Маттай 7
7
Таудагы вәгазь: берәүне дә хөкем итмәгез
(Лүк 6:37-38, 41-42)
1Берәүне дә хөкем итмәгез, шул чагында үзегез дә Аллаһы хөкеменә дучар булмассыз. 2Чөнки башкаларны ничек хөкем итсәгез, Аллаһы сезгә карата да шундый ук хөкем кылыр, нинди үлчәм белән үлчәп бирсәгез, сезгә дә шундый ук үлчәм белән кайтарыр. 3Нигә син туганың күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең? 4Үз күзеңдә бүрәнә була торып, ничек син туганыңа: «Кая, күзеңдәге чүпне алыйм әле», – дип әйтә аласың? 5Икейөзле бәндә! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, шул чакта туганың күзендәге чүпне ничек алырга икәнен ачыграк күрерсең.
6Изге дип саналган әйберләрне этләргә бирмәгез, юкса алар борылып үзегезне ботарлар. Энҗегезне дуңгызлар алдына сипмәгез, юкса алар аны таптап изәр.
Таудагы вәгазь: сорагыз, эзләгез, шакыгыз
(Лүк 11:9-13)
7Сорагыз – һәм Аллаһы сезгә бирер, эзләгез – һәм табарсыз, шакыгыз – һәм Ул сезгә ачар; 8чөнки һәр сораучы – ала, эзләүче – таба, һәм шакучыга ачалар. 9Арагыздан кайсыгыз, углы икмәк сораса, аңа таш тоттырыр; 10балык сораса, елан бирер икән? 11Әгәр сез, начар кеше булып та, балаларыгызга игелекле гамәлләр кыла аласыз икән, Күктәге Атагыз Үзеннән сораганнарга һичшиксез игелек күрсәтер.
12Шулай итеп, кешеләрнең сезгә нәрсә эшләвен теләсәгез, үзегез дә аларга һәрчак шуны эшләгез, чөнки Муса канунының һәм пәйгамбәрләр язмаларының асылы шулдыр.
Таудагы вәгазь: тар капка
(Лүк 13:24)
13Тар капкадан керегез, чөнки һәлакәткә илтүче юл киң булыр, аның капкасы да иркен, һәм күпләр шул капкадан керә; 14ә тормыш капкасы тар, аның юлы да тар, һәм аны бик азлар гына таба.
Таудагы вәгазь: ялган пәйгамбәрләр
(Лүк 6:43-44; 13:25-27)
15Яныгызга сарык тиресе ябынып килүче ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз – асылда ерткыч бүре алар. 16Кылган гамәлләренең җимешенә карап танырсыз сез аларны. Күгән#7:16 Күгән – күгелҗем җимеш бирә торган чәнечкеле куак; русчасы: тёрн. куагыннан – йөзем, тигәнәк сабагыннан инҗир җыялармыни? 17Һәрбер яхшы агач – яхшы җимеш, начар агач исә начар җимеш бирә. 18Яхшы агачның җимеше начар була алмаган кебек, начар агачның җимеше дә яхшы була алмый. 19Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп утка ташлыйлар. 20Шулай итеп, ялган пәйгамбәрләрне кылган гамәлләренең җимешенә карап танырсыз.
21Миңа «Хакимем! Хакимем!» дип әйтүчеләрнең һәммәсе дә Күк Патшалыгына керә алмас; Күктәге Атамның ихтыярын үтәүче генә анда аяк басар. 22Шул көнне Миңа күпләр: «Хакимем, Хакимем! Без Синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекмени? Синең исемне телгә алып җеннәрне куып чыгармадыкмыни? Синең исемне телгә алып байтак могҗизалар башкармадыкмыни?» – дип әйтерләр. 23Шулвакыт Мин аларга: «Мин сезне белмим; китегез янымнан, явызлык кылучылар!» – дип җавап кайтарырмын.
Таудагы вәгазь: ике төзүче
(Лүк 6:47-49)
24Шулай итеп, сүзләремә колак салган һәм аларны үтәгән һәркем үзенең йортын таш нигез өстенә төзегән гакыллы кешегә охшаган: 25яңгыр явып, елгалар ташып, җилләр ябырылса да, йорт җимерелмәгән, чөнки аның нигезе таштан булган. 26Ә инде Минем сүзләремне ишетеп тә, аларны үтәмәгән кем дә үзенең йортын ком өстенә төзегән гакылсыз кешегә охшаган: 27яңгыр явып, елгалар ташып, көчле җилләр ябырылуга, йорт җимерелеп төшкән – аңардан хәрабә генә калган.
28Гайсә сөйләүдән туктагач, Аның тәгълиматына халык хәйран калды; 29чөнки Ул аларны Канун белгечләре сыман түгел, ә бәлки Аллаһы тарафыннан зур хакимлек бирелгән кеше кебек өйрәтте.
Chwazi Kounye ya:
Маттай 7: ИНҖ2025
Pati Souliye
Pataje
Kopye

Ou vle gen souliye ou yo sere sou tout aparèy ou yo? Enskri oswa konekte
© Институт перевода Библии, 2025

: