1
Римлыларга хат 12:2
Инҗил
ИНҖ2025
Бу дөньяның яшәү рәвешенә җайлашмагыз, зиһенегезне яңартып, сезне Аллаһы үзгәртсен, шул чагында Аның сездән нәрсә теләвен, Аның өчен нәрсәнең яхшы, яраклы һәм камил икәнен аңларсыз.
Konpare
Eksplore Римлыларга хат 12:2
2
Римлыларга хат 12:1
Шуңа күрә, имандашлар, Аллаһының рәхим-шәфкате хакына ялварып сорыйм: үзегезне Аллаһыга яраклы, тере, изге корбан итеп тәкъдим итегез. Аллаһыга бу сезнең чын гыйбадәтегез булыр.
Eksplore Римлыларга хат 12:1
3
Римлыларга хат 12:12
Өметегез сезгә шатлык китерсен; михнәт чиккәндә түземле булыгыз, армый-талмый дога кылыгыз
Eksplore Римлыларга хат 12:12
4
Римлыларга хат 12:21
Явызлык сине җиңмәсен, явызлыкны яхшылык белән җиңеп яшә.
Eksplore Римлыларга хат 12:21
5
Римлыларга хат 12:10
Бер-берегезне туганнарча, эчкерсез яратыгыз, башкаларны үзегезгә караганда ныграк ихтирам итегез.
Eksplore Римлыларга хат 12:10
6
Римлыларга хат 12:9
Бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз, яманлыкка нәфрәтләнегез, яхшылыкка тугры булыгыз.
Eksplore Римлыларга хат 12:9
7
Римлыларга хат 12:18
Әгәр мөмкин булса, хәлегездән килгәнчә бөтенесе белән дә тату яшәгез.
Eksplore Римлыларга хат 12:18
8
Римлыларга хат 12:19
И кадерле дусларым, үзегез үч алмагыз, Аллаһының ачуына урын калдырыгыз. Язмада әйтелгәнчә, Раббы: «Үч алу – Минем эш, җәзасын Үзем биремен», – дигән.
Eksplore Римлыларга хат 12:19
9
Римлыларга хат 12:11
Тырышлыгыгызны киметмичә, Изге Рух белән янып Хакимебез Гайсәгә хезмәт итегез.
Eksplore Римлыларга хат 12:11
10
Римлыларга хат 12:3
Аллаһы миңа күрсәткән мәрхәмәт ярдәмендә сезнең һәрберегезгә шуны әйтәм: үзегез турында булганыннан артыгын уйламагыз. Аллаһы тарафыннан никадәр иман бирелгән булса, үзегез турында шуннан чыгып фикер йөртегез.
Eksplore Римлыларга хат 12:3
11
Римлыларга хат 12:17
берәүнең дә яманлыгына яманлык белән кайтармагыз. Барча кеше алдында яхшы гамәлләр генә кылыгыз.
Eksplore Римлыларга хат 12:17
12
Римлыларга хат 12:16
Бер-берегез белән килешеп яшәгез; тәкәббер булмагыз, гади кешеләр белән аралашыгыз; үзегезне бик акыллы санамагыз
Eksplore Римлыларга хат 12:16
13
Римлыларга хат 12:20
Алай гына да түгел, Язмада: «Дошманың ач булса, аңа икмәгеңне бир, сусаган булса – су эчер. Бу игелегеңне эшләп, син аның башына утлы күмер өярсең», – диелгән.
Eksplore Римлыларга хат 12:20
14
Римлыларга хат 12:14-15
Сезне эзәрлекләүчеләргә Аллаһыдан фатиха сорагыз; фатиха сорагыз, каргамагыз. Куанучылар белән бергә куаныгыз, елаучылар белән бергә елагыз.
Eksplore Римлыларга хат 12:14-15
15
Римлыларга хат 12:13
мохтаҗлык кичергән имандашларыгыз белән уртаклашыгыз; кунакчыл булыгыз.
Eksplore Римлыларга хат 12:13
16
Римлыларга хат 12:4-5
Әйтик, тәнебезнең әгъзалары күп булса да, аларның һәркайсы үз вазыйфасын башкара. Без дә шулай: күп булсак та, Мәсих белән бер тәнне тәшкил итәбез, аерым-аерым исә бер-беребезгә бәйле әгъзалар.
Eksplore Римлыларга хат 12:4-5
Akèy
Bib
Plan yo
Videyo