Марк 14

14
Дин әһелләренең Гайсәне үтерергә ниятләве
(Маттай 26:1-5; Лүк 22:1-2; Яхъя 11:45-53)
1Котылу бәйрәменә һәм Төче күмәч бәйрәменә ике көн калып бара иде. Баш руханилар һәм Канун белгечләре Гайсәне хәйлә белән кулга алып үтерергә җай эзләделәр.
2– Әмма бәйрәм вакытында ярамас, – диде алар, – халык арасында чуалыш чыгарга мөмкин.
Бәйт-Әниядә Гайсәгә хуш исле май сөртү
(Маттай 26:6-13; Лүк 7:36-50; Яхъя 12:1-8)
3Гайсәнең Бәйт-Әниягә, махау зәхмәтеннән арынган Шимунның өенә килгән вакыты иде. Гайсә анда ашап утырганда, бер хатын алебастр#14:3 Алебастр – савыт ясау өчен кулланыла торган йомшак таш. савытта кыйммәтле хуш исле нард#14:3 Нард – Һиндстанда үсә торган үсемлек. мае алып килде һәм, савытны ватып, шул майны Аның башына койды. 4Кайберәүләр, ачуланып, үзара:
– Нигә майны алай әрәм итәргә? 5Аны өч йөздән артык динарга сатып, акчасын фәкыйрьләргә өләшергә була иде бит! – диеште.
Алар шулай дип хатынны шелтәли бирделәр, 6әмма Гайсә:
– Куегыз, ник битәрлисез аны? – диде. – Минем өчен изге эш эшләде ул. 7Фәкыйрьләр бит һаман сезнең янда, һәм сез аларга теләгән вакытта игелек кыла аласыз, ә Мин һәрвакыт сезнең белән булмам. 8Ул хәленнән килгәнне эшләде – тәнемне алдан ук майлап, Мине күмәргә әзерләде. 9Хак сүз әйтәм сезгә: Яхшы хәбәр дөньяның кайсы почмагына килеп ирешсә дә, бу хатынны искә алып, аның нәрсә эшләве турында сөйләячәкләр.
Яһүдәнең Гайсәгә хыянәт итүе
(Маттай 26:14-16; Лүк 22:3-6)
10Шуннан соң унике шәкертнең берсе, Яһүдә Искариот исемлесе, Гайсәне баш руханилар кулына тапшырырга ниятләп, алар янына килде. 11Аның ни өчен килүен ишеткәч, тегеләр шатланып аңа акча вәгъдә иттеләр. Яһүдә шуннан соң Гайсәне руханилар кулына тапшырырга җай чыкканын көтеп йөри башлады.
Котылу бәйрәме табыны
(Маттай 26:17-30; Лүк 22:7-23; Яхъя 13:21-30)
12Төче күмәч бәйрәме хөрмәтенә бәрән чала торган көнне шәкертләре Гайсәдән:
– Бәйрәм табынын Сиңа кайда әзерлик? – дип сорады.
13Ул, ике шәкертен озатып, аларга әйтте:
– Шәһәргә барыгыз, анда сулы чүлмәк күтәреп кайтучы бер кешене очратырсыз. Аның артыннан ияреп барыгыз да 14ул кергән өйнең хуҗасына болай дип әйтегез: «Остаз синнән: „Бәйрәм ризыгын шәкертләрем белән кайсы бүлмәдә ашыйк?“ – дип сорый». 15Ул сезгә бәйрәм өчен әзерләнгән – өске каттагы җыештырылган зур бүлмәне күрсәтер; безгә табынны әнә шунда әзерләгез.
16Шәкертләр шәһәргә киттеләр, һәм барысы да Гайсә әйткәнчә булып чыкты; шуннан алар бәйрәм табыны әзерләделәр.
17Кич җиткәч, Үзенең унике шәкерте белән бергә Гайсә килде. 18Алар ашаган чакта, Гайсә:
– Хак сүз әйтәм сезгә: арагыздан берегез, Минем белән бергә ашап утыручы, Миңа хыянәт итәчәк, – диде.
19Шәкертләре, борчылышып, берсе артыннан берсе:
– Мин түгелдер бит? – дип Аңардан сорарга тотынды.
20– Минем белән бер савытка икмәк манучы унике шәкертнең берсе ул, – дип җавап бирде Гайсә. – 21Әйе, Язмада әйтелгәнчә, Адәм Углы инде китә, ләкин Адәм Углына хыянәт иткән кешегә – ни кайгы! Бөтенләй тумаса, ул кеше өчен яхшырак булыр иде!
22Алар шулай ашап утырганда, Гайсә икмәк алып шөкрана кылды да сындыргалап шәкертләренә бирде.
– Алыгыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул.
23Аннары касәне алып шөкрана кылды да аларга сузды – барысы да эчте.
