Маттай 22
22
Туй мәҗлесе турында гыйбрәтле хикәя
(Лүк 14:15-24)
1Гыйбрәтле хикәяләр сөйләвен дәвам итеп, Гайсә аларга болай диде:
2– Күкләр Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, патша үзенең углына туй мәҗлесе үткәрергә җыенган ди. 3Чакырылган кунакларны мәҗлескә дәшәргә ул үзенең хезмәтчеләрен җибәргән, әмма кунаклар килергә теләмәгән. 4«Мәҗлес өчен инде бар да әзер: үгезләрем дә, симертелгән малларым да суелып, сыем табынга куелган – туй мәҗлесенә рәхим итегез», – дип әйтергә башка хезмәтчеләрен юллаган. 5Ләкин, чакыруны санга сукмыйча, аларның кайсы кая таралышкан: берсе – басуына, икенчесе үзенең сәүдә эшләре белән киткән, 6кайсыларыдыр патша хезмәтчеләрен тотып кыйнап үтергән. 7Бу хакта ишеткәч, патшаның бик нык ачуы чыккан, һәм ул, үтерүчеләрнең җанын кыярга, алар яшәгән шәһәргә ут салырга әмер биреп, гаскәрен җибәргән; 8хезмәтчеләренә исә болай дип әйткән: «Туй сые әзер, ә чакырылган кунаклар лаеклы булып чыкмады. 9Юллар чатына чыгыгыз да очраган һәр кешене мәҗлескә чакырыгыз». 10Хезмәтчеләре, юлларга чыгып, очраган һәр кешене – яманын да, яхшысын да алып килгәннәр; мәҗлес бүлмәсе кунаклар белән тулган. 11Кунаклар янына чыккан патша, бәйрәмчә киенмәгән бер кешене күреп, аңардан: 12«Дус кеше, нишләп син бәйрәм киеменнән түгел?» – дип сораган. Теге дәшмәгән. 13Шуннан патша үзенең хезмәтчеләренә: «Аяк-кулларын бәйләп, караңгыга чыгарып ташлагыз аны – анда елау һәм теш шыкырдату булыр», – дигән. 14Чакырылганнар – күп, ләкин сайлап алынганнар – аз.
Кайсарга салым түләү турында
(Марк 12:13-17; Лүк 20:20-26)
15Гайсәнең сүзләреннән ничек гаеп табарга икән дип киңәшкәннән соң, 16фарисейлар үзләренең шәкертләрен һәм Һируд тарафдарларын Гайсә янына юлладылар.
– Остаз! – диде тегеләр. – Синең гадел булуыңны һәм Аллаһы юлына хакыйкать кушканча өйрәтүеңне без беләбез. Син берәүгә дә ярарга тырышмыйсың, чөнки кемнең кем булуы Сиңа мөһим түгел. 17Шуңа күрә әйт әле безгә: Синеңчә, кайсарга салым түләргә рөхсәт ителәме, юкмы?
18Әмма Гайсә аларның хәйләсен аңлап:
– Нәрсәгә дип сыныйсыз Мине, икейөзле бәндәләр? 19Кая, күрсәтегез әле, салымны нинди тәңкәләр белән түлисез? – диде.
Аңа бер динарлык тәңкә бирделәр.
20– Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – дип сорады алардан Гайсә.
21– Кайсарныкы, – дип җавап бирде тегеләр.
– Шулай булгач, кайсарныкын – кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде Гайсә.
22Бу сүзләрне ишеткәч, алар хәйран калдылар һәм Гайсә яныннан китеп бардылар.
Үледән терелү турында
(Марк 12:18-27; Лүк 20:27-40)
23Шул ук көнне Гайсә янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар килеп болай дип сорадылар:
24– Остаз! Муса безгә: «Әгәр берәү ата булу бәхетенә ирешмичә үлеп китсә, аның тол хатынына бертуган кардәше өйләнсен һәм туганының нәселен дәвам итсен», – дип әйткән. 25Безнең арада бертуган җиде ир кардәш бар иде: аларның берсе өйләнде дә бала күрмичә үлеп китте, аның хатынына мәрхүмнең бертуган кардәше өйләнде. 26Кардәшләрнең икенчесе дә, өченчесе дә һәм һәр җидесе шул рәвешле үлеп китте. 27Барысыннан соң хатын үзе дә дөнья куйды. 28Шулай булгач, үлеләр терелгәндә ул хатын кайсыныкы булачак? Җидесе дә аның ире иде бит!
29– Язманы да, Аллаһы кодрәтен дә белмәгәнгә сез ялгышасыз, – дип җавап бирде аларга Гайсә, 30– чөнки үледән терелгәннәр өйләнмәс тә, кияүгә дә чыкмас; алар күктәге Аллаһы фәрештәләре сыман булыр. 31Үледән терелү турында Аллаһы әйткән сүзләрне сез укымадыгызмыни? 32«Мин – Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы», – дип әйткән Ул. Аллаһы – үлеләр Алласы түгел, ә бәлки тере кешеләрнеке.
33Гайсәне тыңлаган халык Аның өйрәтүләренә таң калды.
Иң мөһим әмер
(Марк 12:28-34; Лүк 10:25-28)
34Гайсәнең ни рәвешле итеп саддукейларның авызын томалаганны ишетеп, фарисейлар бергә җыелдылар; 35шуннан Канун белгече булган берсе, Аның сүзләреннән гаеп табарга теләп:
36– Остаз! Канундагы әмерләрнең иң мөһиме кайсы? – дип сорады.
37– «Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат», – диде Гайсә. – 38Бу – беренче һәм иң мөһим әмер. 39Икенчесе дә шундый ук: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат». 40Бөтен Канун һәм пәйгамбәрләрнең язмалары шушы ике әмергә нигезләнгән.
Мәсих – Давыт Углымы?
(Марк 12:35-37; Лүк 20:41-44)
41Фарисейлар бергә җыелгач, Гайсә алардан:
42– Мәсих турында сез нәрсә уйлыйсыз? Кем нәселеннән Ул? – дип сорады.
– Давыт нәселеннән, – дип җавап бирделәр Аңа.
43– Алайса, ни өчен соң Давыт, Аллаһы Рухы белән илһамланып, Мәсихне Хакимем дип атый:
44«Раббы минем Хакимемә әйтте:
„Дошманнарыңны аяк астыңа
баскыч басмасы итеп салганчы,
Минем уң ягымда утыр“».
45Димәк ки, Мәсихне Давыт «Хакимем» дип атый икән, Мәсих ничек итеп Давытның Углы була алсын?
46Аңа җавап итеп беркем бер сүз әйтә алмады; һәм шул көннән башлап берәү дә Гайсәгә сорау бирергә батырчылык итмәде.
Currently Selected:
Маттай 22: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: