Лүк 6
6
Шимбә турында сорау
(Маттай 12:1-8; Марк 2:23-28)
1Шимбә көннәрнең берсендә Гайсә Үзенең шәкертләре белән иген кыры буйлап барган чакта, шәкертләре башак өзде һәм, учларында уып, бодай бөртеге ашый башлады.
2Фарисейларның кайберләре шунда аларга:
– Ни өчен сез шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшлисез? – диде.
3Гайсә аларга:
– Давыт һәм аның юлдашлары ачыккач, Давытның нәрсә эшләве турында укыганыгыз булмадымыни? 4Ул, Изге йортка кереп, Аллаһыга багышланган һәм руханилардан башка һичкемгә ашарга рөхсәт ителмәгән изге икмәкләрне алып ашаган, юлдашларына да биргән, – дип җавап кайтарды 5һәм сүзен тәмамлап, – Адәм Углы – шимбә көннең Хуҗасыдыр, – диде.
Кулы корышкан кешенең савыгуы
(Маттай 12:9-14; Марк 3:1-6)
6Икенче бер шимбәдә Гайсә гыйбадәтханәгә килеп халыкны өйрәтте. Анда уң кулы корышкан бер кеше бар иде. 7Канун белгечләре һәм фарисейлар исә, гаепләү өчен сәбәп эзләп, шимбә көнне авыруларны савыктырмасмы икән дип, Гайсәне күзәтеп торды. 8Ә Гайсә, аларның уйларын белеп, кулы корышкан кешегә:
– Тор да уртага чыгып бас, – диде.
Теге кеше уртага чыгып басты.
9– Мин сезгә шундый сорау бирәм, – диде Гайсә Канун белгечләренә һәм фарисейларга. – Шимбә көнне нәрсә рөхсәт ителә: яхшылык кылыргамы әллә яманлык кылыргамы, кеше гомерен саклап калыргамы әллә һәлак итәргәме?
10Гайсә, һәммәсен күздән кичереп, авыру кешегә:
– Кулыңны суз! – диде.
Теге адәм Ул кушканны үтәде, һәм аның кулы шундук савыкты. 11Фарисейларның һәм Канун белгечләренең бик нык ачуы чыкты, һәм алар, Гайсәгә каршы нәрсә эшләргә икән дип, киңәшергә тотындылар.
Унике рәсүл сайлау
(Маттай 10:1-4; Марк 3:13-19)
12Шул көннәрдә Гайсә дога кылу өчен тауга күтәрелде һәм төнозын Аллаһыга дога кылды. 13Иртәгесен шәкертләрен Үз янына чакырды да, алар арасыннан уникесен сайлап алып, рәсүлләр дип атады. 14Ул «Петер» дип исем кушкан Шимунны һәм аның бертуган кардәше Әндрине, Ягъкубны, Яхъяны, Филипне, Бартулумайны, 15Маттайны, Томасны, Һалфай углы Ягъкубны, Көрәшче кушаматлы Шимунны#6:15 Көрәшче Шимун – Рим хакимлеген көч кулланып бәреп төшерүне яклаучы яһүдиләр төркеменең әгъзасы., 16Ягъкуб углы Яһүдәне һәм соңыннан Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүдә Искариотны сайлап алды.
Гайсәнең бик күп кешене савыктыруы
(Маттай 4:23-25)
17Гайсә рәсүлләр белән бергә тау итәгендәге тигез җиргә төште. Анда Гайсәнең күп санлы шәкертләре, бөтен Яһүдиядән, Иерусалимнән, Сур һәм Сидун шәһәрләре урнашкан диңгез буе төбәкләреннән 18Аны тыңлар өчен, авыруларыннан арыныр өчен байтак халык җыелган иде. Явыз рухлардан газап чигүчеләр дә сихәтләнеп китә иде. 19Һәммәсе Гайсәгә орынырга омтылды, чөнки Аңардан бөркелгән кодрәт барысын да савыктыра иде.
Бәхетлеләр һәм кайгыга тарыганнар
(Маттай 5:1-12)
20Шәкертләренә карап Гайсә сөйли башлады:
– Әй фәкыйрьләр, сез бәхетле,
чөнки Аллаһы Патшалыгы – сезнеке.
21Әлегә ач булганнар, сез бәхетле,
чөнки тук булачаксыз.
Әлегә күз яше коючылар, сез бәхетле,
чөнки куанып көләчәксез.
22Адәм Углы аркасында кешеләр сезгә нәфрәт белән караса, үз араларыннан куып җибәрсә, хурласа, исемегезгә тап төшерсә – сез бәхетле. 23Шул көнне куаныгыз һәм шатлыктан сикерегез, чөнки күктә әҗерегез зур. Бу кешеләрнең ата-бабалары да пәйгамбәрләр белән шулай ук эшләгәннәр.
24Ә сезгә, байлар, – кайгы,
чөнки җитәрлек юандыгыз.
25Әлегә тук булганнар, сезгә – кайгы,
чөнки ачка интегерсез.
Әлегә авыз ерып көлүчеләр, сезгә – кайгы,
чөнки хәсрәт чигәрсез һәм еларсыз.
26Бар кеше мактый икән,
сезгә – кайгы,
чөнки аларның аталары да
ялган пәйгамбәрләрне шулай ук мактаганнар.
Дошманнарыгызны яратыгыз
(Маттай 5:38-48)
27Ә сезгә, Мине тыңлаучыларга, болай дип әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз, сезгә нәфрәт белән караучыларга яхшылык эшләгез, 28сезне каргаучыларны фатихалагыз һәм үзегезне рәнҗетүчеләр өчен дога кылыгыз. 29Бер яңагыңа суккан кешегә икенче яңагыңны да куй, өске киемеңне тартып алучыга күлмәгеңне дә алырга комачаулама. 30Сораган һәр кешегә бир, һәм синекен алган кешедән кире сорама. 31Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләвен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез.
32Үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гөнаһлылар да үзләрен яраткан кешене генә ярата бит. 33Үзегезгә яхшылык кылучыларга гына яхшылык эшләсәгез, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гөнаһлылар да шулай эшли бит. 34Бурычка биргәндә, кире алырмын, дип уйласагыз, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гөнаһлылар да үзе ише гөнаһлыларга бурычка биргәндә, кире кайтарып алырмын, дип ниятләнә бит. 35Ә сез, киресенчә, дошманнарыгызны яратыгыз, аларга яхшылык эшләгез, кире алырга өмет итмичә бурычка бирегез. Шулай эшләсәгез, әҗерегез зур булыр, һәм сез Аллаһы Тәгаләнең балалары булырсыз, чөнки Ул яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә һәм явызларга да миһербанлы бит. 36Күктәге Атагыз шәфкатьле булган кебек, сез дә шәфкатьле булыгыз.
Башкаларны хөкем итмәгез
(Маттай 7:1-5)
37Башкаларны хөкем итмәгез, шул чагында сезне дә хөкем итмәсләр. Беркемне гаепләмәгез, шул чагында үзегезне дә гаепләмәсләр. Кичерегез, һәм сезне дә кичерерләр. 38Бирегез, һәм сезгә дә бирерләр: үлчәү савытын селкеп, тыгызлап тутырып, чүмәләмә өеп чабуыгызга салырлар. Нинди үлчәм белән үлчәп бирсәгез, үзегезгә дә шундый ук үлчәм белән кайтарырлар.
39Аннары Гайсә Үзен тыңлаучыларга гыйбрәтле бер сүз сөйләде:
– Сукыр сукырны җитәкләп бара алырмы? Икесе дә чокырга егылып төшмәсме?
40Шәкерт үзенең остазыннан өстен була алмый, әмма өйрәнеп җиткәннән соң һәркем остазы кебек була.
41Нигә син туганың күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең? 42Үз күзеңдә бүрәнә була торып, ничек син туганыңа: «Кая, туганым, күзеңдәге чүпне алыйм әле», – дип әйтә аласың? Икейөзле бәндә! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, шул чакта туганың күзендәге чүпне ничек алырга икәнен ачыграк күрерсең.
Яхшы һәм начар җимеш
(Маттай 7:17-20; 12:33-35)
43Яхшы агач начар җимеш бирә алмаган кебек, начар агач та яхшы җимеш бирә алмый. 44Һәр агачны җимешенә карап таныйлар! Күгән куагыннан – инҗир, ә чәнечкеле агачтан йөзем җыймыйлар. 45Яхшы кеше үз күңелендәге яхшылык сандыгыннан яхшылык чыгара, ә явыз кеше үз күңелендәге явызлык сандыгыннан явызлык чыгара. Чөнки кеше күңеленнән нәрсә ташыса, аның телендә дә шул була.
Ике төзүче
(Маттай 7:24-27)
46Ни өчен сез Миңа «Хакимем! Хакимем!» дисез, ә үзегез Мин әйткәннәрне үтәмисез? 47Яныма килеп, сүзләремә колак салган һәм аларны үтәгән кешене кемгә тиңләп була? 48Җирне тирән итеп казып, йортын таш нигез өстенә төзегән кешегә охшаган ул: ташкын вакытында ярларыннан чыккан сулар йортка килеп бәрелсә дә, аны селкетә алмаган, чөнки ул нык итеп төзелгән. 49Ә инде ишетеп тә сүзләремне үтәмәүче исә нигез салмыйча гына җир өстенә йорт төзегән кешегә охшаган: ташкын сулар йортка килеп бәрелгән, һәм ул шундук җимерелеп төшкән – аңардан хәрабә генә калган.
Currently Selected:
Лүк 6: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: