Маттай 8
8
Гайсәнең махаулы адәмне савыктыруы
(Марк 1:40-45; Лүк 5:12-16)
1Гайсә таудан төшкәч, Аның артыннан бик күп халык иярде. 2Шул арада Аның янына махаулы#8:2 Махаулы – тире авыруы (проказа) йоккан кеше. бер кеше килде һәм тезләнеп:
– Әфәндем! Теләсәң, Син мине савыктыра алыр идең! – диде.
3Гайсә, кулын сузып, аңа орынды һәм:
– Әйе, телим. Савык! – диде.
Теге кеше шундук махау зәхмәтеннән котылды. 4Шуннан соң Гайсә аңа:
– Кара аны, берәүгә дә сөйлисе булма, ләкин руханига барып күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп, Муса канунында таләп ителгәнчә, корбан бүләгеңне китер, – диде.
Йөзбашы хезмәтчесенең савыгуы
(Лүк 7:1-10)
5Гайсә Кәпәрнаумга кире кайткач, Аңардан ярдәм сорап римлыларның бер йөзбашы килде дә:
6– Әфәндем! Хезмәтчем өйдә параличтан газапланып ята, – диде.
7– Килеп терелтермен Мин аны, – дип әйтте Гайсә.
8– Әфәндем! Сине үз йортымда кабул итәргә лаек түгел мин, – дип җавап бирде Аңа йөзбашы. – Син әйт кенә, һәм хезмәтчем савыгачак. 9Мин үзем дә буйсынудагы кешемен, үземнең дә кул астында гаскәриләр бар. Аларның берәрсенә «кит!» дисәм – китә, икенчесенә «бире кил!» дисәм – килә; хезмәтчемә «шуны эшлә!» дисәм – эшли.
10Бу сүзләрне ишетеп Гайсә хәйран калды һәм артыннан ияреп баручыларга:
– Хак сүз әйтәм сезгә: хәтта Исраилдә дә бу кадәр ышанган кешене күрмәгән идем, – диде. – 11Сезгә әйтәм: көнчыгыш һәм көнбатыш тарафлардан күпләр килеп Күк Патшалыгында Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб белән бергә мәҗлестә утырыр. 12Ә Патшалыкка ия булырга тиешле кешеләр тышка, караңгылыкка куып чыгарылыр – анда елау һәм теш шыкырдату булыр.
13Шуннан Гайсә әлеге йөзбашына:
– Бар, өеңә кайт, син ышанганча булсын, – диде.
Хезмәтчесе шул сәгатьтә үк савыкты.
Гайсәнең авыруларны савыктыруы
(Марк 1:29-34; Лүк 4:38-41)
14Гайсә бервакыт Петернең өенә килде һәм аның кызышып-авырып яткан кайнанасын күреп 15кулына кагылды – тегенең кызышуы шундук бетте, һәм хатын, урыныннан торып, Гайсә хөрмәтенә табын әзерли башлады.
16Кич җиткәч, Гайсә янына җен кагылган байтак кешене алып килделәр. Ул Үзенең сүзе белән явыз рухларны куып чыгарды һәм барча авыруларны савыктырды. 17Ишагыйя пәйгамбәрнең:
«Ул безнең сырхауларны Үзенә алды,
чирләребезне күтәреп китте», –
дигән сүзләре әнә шулай тормышка ашты.
Гайсә артыннан бару турында
(Лүк 9:57-62)
18Әйләнә-тирәсендәге халыкны күреп, шәкертләренә Гайсә күл аръягына чыгарга кушты. 19Шулчак Канун белгечләреннән берәү Аның янына килеп:
– Остаз, кая гына барсаң да, мин Синең артыңнан барырга әзермен, – диде.
Гайсә аңа:
20– Төлкеләрнең – өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Углының барып баш төртер урыны юк, – дип җавап бирде.
21Икенче берсе – шәкертләренең кайсыдыр – Аңа болай диде:
– Әфәндем! Өемә кайтып, әүвәл атамны күмеп килергә рөхсәт ит.
22Ләкин Гайсә аңа:
– Миңа ияр! Үз үлеләрен үлеләр җирләсен, – диде.
Гайсәнең давылны тынычландыруы
(Марк 4:35-41; Лүк 8:22-25)
23Шуннан Гайсә көймә эченә атлады, аның артыннан шәкертләре дә керде. 24Кинәт күл өстендә көчле давыл күтәрелеп, дулкыннар көймәгә бәрә башлады. Гайсә исә йокыга киткән иде. 25Шәкертләре, янына килеп:
– Хакимебез, коткар! Батабыз! – дип Аны уяттылар.
26– Әй сай иманлылар, нигә шулай курыктыгыз? – диде Гайсә аларга һәм, аягүрә басып, җилне дә, диңгезне дә тыйды. Әйләнә-тирә тып-тын булып калды.
27Шәкертләре гаҗәпләнеп:
– Кем соң Ул? Аңа җил дә, диңгез да буйсына! – диештеләр.
Гайсәнең җен кагылган ике кешене савыктыруы
(Марк 5:1-20; Лүк 8:26-39)
28Гайсә аргы ярдагы Гәдара җиренә килеп җиткәч, каршына кабер-мәгарәләрдән#8:28 …кабер-мәгарәләрдән… – яһүдиләр мәетләрне тауда тишеп ясалган кабер-мәгарәләргә куйганнар. җен кагылган ике кеше килеп чыкты. Әлеге котырынган кешеләрдән куркып, бу юлдан һичкем йөрмәгән.
29– Аллаһы Углы, Сиңа бездән ни кирәк? Безне вакытыннан элек газапларга килдеңме? – дип кычкырды алар.
30Еракта зур гына дуңгыз көтүе утлап йөри иде. 31Җеннәр:
– Әгәр безне куып чыгарсаң, әнә шул дуңгыз көтүенә җибәр! – дип үтенделәр.
32– Барыгыз, – дип җавап бирде Гайсә.
Җеннәр, теге ике адәмнән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр, һәм шул ук мизгелдә бөтен көтү текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде. 33Көтүчеләр торып йөгерделәр һәм, шәһәргә кайтып, бөтенесе турында, шул исәптән җен кагылган кешеләр белән ни булганын да сөйләп бирделәр. 34Шуннан шәһәрнең бар халкы Гайсә каршына китте һәм, Аны күреп, җирләреннән китүен үтенде.
Chwazi Kounye ya:
Маттай 8: ИНҖ2025
Pati Souliye
Pataje
Kopye

Ou vle gen souliye ou yo sere sou tout aparèy ou yo? Enskri oswa konekte
© Институт перевода Библии, 2025

: