гайсә янына фарисейлар килделәр дә Аны сынамакчы булып:
– Ир кеше теләсә нинди сәбәп белән хатынын аерып җибәрә аламы? – дип сорадылар.
Аларга җавап итеп Гайсә:
4– Дөньяны Бар итүче иң әүвәл «аларны ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты» дигәнне сез укымадыгызмыни? – диде. – 5Аллаһы әйткән: «Шуңа күрә ир кеше, ата-анасын калдырып, хатынына кушылыр, һәм алар икесе бер тән булыр». 6Димәк, алар инде ике кеше түгел, ә бербөтен. Шулай булгач, Аллаһы кушканны кеше аермасын.
7– Алайса, ни өчен соң Муса, хатыныңны аерып җибәргәндә аңа аерылышу кәгазе бир, дип боерган? – диде фарисейлар.
8– Күңелегез каты булган өчен Муса сезгә хатыннарыгыздан аерылырга рөхсәт биргән; башта бит алай булмаган, – диде Гайсә. – 9Мин исә болай дим: хатыны тарафыннан зина кылу булмыйча, ире башка сәбәп аркасында хатынын аерып башкага өйләнә икән, димәк, ул зина кыла; аерылган хатынга өйләнүче дә зина кыла.
10Шәкертләре Аңа:
– Әгәр ир кешегә шундый шартлар куела икән, ул чакта өйләнмәвең хәерлерәк, – диде.
11– Минем сүзләрне барысы да аңлый алмый, Аллаһы тарафыннан кемгә бирелгән булса, шулар гына аңлый, – дип җавап бирде Гайсә. – 12Кешеләр төрле сәбәпләр аркасында өйләнми: берәүләр тумыштан җенси якынлыкка яраксыз була, икенчеләрен кешеләр шундыйга әйләндерә, өченчеләре исә Күкләр Патшалыгы хакына өйләнми кала. Боларны кем кабул итә ала, шул кабул итсен!
Гайсәнең балаларны фатихалавы
(Марк 10:13-16; Лүк 18:15-17)
13Шуннан Гайсә янына, башларына кулын куеп дога кылсын өчен, кешеләр балаларын алып килделәр, әмма шәкертләре аларны шелтәләргә тотынды. 14Ләкин Гайсә:
– Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, комачауламагыз аларга, чөнки Күкләр Патшалыгы әнә шундый сабыйларныкы, – диде.
15Балаларга кулларын куеп фатихасын биргәч, Ул аннан китеп барды.
Гайсә һәм бер бай адәм
(Марк 10:17-31; Лүк 18:18-30)
16Бервакыт Гайсә янына бер кеше килеп:
– Остаз! Мәңгелек тормышка ия булыр өчен мин нинди игелек кылырга тиеш? – дип сорады.
17– Игелек хакында ник Миннән сорыйсың? Бары тик Аллаһы гына игелекле. Әгәр инде мәңгелек тормышка ия буласың килә икән, Аның әмерләрен үтә, – диде Гайсә.
18– Ниндиләрен? – дип сорады теге кеше.
– Кеше җанын кыйма, зина кылма, урлашма, ялган шаһитлык бирмә, 19атаң белән анаңны хөрмәт ит һәм якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат, – дип җавап бирде Гайсә.
20– Мин боларның барысын яшьтән үк үтәп киләм. Миңа тагын нәрсә җитми икән? – дип сорады егет.
21– Әгәр бар яктан камил кеше булырга теләсәң, бөтен милкеңне сат та фәкыйрьләргә өләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр, – диде аңа Гайсә.
22Әлеге сүзләрне ишеткәч, егет бик борчылып китеп барды, чөнки байлыгы бик зур иде.
23Шәкертләренә исә Гайсә:
– Хак сүз әйтәм сезгә: бай кешегә Күкләр Патшалыгына керү авыр. 24Кабатлап әйтәм: бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк, – диде.
25Шәкертләре бу сүзләргә бик гаҗәпләнеп:
– Алай булгач, кем генә котыла алыр соң? – дип сорады.
26Гайсә аларга карашын төбәп:
– Кешеләр өчен мөмкин булмастай эш бу, әмма Аллаһы барысын да булдыра ала, – диде.
27Петер шунда Гайсәгә мөрәҗәгать итеп:
– Менә, без бар нәрсәбезне калдырып Сиңа иярдек. Моның әҗере нинди булыр? – диде.
28Аларга җавап итеп Гайсә:
– Хак сүз әйтәм сезгә: дөньялар яңарып, Адәм Углы шөһрәтле тәхетенә утырганнан соң, сез дә, Миңа иярүчеләр, Исраилнең унике ыругы белән идарә итәр өчен унике тәхеткә утырырсыз, – диде. – 29Йортын яки агай-энеләрен, апа-сеңелләрен, ата-анасын, балаларын яисә басуларын Минем хакка калдырган һәркем йөз тапкыр күбрәк алыр һәм мәңгелек тормышка ия булыр. 30Ләкин хәзер беренче булганнарның күбесе – соңгы, соңгылар исә беренче булыр.
Trenutno izbrano:
Маттай 19: ИНҖ2025
Označeno
Deli
Kopiraj

Želiš, da so tvoji poudarki shranjeni v vseh tvojih napravah? Registriraj se ali se prijavi
© Институт перевода Библии, 2025