Лүк 21
21
Тол хатынның бүләге
(Марк 12:41-44)
1Сәдака сандыгына байларның акча салуын күзәтеп торганда Гайсә, 2бер фәкыйрь тол хатынның да ике данә вак акча салуын күреп, шәкертләренә:
3– Хак сүз әйтәм сезгә: бу фәкыйрь тол хатын акчаны һәммәсенә караганда күбрәк салды, – диде. – 4Чөнки тегеләр барысы да үзеннән артканны бүләк итте, ә бу ярлы хатын яшәү өчен кирәк булганның бөтенесен бирде.
Аллаһы йортының җимерелүе турында
(Маттай 24:1, 2; Марк 13:1, 2)
5Берәүләр Аллаһы йортының затлы ташлар, Аллаһыга багышланган бүләкләр белән бизәлүе турында сөйләшеп торганда, Гайсә:
6– Шундый көннәр килер, сез биредә күргән бар нәрсә җимереләчәк, таш өстендә таш калмаячак! – диде.
Ахыр заман билгеләре турында
(Маттай 24:3-14; Марк 13:3-13)
7Шунда Аңардан:
– Остаз! Ул хәлләр кайчан булыр? Аларның тиздән буласын нинди билге-ишарә күрсәтер икән? – дип сорадылар.
8– Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне, – диде Гайсә аларга, – чөнки күпләр, килеп, үзләрен Минем исем белән атарлар һәм «Мин – Мәсих!», «Вакыты җитте!» диярләр. Андыйларга иярмәгез! 9Сугышлар һәм чуалышлар хакында ишеткәндә, куркып калмагыз. Башта шушы вакыйгалар булып узарга тиеш, әмма моның белән генә бетмәс әле.
10Халык – халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, – дип сүзен дәвам итте Ул. – 11Төрле урыннарда көчле җир тетрәүләр, ачлык, үләт зәхмәте, күктә куркыныч күренешләр һәм бөек галәмәтләр булыр. 12Әмма шушы хәлләргә кадәр сезне эзәрлекләрләр, кулга алырлар, хөкем итү өчен гыйбадәтханәләргә алып барырлар һәм зинданнарга ташларлар. Минем исем аркасында сезне патшалар һәм идарәчеләр каршына алып барырлар. 13Шунда сез, форсаттан файдаланып, Минем хакта шаһитлык бирә алырсыз. 14Үзебезне ничек якларбыз, дип алдан борчылып тормагыз, 15чөнки Мин сезгә шундый сүзләр һәм гакыл бирермен ки, дошманнарыгызның берсе дә сезгә каршы сүз әйтә алмас һәм каршы да тора алмас. 16Сезгә хәтта ата-аналарыгыз, агай-энеләрегез, кардәшләрегез, дусларыгыз хыянәт итәр, кайберләрегезне үтерерләр дә. 17Минем аркада бөтенесе сезгә нәфрәт белән карар. 18Тик шулай да башыгыздан чәч бөртеге дә төшмәс. 19Түзем булсагыз, җаныгызны саклап калырсыз.
Иерусалимнең җимерелүе турында
(Маттай 24:15-21; Марк 13:14-19)
20Иерусалимне гаскәрләр камавын күргәндә, белеп торыгыз: аның җимерелер вакыты бик якын. 21Яһүдиядә яшәүчеләр шулвакыт тауларга качсын, шәһәрдәгеләр аннан чыксын, шәһәр тирәсендәгеләр анда кире кайтмасын. 22Чөнки ул көннәр – үч алу көннәре, һәм шул чакта Язмада әйтелгәннәрнең барысы да тормышка ашыр. 23Ул көннәрдә йөкле булган һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы! Чөнки бу илне – зур афәт, бу халыкны Аллаһының ачуы көтә: 24берәүләр кылычтан узар, икенчеләр, әсир ителеп, төрле халыклар арасына сибелер; заманнары тәмамланганчы, Иерусалимне мәҗүсиләр таптап йөрер.
Адәм Углының килүе
(Маттай 24:29-31; Марк 13:24-27)
25Кояш, ай һәм йолдызларда гаҗәеп галәмәтләр булыр, ә җир йөзендә яшәүче халыклар өметсезлеккә бирелер һәм диңгез шавыннан, котырынган дулкыннардан аларның коты очар. 26Җир йөзенә киләсе афәтләрне көтеп, кешеләр куркудан хушларын югалтыр, чөнки күк җисемнәре дә тетрәнеп куяр. 27Шул чагында кешеләр болыт өстендә бөек кодрәт һәм дан белән килүче Адәм Углын күрерләр. 28Бу вакыйгалар гамәлгә аша башлагач, курыкмыйча сыныгызны турайтып басыгыз, башыгызны күтәрегез, чөнки котылуыгыз инде якын.
Инҗир агачы турында гыйбрәтле сүзләр
(Маттай 24:32-35; Марк 13:28-31)
29Гайсә аларга бер гыйбрәтле сүз сөйләде:
– Инҗир агачына һәм башка агачларга карагыз: 30аларның яфрак яра башлаганын күреп, сез тиздән җәй җитәсен беләсез. 31Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, белеп торыгыз – Аллаһы Патшалыгы инде бик якын! 32Хак сүз әйтәм сезгә: бүгенге буын юкка чыкканчы, болар һәммәсе гамәлгә ашыр. 33Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас.
Уяу булыгыз
34-35Карагыз аны, тамак ягын кайгырту, эчкечелек һәм тормыш мәшәкатьләре сезне басып китмәсен, ул көн, тозак кебек, сезгә көтмәгәндә килмәсен. Чөнки ул көн җир йөзендә яшәүче һәр кешегә ябырылачак. 36Шулай итеп, һәрчак уяу булыгыз, киләсе бәла-казаларга түзәргә көч табар һәм Адәм Углы каршында торырга лаек булыр өчен дога кылыгыз.
37Көндезләрен Гайсә Аллаһы йортында халыкны өйрәтте, ә кич җитүгә Зәйтүн тавына китеп, төннәрен шунда үткәрде. 38Таң атуга бар халык, Аны тыңлар өчен, Аллаһы йортына килә торган булды.
Trenutno izbrano:
Лүк 21: ИНҖ2025
Označeno
Deli
Kopiraj

Želiš, da so tvoji poudarki shranjeni v vseh tvojih napravah? Registriraj se ali se prijavi
© Институт перевода Библии, 2025