Яхъя 3
3
Гайсә һәм Никәдим
1Яһүдиләрнең башлыкларыннан Никәдим атлы бер фарисей, 2төнлә Гайсә янына килеп:
– Остаз! Синең Аллаһыдан килгән Мөгаллим икәнеңне беләбез, чөнки Син күрсәткән могҗизалы гамәлләрне Аллаһы ярдәменнән башка беркем дә эшли алмас иде, – диде.
3– Хак сүз әйтәм сиңа: яңадан тумаса, беркем дә Аллаһы Патшалыгын күрә алмас, – диде Гайсә аңа җавап биреп.
4– Картаеп беткәч кеше ничек яңадан туа алсын инде? – диде Никәдим. – Анасы карынына кереп кабат туа алмый бит ул!
5Гайсә болай дип җаваплады:
– Хак сүз әйтәм сиңа: әгәр кеше судан һәм Рухтан тумаса, Аллаһы Патшалыгына керә алмас. 6Тәннән туган – тән, Рухтан туган – рух була. 7Сез яңадан туарга тиешсез, дип әйтүемә гаҗәпләнмә. 8Җил кайда теләсә, шунда исә; аның тавышын ишетәсең, ләкин кайдан килеп кая китүен белмисең: Рухтан туган һәркем белән нәкъ менә шулай була#3:8 Грек телендәге «пнеума» дигән сүз «җил» һәм «рух» дигән мәгънәләрне аңлата..
9Никәдим Аңардан:
– Ничек алай була алсын? – дип сорады.
10– Исраил халкының мөгаллиме була торып, шуны белмисеңме? – диде аңа Гайсә. 11– Хак сүз әйтәм сиңа: без нәрсә белсәк, шуны сөйлибез, нәрсә күрсәк, шуңа шаһитлык бирәбез, ә сез безнең шаһитлыкны кабул итмисез. 12Җирдәге хәлләр турында сөйләгәнемә ышанмыйсыз икән, күктәгеләре хакында сөйләсәм, ничек ышанырсыз? 13Күктән иңгән Заттан башка әле берәүнең дә күккә күтәрелгәне юк. Ул Зат – Адәм Углы. 14-15Адәм Углына ышанган һәр кеше мәңгелек тормышка ия булсын өчен, Муса чүлдә бакыр еланны югары күтәргән кебек#3:14-15 Бу урында Мусаның бакырдан ясалган еланны Аллаһы кушуы буенча чүлдә, колгага беркетеп, югары күтәрүе турында языла., Адәм Углы да шулай күтәрелергә тиеш. 16Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Углына ышанган беркем һәлак булмасын, ә бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Ул Үзенең бердәнбер Углын бирде. 17Аллаһы Үз Углын дөньяны хөкем итү өчен түгел, ә бәлки дөнья Аның аша котылсын өчен дөньяга җибәрде. 18Аның Углына ышанучы хөкемгә тартылмый, ә ышанмаучы хөкем ителде инде, чөнки Аллаһының бердәнбер Углына ышанмады. 19Хөкем исә шуннан гыйбарәт: дөньяга яктылык килде, әмма кешеләр, яман эшләр башкарганга, яктылык урынына караңгылыкны яратты. 20Явызлык эшләүче һәркем яктылыкка нәфрәт белән карый һәм, үзенең яман эшләре ачылмасын өчен, яктылыкка килми. 21Ә дөреслек буенча эш итүче, гамәлләренең Аллаһы аша башкарылуы күренеп торсын өчен, яктылыкка килә.
Чумдыручы Яхъяның Гайсә турындагы шаһитлыгы
22Шуннан соң Гайсә Үзенең шәкертләре белән бергә Яһүдия җиренә килде һәм, берара шунда булып, халыкны суга чумдырды. 23Яхъя да Салим янындагы күп сулы Айнунда суга чумдыра иде. Кешеләр, шунда килеп, суга чуму йоласын үти иде. 24Ул вакытта Яхъя зинданга ябылмаган иде әле.
25Бервакыт Яхъяның шәкертләре белән бер яһүди арасында пакьләнү йоласы турында бәхәс чыкты. 26Алар, Яхъя янына килеп:
– Остаз! Үрдүн аръягында синең белән булган һәм син Аның турында шаһитлык биргән Кеше хәзер Үзе халыкны суга чумдыра, һәм бөтенесе Аның янына бара, – диде.
27Яхъя болай җавап бирде:
– Күктән бирелмәгән булса, кеше үзлегеннән берни дә эшли алмый. 28Сез – «мин Мәсих түгел, әмма мин Аның алдыннан җибәрелдем» дип әйткәнемне ишетүче шаһитлар. 29Кәләш алачак адәм – кияүдер, ә кияү янында басып торган дусты, кияүнең сүзен ишетеп, бик куана. Минем дә куанычым шундый ук. 30Ул үсәргә, мин исә кечерәергә тиешмен.
31Югарыдан Килүче һәркемнән югары тора; җирдә туган – җирнекедер, аның сүзләре дә җирдә яшәүчеләрнеке кебек, ләкин күктән Килүче барысыннан югарырак. 32Ул Үзе күргән-ишеткәннәр турында шаһитлык кыла, ләкин Аның сүзләрен берәү дә кабул итми. 33Аның сүзләрен кабул иткән кеше исә моның белән Аллаһының хак булуын раслый. 34Аллаһы җибәргән Зат Аллаһы сүзләрен сөйли, һәм Аллаһы Аңа Үз Рухын чамасыз күп бирә. 35Углын яратканга, Атасы бар нәрсәне Аның кулына тапшырган. 36Аллаһы Углына ышанган кеше мәңгелек тормышка ия, ә Аңа буйсынмаганы тормыш күрмәячәк – аның өстендә Аллаһының ачуы тора.
Trenutno izbrano:
Яхъя 3: ИНҖ2025
Označeno
Deli
Kopiraj

Želiš, da so tvoji poudarki shranjeni v vseh tvojih napravah? Registriraj se ali se prijavi
© Институт перевода Библии, 2025

: