Яхъя 5
5
Буа янында савыктыру
1Шуннан соң Гайсә яһүдиләрнең бер бәйрәменә Иерусалимгә килде. 2Иерусалимдәге Сарык капкасы янында яһүдчә Бәйт-Хазда#5:2 Бәйт-Хазда – «шәфкать йорты» дигәнне аңлата. дип аталган буа булып, аның тирәли урнашкан биш әйванда#5:2 Әйван – баганалы ачык терраса, галерея. 3[суның дулкынлана башлавын көтеп] бик күп авырулар – сукырлар, аксаклар һәм паралич суккан кешеләр ята иде. [4Чөнки Раббының бер фәрештәсе вакыт-вакыт буага төшеп суны дулкынландыруга, беренче булып шунда кергән кеше, нинди авыруы булса да, савыга икән.]#5:3, 4 Кайбер кулъязмаларда җәя эчендәге сүзләр юк. 5Анда утыз сигез ел буе авырудан интеккән бер кеше бар иде. 6Гайсә шул кешене күреп һәм озак вакытлар урын өстендә ятуын белеп аңардан:
– Савыгасың киләме? – дип сорады.
7– Әфәндем, су чайкалган вакытта мине буага төшерер кеше юк бит. Мин анда барып җиткәнче, башка берәү инде төшеп өлгергән була, – дип җавап бирде авыру. Шуннан Гайсә аңа:
8– Тор, ятагыңны ал да кайтып кит, – диде.
9Әлеге кеше шунда ук савыкты һәм ятагын алып кайтып китте.
Бу хәл шимбә көнне булды. 10Шуңа күрә яһүдиләр савыккан кешегә:
– Кануныбыз буенча шимбә көнне ятагыңны күтәреп йөрергә рөхсәт ителми! – диделәр.
11Әмма ул болай җавап бирде:
– Мине савыктырган Кеше «тор, ятагыңны ал да кайтып кит» дип әйтте.
12– «Тор, ятагыңны ал да кайтып кит» дигән Кеше кем ул? – дип сорадылар аңардан.
13Гайсә халык арасына кереп югалганга, савыккан кеше Аның кем икәнен белми калды.
14Соңрак Гайсә аны Аллаһы йортында очратып:
– Менә син савыктың. Тагын да начаррак хәлгә тарымас өчен, моннан ары гөнаһ кылма, – диде.
15Ул кеше, яһүдиләр янына барып, үзен савыктыручының Гайсә икәнен әйтте.
Атасы ни кылса, Углы да шуны эшләр
16Шушы эшне Гайсә шимбә көнне башкарган өчен, яһүдиләр Аны эзәрлекли башлады. 17Гайсә исә аларга:
– Минем Атам һәрвакыт эшләгәнгә, Мин дә һаман эшлим, – диде.
18Яһүдиләр Аны шимбә көнен бозган өчен генә түгел, ә бәлки, Аллаһыны Үзенең Атасы дип әйтеп, Үзен Аллаһыга тиңләгән өчен дә үтерергә теләделәр.
19Гайсә аларның бу теләкләренә:
– Хак сүз әйтәм сезгә: Угыл Үзе генә һичнәрсә эшли алмый. Ул бары тик Атасыннан күргәнне генә эшли, – диде. – Атасы ни кылса, Углы да шуны эшләр. 20Чөнки Ата Үзенең Углын ярата һәм Үзе эшләгән һәр эшен Аңа күрсәтеп башкара. Ул Аңа сезнең исегез китәрлек тагын да зуррак эшләр күрсәтер әле. 21Ата, үлгәннәрне терелтеп аларга тормыш биргән кебек, Углы да кемгә тели – шуңа тормыш бирә. 22-23Ата беркемне хөкем итми, ә Үзенә хөрмәт күрсәткән һәркем Углына да хөрмәт күрсәтсен өчен, Ул бөтен хөкемне Углына тапшырды. Угылны ихтирам итмәгән кеше Аны җибәргән Атасын да ихтирам итми.
24Хак сүз әйтәм сезгә: сүземне тыңлаучы һәм Мине җибәргән Затка ышанучы кеше мәңгелек тормышка ия. Ул кеше хөкемгә дучар булмаячак, чөнки инде үлемнән тормышка күчкән санала. 25Сезгә хак сүз әйтәм: үлеләрнең Аллаһы Углы тавышын ишетер вакыт җитә һәм килеп җитте дә инде. Аны ишеткәннәр терелер.
26Аллаһы Үзе тормыш чыганагы булган кебек, нәкъ шулай ук Углын да Ул тормыш чыганагы итте. 27Атасы Аңа хөкем итү хокукын да тапшырды, чөнки Ул – Адәм Углыдыр. 28Моңа гаҗәпләнмәгез, чөнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Углының тавышын ишетер вакыт җитә. 29Шунда үлеләр каберләреннән чыгачак: яхшылык эшләгәннәре – яшәү өчен, ә явызлык кылганнары хөкем ителү өчен тереләчәк. 30Мин Үзлегемнән бернәрсә эшли алмыйм; Аңардан ничек ишетсәм, шулай хөкем итәм, һәм Минем хөкемем – гадел, чөнки Мин Үз ихтыярымны түгел, Мине җибәргән Затның ихтыярын үтәргә тырышам.
Гайсә хакында шаһитлыклар
31Әгәр дә Мин Үзем хакында Үзем шаһитлык бирсәм, шаһитлыгым бернигә тормас иде. 32Ләкин Минем хакта шаһитлык бирүче башка Берәү бар, һәм Мин беләм: Аның шаһитлыгы хак. 33Сез Яхъя янына үзегезнең кешеләрегезне җибәрдегез, һәм ул хакыйкать турында шаһитлык бирде. 34Мин кешеләрнең шаһитлыгына мохтаҗ түгел, Мин боларны сез котылсын өчен сөйлим. 35Яхъя янып-балкып торган яктырткыч иде, һәм сез аның яктысында бераз булса да куанырга теләдегез. 36Әмма Минем шаһитлыгым Яхъяныкыннан зуррак. Атам Миңа башкарырга кушкан һәм Мин башкара торган эшләр Минем Атадан килүем турында шаһитлык итә. 37Мине җибәргән Атам Үзе дә Минем хакта шаһитлык кылды. Сезнең беркайчан да Аның тавышын ишеткәнегез, йөзен күргәнегез юк. 38Аның сүзе сезнең күңелдә яшәми, чөнки сез Ул җибәргән Затка ышанмыйсыз. 39Мәңгелек тормышка ия булырга теләп, сез Язмада әйтелгәннәрне җентекләп тикшерәсез, ә алар нәкъ Минем хакта шаһитлык бирә. 40Әмма тормыш алыр өчен сез Минем янга килергә теләмисез.
41Кешеләрнең данлавына мохтаҗ түгел Мин, 42әмма шуны беләм: сезнең күңелдә Аллаһыны ярату юк. 43Мин Атам исеменнән килдем, һәм сез Мине кабул итмисез, әмма үз исеменнән килгән башка берәүне кабул итәрсез. 44Сез бер-берегездән мактау көтәсез, әмма бердәнбер Аллаһыдан макталыр өчен бернинди тырышлык куймыйсыз. Шулай булгач, ничек ышана алырсыз икән?
45Тик шулай да Мин сезне Атам алдында гаепләрмен дип уйламагыз. Сезне гаепләүче – сез өмет баглаган Муса. 46Әгәр сез Мусага ышансагыз, Миңа да ышаныр идегез, чөнки ул Минем хакта язды. 47Аның язганнарына ышанмагач, Минем сүзләремә ничек ышанырсыз?
Trenutno izbrano:
Яхъя 5: ИНҖ2025
Označeno
Deli
Kopiraj

Želiš, da so tvoji poudarki shranjeni v vseh tvojih napravah? Registriraj se ali se prijavi
© Институт перевода Библии, 2025