Маттай 10

10
Унике шәкерт сайлау
(Марк 3:13-19; 6:7-13; Лүк 6:12-16; 9:1-6; 10:1-12)
1Үзенең унике шәкертен чакырып алып Гайсә аларга явыз рухларны куып чыгару һәм кешеләрне төрле чир-сырхаулардан савыктыру кодрәте бирде. 2Әлеге унике рәсүлнең исемнәре түбәндәгечә: беренчесе – «Петер» кушаматлы Шимун, аның бертуган кардәше Әндри, Зебедәй углы Ягъкуб һәм аның бертуган кардәше Яхъя, 3Филип һәм Бартулумай, Томас һәм салым җыючы Маттай, Һалфай углы Ягъкуб һәм Таддай, 4Көрәшче Шимун#10:4 Көрәшче Шимун – Рим хакимлеген көч белән бәреп төшерүне яклап көрәшүче яһүдиләр төркеменең әгъзасы. һәм соңыннан Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот.
Гайсәнең унике шәкертне хезмәткә озатуы
5Шәкертләрен юлга озатканда Гайсә аларга мондый үгет-нәсыйхәт бирде:
– Мәҗүси халыкларга илтүче юлларны әйләнеп узыгыз, Самарея шәһәрләренә дә аяк басмагыз. 6Иң әүвәл адашкан сарыклар янына – Исраил халкына барыгыз 7һәм юл уңаенда: «Күкләр Патшалыгы инде бик якын!» – дип хәбәр таратыгыз. 8Авыру бәндәләрне савыктырыгыз, үлгәннәргә җан өрегез, махаулыларны терелтегез, җеннәрне куыгыз. Бушка килгәнне бушлай бирегез. 9Билбау янчыгыгызга алтын-көмеш тә, бакыр тәңкә дә төйнәмәгез; 10биштәр дә, алмаш күлмәк тә, аяк киеме дә, юл таягы да алмагыз – эшләгән кешегә ризыгы табылыр. 11Кайсы шәһәргә яки авылга килсәгез дә, сезне кабул итәргә лаек кешене табып, киткәнче шуның өендә калыгыз. 12Йортка аяк басканда, бөтен өй җәмәгатенә иминлек теләгез. 13Әгәр өйдәгеләр моңа лаек икән, сез аларга теләгән иминлек алар белән калыр; инде лаек түгел икән, иминлек үзегезгә кайтыр. 14Әгәр сезне кабул итмәсәләр һәм сүзләрегезне тыңлап та тормасалар, бу йорттан яки бу шәһәрдән киткәндә аягыгыздан тузанны кагып төшерегез. 15Хак сүз әйтәм сезгә: кыямәт көнендә Сәдүм белән Гамура шәһәрләренең хәле ул шәһәрнекенә караганда җиңелрәк булыр.
Эзәрлекләүләр хакында
(Марк 13:9-13; Лүк 12:2-12; 21:12-17)
16Менә, Мин сезне, сарыклар сыман, бүреләр арасына озатам, шуңа күрә еландай сак һәм күгәрчендәй хәйләсез булыгыз. 17Кешеләрдән сакланыгыз: алар сезне хөкемгә тартырлар, үзләренең гыйбадәтханәләрендә кыйнарлар. 18Минем аркада сезне идарәчеләр, патшалар каршына китерерләр, сез аларга һәм мәҗүсиләргә Минем хакта шаһитлык бирерсез. 19Сезне мәхкәмәгә#10:19 Мәхкәмә – хөкем чыгару урыны, суд. алып килгәч, нәрсә һәм ничек сөйләрбез дип борчылмагыз: шул сәгатьтә сезгә нәрсә хәбәр ителсә, шуны сөйләрсез, 20чөнки үз сүзегезне сөйләмәссез, телегездә Атагызның Рухы сөйләгән сүз булыр.
21Кардәш – кардәшен, ата үзенең баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар, ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертер. 22Минем аркада барысы да сезгә нәфрәт белән карар. Әмма ахырга кадәр чыдаган кеше котылыр. 23Бер шәһәрдә эзәрлекли башласалар, икенчесенә качыгыз. Хак сүз әйтәм: сез Исраилнең барлык шәһәрләрен әйләнеп чыгарга өлгергәнче, Адәм Углы килеп җитәр.
24Шәкерт үзенең остазыннан өстен була алмаган кебек, хезмәтче дә үзенең хуҗасыннан өстен була алмый. 25Шәкерт – үзенең остазы, хезмәтче – үзенең хуҗасы кебек була алса, шул җитә. Әгәр йорт хуҗасын Белзебул#10:25 Белзебул – иблис исемнәренең берсе. Белзебул кәнганиләрнең илаһы булган. Аны явыз рухлар башлыгы дип санаганнар. дип йөртәләр икән, аның өй җәмәгатен инде тагын да яманрак сүз белән атарлар.
Кешеләрдән түгел, Аллаһыдан куркыгыз
26Шулай да кешеләрдән курыкмагыз! Бер генә яшерен нәрсәнең дә беленмичә һәм бер генә сернең дә ачылмыйча калганы юк. 27Мин сезгә караңгыда сөйләгәнне кешеләргә көн яктысында җиткерегез, пышылдап әйткәнне өй түбәсеннән игълан итегез. 28Бәдәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз. Җәһәннәмдә җанны да, бәдәнне дә һәлак итәргә кодрәте җиткән Аллаһыдан куркыгыз!
29Ике чыпчык бер бакыр тәңкәгә#10:29 Бер бакыр тәңкә – грек телендәге төп нөсхәдә «бер ассарион». Бер ассарион 1/16 динарга тигез. сатыла түгелме? Тик шулай да аларның берсе-бер Атагыз ихтыярыннан башка җиргә егылып төшми. 30Сезнең исә башыгыздагы чәч бөртеге дә санаулы. 31Шуңа күрә курыкмагыз: сез өер-өер чыпчыклардан күпкә кадерлерәк.
Мәсихне кабул итү
32Кешеләр алдында Мине таныган һәркемне Мин дә Күктәге Атам алдында танырмын. 33Ә инде берәрсе кешеләр алдында Миннән ваз кичсә, Мин дә Күктәге Атам хозурында аңардан ваз кичәрмен.
Кешегә үз өендәгеләр дошман булыр
(Лүк 12:51-53; 14:26-27)
34Сез Мине җиргә тынычлык китерер өчен килгән дип уйламагыз. Тынычлык түгел, кылыч алып килдем Мин. 35Угыл белән – атаны, кыз белән – ананы, килен белән кайнананы аерырга килдем. 36Кешегә үз өендәгеләр дошман булыр.
37Миңа караганда үзенең атасын яки анасын күбрәк яраткан кеше Минеке дип саналырга лаек түгел. Миңа караганда үзенең углын яки кызын күбрәк яраткан кеше Минеке дип саналырга лаек түгел. 38Үзенең хачын күтәреп Миңа иярмәгән кеше Минеке дип саналырга лаек түгел. 39Җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә Минем хакка җанын югалткан кеше аны саклап калыр.
40Сезне кабул иткән кеше – Мине кабул итә, ә Мине кабул итүче исә Мине Җибәргән Затны кабул итә дигән сүз. 41Пәйгамбәрне пәйгамбәр булганы өчен кабул иткән кеше пәйгамбәргә бирелгәнчә үк әҗер алыр; тәкъваны тәкъва булганы өчен кабул иткән кеше тәкъвага бирелгәнчә үк әҗер алыр. 42Минем шәкертем булган өчен шәкертләремнең иң кечесенә бер чынаяк салкын су эчергән кеше – хак сүз әйтәм сезгә – әҗерсез калмас.

നിലവിൽ തിരഞ്ഞെടുത്തിരിക്കുന്നു:

Маттай 10: ИНҖ2025

ഹൈലൈറ്റ് ചെയ്യുക

പങ്ക് വെക്കു

പകർത്തുക

None

നിങ്ങളുടെ എല്ലാ ഉപകരണങ്ങളിലും ഹൈലൈറ്റുകൾ സംരക്ഷിക്കാൻ ആഗ്രഹിക്കുന്നുണ്ടോ? സൈൻ അപ്പ് ചെയ്യുക അല്ലെങ്കിൽ സൈൻ ഇൻ ചെയ്യുക