1
Лүк 16:10
Инҗил
ИНҖ2025
Кечкенә нәрсәдә ышанычлы кеше зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр, ә кечкенә нәрсәдә ышанычсыз адәм зур нәрсәдә дә ышанычсыз.
Comparar
Explorar Лүк 16:10
2
Лүк 16:13
Бер генә кол да ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен ул яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз.
Explorar Лүк 16:13
3
Лүк 16:11-12
Шул рәвешле, әгәр сез бу дөньяның байлыгы белән ышанычлы эш йөртмисез икән, чын байлыкны сезгә кем әманәт итәр? Әгәр башкаларның милке белән ышанычлы эш итмисез икән, үзегезгә аталганны сезгә кем бирер?
Explorar Лүк 16:11-12
4
Лүк 16:31
Ибраһим аңа: «Әгәр алар Мусаны һәм пәйгамбәрләрне тыңламыйлар икән, берәрсе үледән терелсә дә, ышанмаячаклар», – дип җаваплаган.
Explorar Лүк 16:31
5
Лүк 16:18
Үз хатынын аерып, башка хатынга өйләнүче һәркем зина кыла; иреннән аерылган хатынга өйләнүче дә зина кыла.
Explorar Лүк 16:18
Inicio
Biblia
Planes
Vídeos