Маттай 11

11
Гайсәнең Чумдыручы Яхъяга җавабы
(Лүк 7:18-35)
1Үзенең унике шәкертенә үгет-нәсыйхәтен тәмамлаганнан соң Гайсә халыкка гыйлем бирү һәм вәгазь сөйләү өчен башка шәһәрләргә юл алды.
2-3Зинданда утырган Яхъя исә, Мәсих кылган могҗизалы галәмәтләр турында ишетеп, «килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтәргәме?» дип сорар өчен Гайсә янына үзенең шәкертләрен җибәрде. 4Гайсә аларга җавап итеп:
– Барыгыз, күргән-ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сөйләгез: 5сукырлар янә күрә, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелә, фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә, – диде һәм, – 6Минем хакта күңелендә шик йөртмәүче – бәхетле, – дип өстәде.
7Яхъяның шәкертләре киткәннән соң, Гайсә халыкка Яхъя хакында сөйләргә тотынды:
– Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлгән камышнымы? 8Нәрсә карарга бардыгыз инде сез? Купшы киемле кешенеме? Ә бит купшы кием киючеләр – патша сарайларында. 9Алайса, кемне күрергә дип бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе, шулай. Ә Мин сезгә, ул пәйгамбәрдән дә бөегрәк, дип әйтәм! 10Язмада:
«Менә, Синең алдыңнан Мин
хәбәрчемне җибәрәм,
ул Синең барыр юлыңны әзерли торыр», –
дип әйтелгән сүзләр аның турында.
11Хак сүз әйтәм сезгә: хатын-кыз тудырган адәм балалары арасында Чумдыручы Яхъядан бөегрәк һичкем юк. Әмма Күкләр Патшалыгында иң кечесе дигәне дә аңардан бөегрәк. 12Чумдыручы Яхъя яшәгән вакытлардан алып бүгенгә хәтле кешеләр бар көчләрен куеп Күкләр Патшалыгына омтылалар, һәм омтылучылар аңа ия булалар. 13Борынгы пәйгамбәрләрнең барысы да, Канун да Яхъяга кадәр буласы вакыйгалар турында әйткән. 14Әгәр белергә теләсәгез, Яхъя – килергә тиешле Ильяс ул. 15Колагы булганнар – ишетсен!
16-17Бүгенге буынны кемгә тиңләп була?
«Без сезгә күңелле көйләр уйнадык,
ә сез биемәдегез.
Без моңсу җырлар җырладык,
ә сез еламадыгыз», –
дип базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларны хәтерләтә алар. 18Менә Яхъя килде, ул ашамый да, шәраб та эчми. Ә кешеләр: «Аңа җен кагылган», – диләр. 19Адәм Углы килде, Ул әнә ашый да, эчә дә, ә кешеләр моны күреп: «Күрегезче, менә бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһ ияләренең дусты!» – диләр. Әмма зирәклек үзенең гамәлләрендә күренә.
Тәүбәгә килмәгән шәһәрләр
(Лүк 10:13-15)
20Аннары Гайсә, Ул кылган байтак могҗизаларны күреп тә тәүбәгә килмәгән шәһәрләрне әрләп, болай диде:
21– Кайгы сиңа, Хоразин! Кайгы сиңа, Бәйт-Сайда! Әгәр сездә кылынган могҗизалар Сур һәм Сидун шәһәрләрендә эшләнгән булса, алар күптән инде тупас тукымага төренеп һәм башларына көл сибеп тәүбәгә килерләр иде. 22Шуның өчен, сезгә әйтәм, кыямәт көнендә Сур белән Сидунның хәле сезнекенә караганда җиңелрәк булыр. 23И Кәпәрнаум, әллә сине күкләргә күтәрерләр дип уйлыйсыңмы? Юк, үлеләр дөньясына төшәрсең син. Әгәр синдә кылынган могҗизалар Сәдүмдә эшләнсә, ул хәзерге көнгә кадәр сакланып калган булыр иде. 24Шуның өчен, сезгә әйтәм, кыямәт көнендә Сәдүм җиренең хәле синекенә караганда җиңелрәк булыр.
Миңа килегез
(Лүк 10:21-22)
25Сүзен дәвам итеп Гайсә:
– Әй Атам, күк вә җирнең Хуҗасы! Зирәк адәмнәрдән һәм акыл ияләреннән яшерен булганны балаларга ачып биргән өчен Сиңа шөкрана кылам! – диде. – 26Әйе, Атам, Синең изге теләгең шундый булды! 27Атам һәммә нәрсәне Миңа тапшырды. Атасыннан гайре Углын бүтән һичкем белми; Углыннан гайре Атасын да һичкем белми; Атасын да Угылдан һәм Углы белдерергә теләгән кешедән гайре һичкем белми.
28Хәлдән тайганнар, авыр йөктән җәфа чигүчеләр, һәммәгез Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен. 29Минем камытымны киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин юаш, йомшак күңеллемен; һәм сез җаннарыгызга тынычлык табарсыз – 30Минем камытым уңайлы, йөгем дә җиңел!

നിലവിൽ തിരഞ്ഞെടുത്തിരിക്കുന്നു:

Маттай 11: ИНҖ2025

ഹൈലൈറ്റ് ചെയ്യുക

പങ്ക് വെക്കു

പകർത്തുക

None

നിങ്ങളുടെ എല്ലാ ഉപകരണങ്ങളിലും ഹൈലൈറ്റുകൾ സംരക്ഷിക്കാൻ ആഗ്രഹിക്കുന്നുണ്ടോ? സൈൻ അപ്പ് ചെയ്യുക അല്ലെങ്കിൽ സൈൻ ഇൻ ചെയ്യുക