– Иң мөһим әмер шушыдыр, – дип җавап бирде Гайсә. – «Тыңла, Исраил халкы! Раббы Аллабыз – бердәнбер Раббы! Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың белән, бар көчеңә ярат». Ә менә икенчесе: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат». Бу әмерләрдән дә мөһимрәге юк.