1
Маттай 5:15-16
Инҗил
ИНҖ2025
Шәмгә ут алгач, аны савыт астына куймыйлар, киресенчә, шәмдәлгә утырталар, һәм ул өйдәгеләрнең бөтенесе өчен дә яктырта. Яхшы эшләрегезне күреп Күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылык та кешеләр алдында шулай балкысын.
Bandingkan
Selidiki Маттай 5:15-16
2
Маттай 5:14
Сез – дөнья өчен яктылык. Тау башына салынган шәһәр күренми калмас.
Selidiki Маттай 5:14
3
Маттай 5:8
Саф күңеллеләр бәхетле, чөнки алар Аллаһыны күрерләр.
Selidiki Маттай 5:8
4
Маттай 5:6
Тәкъвалыкка ачыккан-сусаган кешеләр бәхетле, чөнки Аллаһы аларны тукландырыр.
Selidiki Маттай 5:6
5
Маттай 5:44
Ә Мин исә болай дим: дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен догада булыгыз.
Selidiki Маттай 5:44
6
Маттай 5:3
– Аллаһыга мохтаҗ булганнар бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы – аларныкы.
Selidiki Маттай 5:3
7
Маттай 5:9
Татулык урнаштыручылар бәхетле, чөнки алар Аллаһы балалары дип аталыр.
Selidiki Маттай 5:9
8
Маттай 5:4
Хәсрәт чигүчеләр бәхетле, чөнки алар юаныч табарлар.
Selidiki Маттай 5:4
9
Маттай 5:10
Тәкъва булган өчен эзәрлекләнүчеләр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы – аларныкы.
Selidiki Маттай 5:10
10
Маттай 5:7
Шәфкатьлеләр бәхетле, чөнки аларга да шәфкать күрсәтелер.
Selidiki Маттай 5:7
11
Маттай 5:11-12
Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә – сез бәхетле. Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күкләрдә әҗерегез зур. Сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләгәннәр.
Selidiki Маттай 5:11-12
12
Маттай 5:5
Юашлар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алырлар.
Selidiki Маттай 5:5
13
Маттай 5:13
Сез – җирнең тозы. Әгәр тоз үзенең тәмен җуйса, аңа ничек тәм кайтарасың? Аяк астына чыгарып ташлаудан башкага ярамас ул.
Selidiki Маттай 5:13
14
Маттай 5:48
Димәк ки, Күктәге Атагыз кебек сез дә камил булыгыз.
Selidiki Маттай 5:48
15
Маттай 5:37
Сезнең «әйе» дигән сүзегез – «әйе», «юк» дигәнегез – «юк» булсын. Шуннан артыгы – иблистән.
Selidiki Маттай 5:37
16
Маттай 5:38-39
Сез: «Күз өчен – күз» һәм «теш өчен – теш», – дип әйтелгәнне ишеттегез. Ә Мин исә болай дим: явызлыкка каршы явызлык белән кайтарма. Уң яңагыңа суккан кешегә сул яңагыңны да куй.
Selidiki Маттай 5:38-39
17
Маттай 5:29-30
Әгәр уң күзең вәсвәсәгә салса, аны умырып ал да читкә ташла! Бөтен гәүдәң җәһәннәмгә эләккәнче, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен хәерлерәк. Әгәр уң кулың гөнаһка төшерсә, аны чап та читкә ташла! Бөтен гәүдәң җәһәннәмгә эләккәнче, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен хәерлерәк.
Selidiki Маттай 5:29-30
Halaman Utama
Alkitab
Pelan
Video