Лүк 22
22
Дин әһелләренең Гайсәне үтерергә ниятләве
(Маттай 26:1-5, 14-16; Марк 14:1-2, 10-11; Яхъя 11:45-53)
1Котылу бәйрәме, икенче төрле әйткәндә, Төче күмәч бәйрәме якынлашып килгән көннәр иде. 2Баш руханилар һәм Канун белгечләре Гайсәдән котылу җаен эзли, әмма халыктан курка иделәр.
3Шунда унике шәкертнең берсенә – Искариот кушаматлы Яһүдәнең эченә шайтан керде, 4һәм ул, баш руханилар һәм Аллаһы йортының каравыл башлыклары янына барып, Гайсәне алар кулына тапшыру хакында сөйләште. 5Тегеләр, бу хәлгә бик шатланып, аңа акча вәгъдә иттеләр. 6Яһүдә бу тәкъдим белән ризалашты һәм халыкка сиздермичә Гайсәне алар кулына тапшыру өчен җай чыкканны көтеп йөри башлады.
Котылу бәйрәме табыны
(Маттай 26:17-30; Марк 14:12-26; Яхъя 13:21-30)
7Төче күмәч бәйрәме хөрмәтенә бәрән чала торган көн җиткәч, 8Петер белән Яхъяга йомыш йөкләп, Гайсә:
– Барыгыз, безгә бәйрәм табыны әзерләгез, – диде.
9– Кайда әзерләргә кушасың? – дип сорады алар.
10– Шәһәргә аяк басуга, сулы чүлмәк күтәреп кайтучы бер кешене очратырсыз, – дип җавап бирде Гайсә. – Аның артыннан барыгыз да, ул кергән өйгә кереп, 11йорт хуҗасына болай дип әйтегез: «Остазыбыз синнән: „Бәйрәм ризыгын шәкертләрем белән кайсы бүлмәдә ашыйк?“ – дип сорый». 12Ул сезгә өске каттагы җыештырылган зур бүлмәне күрсәтер, шунда әзерләгез.
13Шәкертләр киттеләр, һәм барысы да Гайсә әйткәнчә булып чыкты; шуннан алар бәйрәм табыны әзерләделәр. 14Аш вакыты җиткәч, Гайсә рәсүлләр белән бергә табын яныннан урын алды.
15– Газапларга дучар ителгәнче шушы Котылу бәйрәме табынында сезнең белән утырып ашарга бик тә теләгән идем! – диде аларга Гайсә. – 16Сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгы килмичә, Мин инде Котылу бәйрәме ашын ашамаячакмын.
17Гайсә касәне алды да шөкрана кылганнан соң аларга сузып:
– Алыгыз, үзара бүлешеп эчегез, – диде. – 18Сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгы килмичә, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен.
19Аннары Гайсә икмәк алып шөкрана кылды да сындыргалап:
– Бу – сезнең хакка бирелә торган тәнем. Мине искә алып шулай эшләгез, – дигән сүзләр белән шәкертләренә бирде.
20Аштан соң Гайсә янә касәне алып:
– Менә бу касә – сезнең хакка түгелә торган каным белән расланган Яңа Килешү, – диде. – 21Әмма Миңа хыянәт итүченең кулы Минем кулым белән бергә шушы өстәлдә. 22Хәер, Адәм Углының киләчәге алдан билгеләнгән, ләкин Аңа хыянәт итүчегә ни кайгы!
23Шәкертләре, безнең арада кайсыбыз мондый гамәл кылыр икән дип, бер-берсеннән сораша башлады.
Арада кайсыбыз бөегрәк?
(Маттай 18:1-5; Марк 9:33-37; Лүк 9:46-50)
24Шуннан алар, арабызда кайсыбыз бөегрәк саналырга тиеш, дип бәхәсләшергә тотындылар. 25Гайсә исә аларга болай диде:
– Патшалар үз халкы өстеннән хакимлек итә, һәм аларны «игелек кылучы» дип атыйлар. 26Ләкин сездә алай булмасын: бөек дип саналганы – кече, башлык исә хезмәтче кебек булсын. 27Чөнки кем олырак: өстәл янында утырган кешеме, әллә аңа хезмәт итүчеме? Өстәл янында утыручы түгелме соң? Ә менә сезнең арада Мин хезмәт итүче кебек!