24– Бу – күпләр өчен түгелә торган каным. Аллаһының кешеләр белән Килешүен раслаучы кан ул, – диде Гайсә. – 25Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгында яңа шәраб эчәр көн җитми торып, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен.
26Мәдхия җырлаганнан соң, алар Зәйтүн тавына киттеләр.
Петернең ваз кичәсен Гайсәнең алдан әйтүе
(Маттай 26:31-35; Лүк 22:31-34; Яхъя 13:36-38)
27– Язмада:
«Көтүчене һәлак итәрмен,
һәм сарыклар таралышып бетәр», –
дип әйтелгәнчә, сез барыгыз да бу төндә Миннән баш тартырсыз, – диде аларга Гайсә. – 28Әмма үледән терелгәннән соң, Мин сезне Гәлиләядә көтеп торырмын.
29– Синнән һәммәсе баш тартканда да, мин баш тартмам, – диде Петер.
30Гайсә аңа:
– Хак сүз әйтәм сиңа: бүген төнлә әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең, – дип әйтте.
31Әмма Петер:
– Синең белән бергә үләргә туры килсә дә, Синнән ваз кичәсем юк! – дип үзенекен тәкрарлады.
Башкалар да шулай диделәр.
Гайсәнең Гетсимәни бакчасында дога кылуы
(Маттай 26:36-46; Лүк 22:39-46)
32Алар Гетсимәни дип аталган урынга килделәр. Шәкертләренә Гайсә:
– Мин дога кылганчы, шушында көтеп торыгыз, – дип әйтеп, 33Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны Үзе белән ияртеп китте. Аның күңелен шом, хәвеф биләп алды.
34– Йөрәгемне үлем сагышы басты, – диде Ул аларга. – Мине биредә көтеп торыгыз, уяу булыгыз!
35Гайсә читкәрәк китте дә, җиргә йөзтүбән капланып, әгәр мөмкин икән, бу газаплы сәгать Мине читләтеп үтсен, дип дога кылды.
36– И газиз Атам!#14:36 И газиз Атам! – грек телендәге төп нөсхәдә әлеге сүз («Абба») арамей телендә бирелгән. – диде Ул. – Синең һәммә нәрсәгә кодрәтең җитә. Бу касәне Миңа эчертмәсәң иде. Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын!
37Гайсә әйләнеп килде һәм, шәкертләренең йоклап ятуын күреп, Петергә:
– Шимун, йоклап ятасыңмы? Бер сәгать тә уяу була алмадыңмы? – диде. – 38Йокламагыз, вәсвәсәгә бирелмәс өчен дога кылыгыз. Рух гайрәтле, тән зәгыйфьтер!
39Гайсә янә читкә китте һәм, шул ук сүзләрне кабатлап, дога кылды. 40Әйләнеп килгәч, шәкертләренең йоклап ятуын күрде – аларның күзләрен йокы баскан иде. Алар Гайсәгә нәрсә әйтергә дә белмәделәр.
41Өченче тапкыр әйләнеп килгәч, Ул:
– Һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Җиткәндер! – диде. – Сәгате сукты: Адәм Углын әнә гөнаһлылар кулына тапшыралар. 42Торыгыз, киттек! Миңа хыянәт итүче килә инде.
Гайсәне кулга алу
(Маттай 26:47-56; Лүк 22:47-53; Яхъя 18:3-12)
43Гайсә әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүдә килеп чыкты. Аның белән бергә, кылыч һәм чукмарлар күтәреп, баш руханилар, Канун белгечләре, халык өлкәннәре җибәргән бер төркем кеше күренде. 44«Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр, Аны кулга алыгыз да ышанычлы сак астында озатыгыз», – дип хыянәтче алар белән алдан сүз беркеткән була.
45Яһүдә туп-туры Гайсә янына килде дә:
– Остаз! – дип Аны үбеп алды.
46Гайсәне шундук кулга алып сак астына куйдылар. 47Янәшәдә басып торган шәкертләрнең берсе кылычын чыгарды да, олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның колагын чабып өзде.
48– Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! – диде Гайсә аларга. – 49Мин һәр көнне Аллаһы йортында сезнең арада булып Аллаһы сүзен өйрәттем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз. Хәер, Язмаларда нәрсә әйтелгән булса, шулар гамәлгә ашсын!
50Шунда шәкертләрнең барысы Аны ташлап качты. 51Шәрә тәненә җәймә бөркәнгән бер егет Гайсә артыннан иярде. Сакчылар аны тотып алдылар, 52ләкин ул, җәймәсен тегеләр кулында калдырып, шәрә килеш качып китте.
Гайсә Югары киңәшмә каршында
(Маттай 26:57-68; Лүк 22:54-55, 63-71; Яхъя 18:13-14, 19-24)
53Гайсәне олуг рухани янына алып килделәр. Баш руханилар, халык өлкәннәре һәм Канун белгечләренең барысы да шунда җыелган иде. 54Петер исә, бераз арткарак калып, олуг руханиның ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды да, хезмәтчеләр белән бергә утырып, учак янында җылына башлады.
55Баш руханилар һәм бөтен Югары киңәшмә, Гайсәне үлем җәзасына хөкем итәр өчен, Аңа каршы шаһитлык эзләде, әмма гаепләрдәй һичнәрсә таба алмады. 56Күпләр Аңа каршы ялган шаһитлык бирде, ләкин берсенең күрсәтмәсе икенчесенекенә туры килмәде. 57Ялган шаһитлык бирүчеләрнең кайберләре, торып:
58– Без Аның: «Адәм кулы белән салынган шушы Аллаһы йортын җимереп, Мин өч көн эчендә адәм кулы белән корылмаган башкасын төзермен», – дип әйткәнен ишеттек, – диде.
59Әмма аларның бу күрсәтмәләре дә расланмады. 60Шуннан олуг рухани алгарак чыкты да Гайсәдән:
– Боларның гаепләүләренә каршы нигә берничек тә җавап кайтармыйсың? – дип сорады.
61Әмма Гайсә дәшмәде, бернинди җавап та бирмәде. Олуг рухани Аңардан янә сорады:
– Шөһрәтле Аллаһы Углы, Мәсих Синме?
62– Әйе, – дип җавап кайтарды Гайсә. –
«Сез Кодрәт Иясенең уң ягында Адәм Углының утыруын
һәм күктәге болытлар өстендә килүен күрерсез».
63Шунда олуг рухани, өстендәге киемен ертып җибәреп:
– Тагын нинди шаһитлар кирәк безгә? 64Көфер сүз сөйләвен үзегез ишеттегез бит! Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз? – диде.
Барысы да, Ул гаепле һәм үләргә тиеш, дигән карарга килде. 65Кайберәүләр Аңа төкерергә, Аның йөзен каплап кыйнарга тотындылар.
– Менә хәзер пәйгамбәрлегеңне күрсәт инде! – диде алар.
Аннары Аны сакчылар кыйный башлады.
Петернең Гайсәдән ваз кичүе
(Маттай 26:69-75; Лүк 22:56-62; Яхъя 18:15-18, 25-27)
66Бу вакытны Петер аста, ишегалдында иде. Олуг руханиның хезмәтче кызларыннан берсе килде дә, 67учак янында җылынып утырган Петерне күреп, аңа текәлеп карады һәм:
– Син дә бит насаралы Гайсә белән идең, – диде.
68Әмма Петер, аның сүзләрен инкяр итеп:
– Мин берни белмим һәм синең нәрсә сөйләгәнеңне аңламыйм! – диде дә алгы ишегалдына чыгып китте. [Шулвакыт әтәч кычкырды.]#14:68 Берничә кулъязмада җәяләр эчендәге сүзләр юк.
69Хезмәтче кыз, аны янә күреп, шунда басып торучыларга:
– Бу кеше – аларның берсе, – диде.
70Кызның сүзләрен Петер тагын инкяр итте. Күпмедер вакыттан ишегалдындагылар:
– Ә син, чыннан да, аларның берсе бит. Син дә Гәлиләядән ич, – диде.
71Әмма ул:
– Сез әйткән Кешене мин белмим! – дип карганып ант итә башлады.
72Нәкъ шул вакытта әтәч икенче тапкыр кычкырды. Шунда Петер, Гайсәнең «әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең» дигән сүзләрен исенә төшереп, елап җибәрде.

Chwazi Kounye ya:

Марк 14: ИНҖ2025

Pati Souliye

Pataje

Kopye

None

Ou vle gen souliye ou yo sere sou tout aparèy ou yo? Enskri oswa konekte