Марк 7

7
Ата-бабалардан килгән йолалар хакында
(Маттай 15:1-20)
1Беркөнне Гайсә янына Иерусалимнән килгән фарисейлар һәм берничә Канун белгече җыелды. 2Алар Гайсә шәкертләренең кайберләре пычрак кул белән, ягъни кулларын юмыйча ашаганны күрделәр. 3Фарисейлар, барлык яһүдиләр кебек үк, ата-бабадан килгән йолаларны төгәл үтәп, кулларын тиешенчә юмыйча ашарга утырмыйлар иде. 4Базардан кайткач та алар рәвешен китереп юынмыйча ашарга утырмыйлар, шулай ук күп кенә башка нәрсәләрне, мәсәлән, касә, чүлмәк, бакыр савытларны юуга караган күрсәтмәләрне төгәл үтиләр иде.
5Фарисейлар һәм Канун белгечләре Гайсәдән:
– Ни өчен Синең шәкертләрең ата-бабадан килгән йоланы үтәмиләр – ризыкны пычрак кул белән ашыйлар? – дип сорадылар.
6-7Ул аларга болай дип җавап бирде:
– Икейөзлеләр! Ишагыйя пәйгамбәр, алдан күреп, үзенең язмасында сезнең хакта:
«Бу халык Мине телдә генә хөрмәт итә,
ә йөрәкләре исә Миннән ерак.
Миңа табынулары да бушка:
алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә өйрәтәләр», –
дип дөрес әйткән.
8Сез, Аллаһы әмерен читтә калдырып, кеше урнаштырган йолаларны үтисез.
9Үзегезнең йолаларны үтәр өчен, Аллаһы әмерен шундый оста итеп кире кагасыз! – дип дәвам итте Гайсә. – 10Муса: «Ата-анаңны хөрмәт ит» һәм «Атасын яки анасын хурлаган кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш», – дип әйткән. 11Ә сез болай дип өйрәтәсез: «Әгәр кеше үзенең атасына яки анасына „сиңа бирәсе әйберне мин Аллаһыга корбан (ягъни, Аллаһыга тиешле бүләк) итәргә вәгъдә бирдем“ дип әйтә икән, 12ул кешегә инде ата-анасы өчен бернәрсә эшләмәсә дә ярый». 13Сез үзегез өйрәткән тәртипләрегез белән Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз һәм шуның ише нәрсәләрне байтак эшлисез.
14Гайсә янә Үз янына халыкны чакырып алып:
– Әйткәннәремне барыгыз да тыңлагыз һәм аңларга тырышыгыз, – диде. – 15Кеше эченә кергән һичнәрсә аны нәҗесли алмый; кешене аңардан чыккан нәрсә нәҗесли. [16]#7:16 Кайбер кулъязмаларда 16 нчы аять тә бар: «Колагы булганнар – ишетсен!»
17Гайсә халыкны урамда калдырып өйгә кергәч, шәкертләре Аңардан бу сүзләрне аңлатып бирүен сорадылар.
18– Әйткәннәремне әллә сез дә аңламыйсызмы? – диде Ул аларга. – Кешенең эченә кергән һичнәрсә аны нәҗесли алмаганны аңламыйсызмы? 19Ул бит кешенең йөрәгенә түгел, ә карынына керә, аннары чыгарып ташланыла! (Бу сүзләре белән Гайсә бөтен ризыкның да чиста булуын белдерде.)
20– Кешене аңардан чыккан нәрсә нәҗесли, – дип дәвам итте Гайсә. – 21-22Азгынлыкка, урлашуга, кеше үтерүгә, зиначылыкка этәрүче явыз ниятләр, шулай ук саранлык, усаллык, мәкерлек, әхлаксызлык, көнчелек, хурлау, тәкәбберлек, акылсызлык кешенең йөрәгеннән чыга. 23Шушы яманлыклар, кешедән чыгып, аны нәҗеслидер.
Мәҗүси хатынның Гайсәгә ышануы
(Маттай 15:21-28)
24Аннары Гайсә Сур шәһәренә таба юл алды. Анда Ул бер йортта тукталды. Бирегә килүе турында Ул һичкемгә белдерергә теләмәгән иде, әмма моны яшереп калып булмады. 25Кызына явыз рух кагылган бер хатын, Гайсә хакында ишеткәннән соң шундук Аның янына килеп, аягына егылды. 26Мәҗүси бу хатын чыгышы белән Сүрия җирендәге Фойникә төбәгеннән иде. Ул, Гайсәгә мөрәҗәгать итеп, кызыннан җенне куып чыгаруын үтенде. 27Гайсә аңа:
– Башта балалар тамак туйдырсын, – диде. – Икмәкне, балалардан тартып алып, көчекләргә ташлау яхшы түгел.
28– Шулай, Әфәндем, – дип җавап бирде хатын, – ләкин көчекләр дә балалардан өстәл астына коелган валчыкларны ашый бит.
29– Шулай дип җавап биргән өчен, бар, өеңә кайт: җен инде кызыңнан чыкты, – диде Гайсә.
30Хатын өенә кайтты һәм кызының түшәктә исән-сау ятуын күрде. Җен аның эченнән чыккан иде инде.
Гайсәнең чукрак, тотлыга торган кешене савыктыруы
31Сур якларыннан кайтышлый Гайсә, Сидун шәһәре аша үтеп, Ун кала ягыннан Гәлиләя күленә чыкты. 32Шунда Гайсә янына чукрак, тотлыгып сөйләшә торган берәүне алып килеп, әлеге кешегә куллары белән орынуын үтенделәр. 33Гайсә, ул адәмне халык төркеменнән читкәрәк алып китеп, башта аның колагына бармагын тыкты, аннары, Үзенең бармагына төкереп, тегенең теленә кагылды һәм 34күккә карап авыр итеп сулыш алганнан соң:
– Эффата! – диде (бу сүз «Ачыл!» дигәнне аңлата).
35Теге кешенең колагы шундук ачылды һәм теле дә чишелде – ул ачык итеп сөйләшә башлады. 36Шушы хәлне тамаша кылган кешеләргә Гайсә бу хакта берәүгә дә сөйләмәскә кушты. Әмма Ул тыйган саен, кешеләр күбрәк сөйли бирделәр. 37Аларның гаҗәпләнүе чиксез иде.
– Ул нәрсә генә эшләсә дә, яхшы итеп башкара: чукраклар ишетә башлый, телсезләрнең теле ачыла! – диде алар.

Chwazi Kounye ya:

Марк 7: ИНҖ2025

Pati Souliye

Pataje

Kopye

None

Ou vle gen souliye ou yo sere sou tout aparèy ou yo? Enskri oswa konekte