28Мин узган барлык сынауларда сез һәрчак янәшәмдә булдыгыз. 29Шул сәбәпле, Атам Миңа патшалык итү хокукын тапшырган кебек, Мин дә сезгә шул хокукны тапшырам. 30Сез Минем Патшалыгымдагы табыннан ашарсыз, эчәрсез һәм тәхетләрдә утырып Исраилнең унике ыругы белән идарә итәрсез.
Петернең ваз кичәсен Гайсәнең алдан әйтүе
(Маттай 26:31-35; Марк 14:27-31; Яхъя 13:36-38)
31Гайсә шунда Петергә:
– Шимун, Шимун! Менә, шайтан сезне бодай җилгәргән кебек җилгәрергә рөхсәт алды, – диде. – 32Әмма иманнан язмасын дип, Мин синең өчен дога кылдым; кабат Миңа әйләнеп кайткач, син имандашларыңны ныгыт.
33– Хакимем! Мин Синең белән зинданга да, үлемгә дә барырга әзермен, – дип җавап кайтарды Аңа Петер.
34Әмма Гайсә аңа:
– Сиңа әйтәм, Петер: бүген әтәч кычкырганчы, Минем белән таныш булуыңнан син өч тапкыр ваз кичәрсең, – диде, 35аннары шәкертләреннән, – Мин сезне янчыксыз, биштәрсез, алмаш аяк-киемсез юлга озаткан чакта сез берәр нәрсәгә мохтаҗ булдыгызмы? – дип сорады.
– Һичбер нәрсәгә мохтаҗ булмадык, – дип җавап бирде тегеләр.
36– Әмма хәзер, – диде Гайсә аларга, – янчыгы булганы аны үзе белән алсын, биштәрен дә алсын; ә кылычы булмаганы өс киемен сатсын да кылыч сатып алсын. 37Сезгә әйтәм: Язмада Минем хакта «Ул җинаятьчеләр исәбенә кертелде» дип әйтелгән сүзләр гамәлгә ашырга тиеш. Минем хакта язылганнар тиздән үтәләчәк.
38– Хакимебез! – диде шәкертләре. – Менә безнең ике кылычыбыз бар.
– Җитәр, бу турыда сүзне туктатыйк! – диде Гайсә аларга.
Гайсәнең Зәйтүн тавында дога кылуы
(Маттай 26:36-46; Марк 14:32-42)
39Гайсә, өеннән чыгып, гадәтенчә Зәйтүн тавына юнәлде; Аның артыннан шәкертләре дә иярде. 40Барып җиткәч, Ул аларга:
– Вәсвәсәгә бирелмәс өчен дога кылыгыз, – диде.
41Үзе алардан таш атардай ераклыкка китте дә тезләнеп дога кылырга тотынды:
42– И Атам! Син ихтыяр кылып, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсен! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын.
[43Шулвакыт Гайсә янына күктән бер фәрештә иңеп Аңа ныклык бирде. 44Күңеле газапланганга, Гайсә аеруча тырышып дога кылды; Аңардан, җиргә тамган кан тамчылары кебек, тир акты.]#22:43-44 Кайбер кулъязмаларда 43-44 нче аятьләр юк. 45Догасын тәмамлаганнан соң, Ул шәкертләре янына килде һәм аларның кайгыдан талчыгып йоклап ятуларын күрде.
46– Нигә йоклап ятасыз сез? – диде Ул. – Торыгыз һәм вәсвәсәгә бирелмәс өчен дога кылыгыз.
Гайсәне кулга алулары
(Маттай 26:47-56; Марк 14:43-50; Яхъя 18:3-11)
47Ул әле әйтеп тә бетермәде, алар янына бер төркем кеше килеп җитте, иң алдан унике шәкертнең берсе – Яһүдә исемлесе атлый иде. Ул, үпмәкче булып, Гайсә янына килде. 48Гайсә исә аңа:
– Яһүдә! Син шулай, үбеп, Адәм Углына хыянәт кыласыңмы? – диде.
