Яхъя 15
15
Гайсә – чын йөзем куагы
1Мин – чын йөзем куагы, ә Минем Атам – Йөзем үстерүче. 2Җимеш бирми торган Миндәге һәр ботакны Ул кисеп ташлый, җимеш бирердәен исә уңыш мулрак булсын дип чистарта. 3Сезгә сөйләгән сүзләрем ярдәмендә сез инде чистартылдыгыз. 4Мин – сездә булган кебек, сез дә Миндә булыгыз. Йөзем ботагы үзеннән-үзе җимеш бирә алмаган сыман, Миндә булмасагыз, сез дә җимеш бирә алмассыз.
5Мин – йөзем куагы, ә сез – ботаклар. Миндә булган, Мин дә аңарда булган кеше генә күп җимеш бирер, чөнки Миннән башка бернәрсә дә эшли алмассыз. 6Кем Миндә яшәми – аны агач ботагыдай кисеп ыргыталар, һәм ул корып бетә, ә корыган ботакларны җыеп утка ташлыйлар да яндыралар. 7Миндә яшәсәгез һәм Минем сүзләрем күңелегездә сакланса, теләгәнегезне сорагыз, һәм сезгә бөтенесе дә бирелер. 8Күп җимеш китерә торган шәкертләрем булсагыз, Атамның данын тагын да арттырырсыз.
9Атам Мине яраткан кебек, Мин дә сезне яраттым; Минем мәхәббәтемдә яшәгез. 10Атамның әмерләрен үтәп, Мин Аның мәхәббәтендә яшим, һәм сез дә әмерләремне үтәгәндә Минем мәхәббәтемдә яшәрсез. 11Куанычым сезнең белән уртак һәм бөтен булсын өчен сөйләдем сезгә боларны.
12Минем сезгә әмерем шулдыр: Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. 13Дуслары өчен җанын фида кылган кешенең яратуыннан да бөегрәк ярату юктыр. 14Әмерләремне үтәгән очракта, Минем дусларым булырсыз. 15Мин инде сезне хезмәтчеләрем дип атамыйм, чөнки хезмәтчесе хуҗаның нәрсә эшләгәнен белми; Мин сезне дусларым дип атыйм, чөнки Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен сезгә җиткердем. 16Мине сез сайламадыгыз, Мин сезне сайлап алдым: сез, барып, җимеш китерсен һәм җимешегез һәрдаим булып торсын дип, Мин сезне билгеләп куйдым. Шулай итеп, Минем исемне әйтеп Атамнан нәрсә сорасагыз да, Ул сезгә бирер. 17Минем сезгә әмерем шулдыр: бер-берегезне яратыгыз.
Дөньяның нәфрәте
18Әгәр дөнья сезгә нәфрәтләнә икән, исегездә тотыгыз: сездән элек ул Миңа нәфрәтләнгән иде. 19Сез шушы фани дөньяныкы булсагыз, дөнья сезне үзенеке кебек итеп яратыр иде, ләкин сез бу дөньяныкы түгел; Мин, сезне сайлап алып, бу дөньядан аердым, шунлыктан дөнья сезгә нәфрәтләнә. 20«Хезмәтче үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел» дигән сүзләремне хәтерегездә саклагыз. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр. Минем сүземне тотканнар икән, сезнекен дә тотарлар. 21Мине җибәргән Затны белмәгәнгә күрә, дөнья халкы боларның барысын сез Минеке булган өчен эшләр. 22Мин, килеп, аларга сөйләмәсәм, гаепләре булмас иде, ә хәзер аларның акланыр чаралары юк. 23Миңа нәфрәтләнгән кеше Атама да нәфрәтләнә. 24Бүтән беркем башкара алмаган эшләрне аларга эшләп күрсәтмәсәм, аларның гаебе булмас иде; ә хәзер, эшләремне күрсәләр дә, барыбер Миңа да, Атама да нәфрәтлеләр. 25Кануннарындагы «алар Миңа бер сәбәпсездән нәфрәтләнде» дигән сүзләр тормышка ашсын өчен шулай булды бу.
26Мин Атамнан сезгә Яклаучы җибәрәчәкмен. Ул – Атамнан килеп ирешкән хакыйкать Рухыдыр. Ул, килеп, Минем хакта шаһитлык бирәчәк. 27Баштан ук Минем белән бергә булганга, сез дә Минем хакта шаһитлык бирәчәксез.
Trenutno izbrano:
Яхъя 15: ИНҖ2025
Označeno
Deli
Kopiraj

Želiš, da so tvoji poudarki shranjeni v vseh tvojih napravah? Registriraj se ali se prijavi
© Институт перевода Библии, 2025

: