Маттай 14
14
Чумдыручы Яхъяның үлеме
(Марк 6:14-29; Лүк 9:7-9)
1Шул вакытларда Гайсә турындагы хәбәр идарәче Һируд#14:1 Һируд – Һируд Антипас, Бөек Һирудның углы. колагына килеп иреште. 2«Чумдыручы Яхъя бу, – диде Һируд үзенең кешеләренә. – Үледән терелеп торганга шундый кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар Аның».
3Кайчандыр әнә шул Һируд үзенең ир туганы Филипнең Һирудия исемле хатыны аркасында Яхъяны кулга алып, богаулап зинданга яба, 4чөнки Яхъя аңа: «Кардәшеңнең хатыны белән яшәргә ярамый сиңа», – дип әйткән була. 5Һируд аны үтергән дә булыр иде, әмма Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курка иде.
6Һирудның туган көнендә Һирудиянең кызы кунаклар алдында бии, һәм Һирудның күңеленә бу шулкадәр хуш килә ки, 7кыз сораган бар нәрсәне ул бирергә ант итә. 8Кыз исә, анасы өйрәткәнчә:
– Хәзер үк тәлинкәдә Чумдыручы Яхъяның башын китерсеннәр! – дип әйтә.
9Патша кайгыга төшә, әмма кунаклар алдында биргән анты хакына кызның теләген үтәргә – 10зинданда яткан Яхъяның башын кисәргә боера. 11Башны тәлинкәгә салып кызга китерәләр, ул исә аны анасына илтеп бирә.
12Яхъяның шәкертләре, остазларының гәүдәсен алып китеп, кабергә салалар, аннары бу хакта Гайсәгә хәбәр итәләр.
Гайсәнең биш мең кешене ашатуы
(Марк 6:30-44; Лүк 9:10-17; Яхъя 6:1-14)
13Шушы хәбәр килеп ирешкәннән соң, Гайсә көймәгә утырды да ялгызы гына аулак урынга китеп барды. Әмма Аның кайда юнәлүен ишеткән халык, яшәгән шәһәрләреннән чыгып, җәяүләп шунда китте. 14Ярга чыккач, Гайсә шактый зур халык төркемен күрде һәм, аларны кызганып, авыру булганнарын савыктырды. 15Кич җиткәч, Аның янына шәкертләре килеп:
– Бик аулак урын бу, вакыт та соң инде. Халыкны җибәр, авылларга барып үзләренә ризык сатып алсыннар, – диде.
16– Аларга китәргә кирәкми, – дип җавап бирде Гайсә. – Кешеләрне үзегез ашатыгыз.
17– Безнең монда бары тик биш икмәк белән ике балык кына бар, – диде тегеләр.
18– Китерегез әле Миңа шуларны, – диде Гайсә һәм, 19кешеләргә чирәмгә утырырга кушып, биш икмәк белән ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды, аннары, икмәкне сындыргалап, шәкертләренә бирде, тегеләр исә халыкка өләште. 20Һәммәсе туйганчы ашады. Кешеләр ашап туйганнан соң да, калган сынык-санык белән унике кәрзин тулды. 21Ашаучылар исә, хатын-кыз белән балаларны исәпләмәгәндә, биш меңгә якын ир кеше иде.
Гайсәнең су өстеннән атлап килүе
(Марк 6:45-56; Яхъя 6:15-21)
22Шуннан соң Гайсә Үзенең шәкертләренә көймәдә каршы ярга чыга торырга кушты, Үзе исә халыкны озата калды. 23Халыкны кайтарып җибәргәч, аулакта дога кылыр өчен, Гайсә тауга күтәрелде һәм кич җиткәнче ялгызы гына шунда булды. 24Ул арада инде шәкертләр утырган көймә диңгез уртасына җиткән булып, каршы искән җил дулкыннарны көймә читенә кага башлаган иде. 25Иртәнге өч белән алты арасында Гайсә, су өстеннән атлап, аларга таба китте. 26Аның су өстеннән атлап килүен күреп шәкертләре курка калдылар һәм:
– Өрәк! – дип кычкырырга тотындылар.
27Әмма Гайсә шундук аларга дәшеп:
– Тынычланыгыз, Мин бу! Курыкмагыз! – диде.
28– Хакимем! Әгәр Син икәнсең, – диде шунда Петер, – су өстеннән атлап яныңа килергә әмер бирче миңа!
29– Кил, – диде аңа Гайсә.
Петер, көймәдән чыгып, су өстеннән Гайсәгә таба атлап китте, 30әмма җилнең көчле булуын күргәч, курка калды да бата башлады.
– Коткар мине, Хакимем! – дип кычкырып җибәрде ул.
31Гайсә, шундук кулын сузып, аны эләктереп алды һәм:
– И сай иманлы! – диде. – Нигә икеләнеп калдың?
32Алар көймәгә кереп урнаштылар. Шунда җил тынды. 33Көймәдәге шәкертләре Гайсә каршында баш иеп:
– Син дөрестән дә Аллаһы Углы икәнсең! – диделәр.
34Алар, күлне кичеп, Геннисарет ярына чыктылар. 35Җирле халык, Гайсәне танып алып, Аның килүе турындагы хәбәрне бөтен әйләнә-тирәгә таратты, һәм Аның янына барлык авыру адәмнәрне алып килә башладылар. 36Алар Гайсәдән киеменең чабуына булса да кагылырга рөхсәт сорады; кем генә кагылмасын, барысы да савыкты.
Trenutno izbrano:
Маттай 14: ИНҖ2025
Označeno
Deli
Kopiraj

Želiš, da so tvoji poudarki shranjeni v vseh tvojih napravah? Registriraj se ali se prijavi
© Институт перевода Библии, 2025