49Гайсә янындагы шәкертләр, эшнең кая таба барганын чамалап, Аңа:
– Хакимебез! Бәлки, безгә кылычларны чыгарыргадыр? – диде.
50Шуннан аларның берсе, олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде.
51– Туктагыз! Җитәр! – диде шунда Гайсә һәм, хезмәтченең колагына кулын тидереп, аны савыктырды. 52Ә Аны кулга алырга килгән баш руханиларга, Аллаһы йортының каравыл башлыкларына һәм халык өлкәннәренә Гайсә:
– Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! – диде. – 53Мин һәр көнне сезнең белән Аллаһы йортында булдым, һәм сез Миңа кул күтәрмәдегез, ә хәзер – сезнең заман, караңгылык чоры!
Петернең Гайсәдән ваз кичүе
(Маттай 26:57-58, 69-75; Марк 14:53-54, 66-72; Яхъя 18:12-18, 25-27)
54Шуннан алар сак астында Гайсәне олуг рухани өенә алып килделәр. Петер исә, арттарак калып, аларга иярде. 55Ишегалды уртасында учак яктылар. Башкалар белән бергә Петер дә учак янына килеп утырды. 56Бер хезмәтче кыз, аның учак янында утыруын күреп, текәлеп карады да:
– Менә бу да Аның белән иде, – диде.
57Әмма Петер:
– Юк, сеңлем, мин Аны белмим, – дип Гайсәдән ваз кичте.
58Бераздан аны икенче берәү күреп:
– Син дә аларның берсе, – диде.
Ләкин Петер аңа да:
– Юк, дус кеше! – дип җавап кайтарды.
59Берәр сәгатьтән тагын кайсыдыр катгый итеп:
– Дөрестән дә, бу адәм Аның белән иде, ул да Гәлиләя кешесе, – диде.
60Әмма Петер:
– Синең нәрсә сөйләгәнеңне аңламыйм, – дип инкяр итте.
Ул шушы сүзләрне әйтүгә, әтәч кычкырды. 61Хаким Гайсә шунда Петергә борылып карады; һәм Петер Аның «бүген син, әтәч кычкырганчы, Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең» дигән сүзләрен исенә төшерде һәм, 62урам якка чыгып, ачынып елап җибәрде.
63Сакчылар Гайсәне мыскыл итәргә, кыйнарга тотындылар; 64Аның күзләрен каплап:
– Пәйгамбәрлегеңне күрсәт әле: кем сукты Сиңа? – дип сорадылар һәм 65моңардан башка да Аны хурлый торган күп сүзләр әйттеләр.
Гайсә Югары киңәшмә алдында
(Маттай 26:59-66; Марк 14:55-64; Яхъя 18:19-24)
66Таң аткач, халык өлкәннәре, баш руханилар һәм Канун белгечләре Югары киңәшмәгә җыелдылар һәм, Гайсәне җыелыш алдына китереп бастырып, 67Аңардан:
– Җавап бир: Син Мәсихме? – дип сорадылар.
– Әйтсәм – ышанмассыз, 68сорау бирсәм – җавап кайтармассыз. 69Әмма шушы мәлдән башлап Адәм Углы Кодрәт Иясенең уң ягында утырыр, – диде Ул аларга.
70Шулчак бөтенесе бертавыштан:
– Димәк, Син Аллаһы Углы буласыңмыни? – дип сорадылар.
– Сез үзегез шулай дип әйтәсез ич, – дип җавап бирде Ул.
71– Безгә тагын нинди шаһитлык кирәк? – диде алар. – Үз теле белән әйткәнне ишетеп тордык бит!
Trenutno izbrano:
Лүк 22: ИНҖ2025
Označeno
Deli
Kopiraj

Želiš, da so tvoji poudarki shranjeni v vseh tvojih napravah? Registriraj se ali se prijavi
© Институт перевода Библии, 2025

: