Маттай 9
9
Гайсәнең паралич суккан кешене савыктыруы
(Марк 2:1-12; Лүк 5:17-26)
1Гайсә көймәдә күлне кичте дә Үзе яшәгән шәһәргә кайтты. 2Берничә кеше, паралич суккан авыруны ятагы белән күтәреп, Аның янына килде. Аларның ышануларын күреп, авыру адәмгә Гайсә:
– Кыю бул, углым! Синең гөнаһларың кичерелде! – диде.
3Шулвакыт Канун белгечләре эчтән генә: «Бу Кеше көфер сөйли!» – дип уйлап куйдылар. 4Аларның уйларын белеп, Гайсә:
– Ни өчен күңелегездә шундый начар уйлар йөртәсез? – дип сорады. – 5Нәрсә дип әйтү җиңелрәк: «гөнаһларың кичерелде» дипме, әллә «тор да йөреп кит» дипме? 6Адәм Углының җир йөзендә гөнаһларны кичерергә кодрәте барлыгын белеп торыгыз, – дип әйтте, аннары паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итеп, – тор да ятагыңны алып өеңә кайт! – диде.
7Теге, торып, өенә кайтып китте. 8Бу хәлне күргән халык куркуга калды һәм кешеләргә шундый кодрәт биргән Аллаһыга дан-шөһрәт яудырырга тотынды.
Гайсәнең Маттайны чакыруы
(Марк 2:13-17; Лүк 5:27-32)
9Гайсә, юлын дәвам итеп, салым җыя торган урында утыручы Маттай исемле кешене күрде һәм аңа:
– Миңа ияр! – диде.
Маттай, торып, Аның артыннан китте.
10Гайсә аның өенә ашка килгәч, анда байтак кына салым җыючылар һәм гөнаһлы башка кешеләр җыелган иде; алар Гайсә һәм Аның шәкертләре белән бергә ашарга утырдылар. 11Моны күреп, фарисейлар шәкертләргә:
– Ни өчен Остазыгыз салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап-эчеп утыра? – дип сорау бирделәр.
12Гайсә аларның сүзләрен ишетеп:
– Табиб сәламәт кешеләргә түгел, бәлки авыруларга кирәк. 13Барыгыз һәм Аллаһының «Мин сездән корбан көтмим, ә бәлки бер-берегезгә мәрхәмәтле булуыгызны телим» дигән сүзләренең асылын аңларга тырышыгыз. Мин тәкъва кешеләрне түгел, гөнаһлыларны чакырырга дип килдем, – диде.
Ураза тоту турындагы сорау
(Марк 2:18-22; Лүк 5:33-39)
14Шуннан Аның янына Чумдыручы Яхъяның шәкертләре килеп:
– Ни өчен без һәм фарисейлар еш ураза тотабыз, ә Синең шәкертләрең тотмый? – дип сорады.
15Гайсә аларга:
– Яннарында кияү булганда, туйдагы кунаклар күңелсезләнеп утырыр микән? Әмма килер бер көн, кияүне алар яныннан алып китәрләр, әнә шул чакта уразалы булырлар. 16Берәү дә иске киемгә яңа тукымадан ямау салмас, югыйсә ямаулык, утырып, иске тукыманы тарттырыр да, ертык зураеп китәр. 17Берәү дә яңа шәрабны иске турсыкка#9:17 Турсык – сыеклык өчен зур күн капчык. салмас, югыйсә турсык тишелер һәм шәраб агып бетәр, турсык та әрәм булыр. Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар. Шул вакытта шәрабка да, турсыкка да зыян килмәс, – дип җавап бирде.
Гайсәнең үле кызны һәм авыру хатынны терелтүе
(Марк 5:21-43; Лүк 8:40-56)
18Гайсә шулай сөйләп торганда, янына яһүдиләр башлыгының берсе килеп аягына егылды да:
– Әле генә кызым үлде, килеп кулларың белән аңа орынсаң, ул терелер иде! – диде.
19Гайсә, урыныннан торып, шәкертләре белән шул кеше артыннан китте. 20-21Унике ел дәвамында кан китүдән газапланган бер хатын шунда, киеменә кагылсам да савыгыр идем, дип уйлап, сиздермичә генә Гайсәнең чабуына орынды. 22Гайсә борылып карады да аны күреп:
– Кыю бул, кызым! Сине ышануың савыктырды, – диде.
Шул көннән әлеге хатын авыруыннан котылды.
23Башлыкның өенә кергәч, Гайсә, матәм көен уйнаучыларны һәм каушап калган кешеләрне күреп:
24– Чыгыгыз биредән! Кыз бала үлмәгән, йоклый гына ул! – диде.
Аңардан көлә башладылар. 25Халык өйдән чыгып бетүгә, Гайсә бүлмәгә кереп кызны кулыннан алды, һәм кыз торып басты. 26Әлеге вакыйга турындагы хәбәр бөтен әйләнә-тирәгә таралды.
Гайсәнең ике сукырны һәм телсез кешене савыктыруы
27Гайсә аннан киткәндә, артыннан ике сукыр иярде.
– Давыт Углы, безне кызгансаң иде! – дип кычкырды алар.
28Гайсә өйгә кергәч, бу сукыр адәмнәр Аның янына килделәр, һәм Ул алардан:
– Ярдәм итә алуыма ышанасызмы? – дип сорады.
– Әйе, Әфәндебез, – дип җавап бирде алар.
29Гайсә сукырларның күзләренә орынды һәм:
– Ышануыгызча булсын сезгә, – диде.
30Аларның күзләре ачылып китте.
– Карагыз аны, бу хакта беркем белмәсен, – дип кисәтте аларны Гайсә.
31Әмма Аның яныннан киткәч, алар Гайсә хакында бөтен тирә-якта сөйләп йөрделәр.
32Алар китүгә, Гайсә янына җен кагылган телсез бер кешене китерделәр. 33Гайсә җенне куып чыгаргач, телсез кеше сөйләшә башлады.
Бу хәлгә исе киткән халык:
– Исраил җирендә әле мондый нәрсәнең булганы юк иде, – диде.
34Ләкин фарисейлар:
– Җеннәрне Ул җеннәр башлыгы ярдәмендә куып чыгара, – дип каршы төште.
35Гайсә шулай гыйбадәтханәләрдә халыкны өйрәтеп, Аллаһы Патшалыгы турында Яхшы хәбәр таратып, кешеләрне төрле чир-хасталардан савыктырып барча шәһәр һәм авыллар буйлап йөрде. 36Көтүчесез калган сарыклар сыман интегеп беткән, ярдәмгә мохтаҗ халык төркемен күреп Гайсә аларны бик кызганды. 37Шунда Ул шәкертләренә әйтте:
– Урасы ашлык күп, тик уракчылар аз. 38Шуңа күрә ашлык Хуҗасына ялварып әйтегез: Үзенең ашлыгын урып алырга эшчеләр җибәрсен.
നിലവിൽ തിരഞ്ഞെടുത്തിരിക്കുന്നു:
Маттай 9: ИНҖ2025
ഹൈലൈറ്റ് ചെയ്യുക
പങ്ക് വെക്കു
പകർത്തുക

നിങ്ങളുടെ എല്ലാ ഉപകരണങ്ങളിലും ഹൈലൈറ്റുകൾ സംരക്ഷിക്കാൻ ആഗ്രഹിക്കുന്നുണ്ടോ? സൈൻ അപ്പ് ചെയ്യുക അല്ലെങ്കിൽ സൈൻ ഇൻ ചെയ്യുക
© Институт перевода Библии, 2025

: