YouVersion Logo
Search Icon

Лүк 18

18
Тол хатын һәм хөкемче турында гыйбрәтле хикәя
1Беркайчан күңел төшермәскә һәм һәрвакыт дога кылырга кирәклеген искәртү өчен, Үзенең шәкертләренә Гайсә бер гыйбрәтле хикәя сөйләде:
2– Кайсыдыр шәһәрдә Аллаһыдан курыкмаучы һәм бәндәдән оялмаучы бер хөкемче яшәгән. 3Шул ук шәһәрдә бер тол хатын да гомер сөргән, һәм ул һаман саен хөкемче янына килеп: «Дошманымнан яклачы», – дип әйтә торган булган. 4Әмма хөкемче бу тол хатынның дәгъвасын озак вакытлар хәл итмәгән. Аннары, ниһаять, үз-үзенә: «Аллаһыдан курыкмасам һәм бәндәдән оялмасам да, 5бу тол хатын тынгылык бирмәгәнгә күрә, дәгъвасын хәл итим – мине ялыктырып йөрмәсен», – дигән.
6– Намуссыз бу хөкемченең нәрсә әйткәнен ишеттегезме? – дип сорады Хаким Гайсә. 7– Көне-төне Аллаһыны ярдәмгә чакыручыларны – Үзе сайлаган кешеләрне Ул әллә якламасмы? Түзеп тора алырмы? 8Сезгә әйтәм: Ул озакка сузмас, якларга килер. Әмма Адәм Углы, килеп, җир йөзендә иман табармы икән?
Фарисей һәм салым җыючы
9Үзләрен тәкъвалардан санаучы, ә башкаларны түбәнсетүче кайберәүләргә Гайсә шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде:
10– Ике кеше дога кылу өчен Аллаһы йортына кергән ди: аларның берсе фарисей, ә икенчесе салым җыючы икән. 11Фарисей, алгарак чыгып, болай дип дога кылган: «Йа Аллаһы! Башкалар кебек талаучы да, алдакчы да, зина кылучы да яки менә бу салым җыючы кебек тә түгелмен. Шуның өчен Сиңа шөкер әйтәм. 12Атнага ике тапкыр ураза тотам, табышымның уннан бер өлешен сәдака итеп бирәм». 13Читтәрәк басып торган һәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән салым җыючы исә күкрәгенә суга-суга: «Йа Аллаһы! Мин гөнаһлыны мәрхәмәтеңнән аерма!» – ди икән. 14Сезгә әйтәм: фарисей түгел, нәкъ менә салым җыючы Аллаһы тарафыннан акланып өенә кайтып киткән; чөнки үзен башкалардан өстен куючы түбәнсетелер, ә үзен түбәнсетүче – күтәрелер.
Гайсәнең балаларны фатихалавы
(Маттай 19:13-15; Марк 10:13-16)
15Гайсә орынып фатихасын күндерсен өчен, кешеләр Аның янына сабый балаларын да алып килә, әмма шәкертләр моны күреп әлеге кешеләрне шелтәли иделәр. 16Ә Гайсә, балаларны Үз янына чакырып алып:
– Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, комачауламагыз аларга, чөнки Аллаһы Патшалыгы әнә шундый сабыйларныкы. 17Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк, – дип әйтте.
Гайсә һәм бер бай адәм
(Маттай 19:16-30; Марк 10:17-31)
18Халык башлыкларының берсе Гайсәдән:
– Игелекле Остаз! Мәңгелек тормышка ия булыр өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады.
19– Нигә син Мине игелекле дип атыйсың? – диде Гайсә. – Аллаһыдан башка һичкем игелекле түгел. 20Аның әмерләрен син беләсең: зина кылма, кеше җанын кыйма, урлашма, ялган шаһитлык бирмә, ата-анаңны хөрмәт ит.
21– Мин боларның барысын яшьтән үк үтәп киләм, – дип җавап бирде теге.
22Моны ишеткәч, Гайсә аңа:
– Сиңа тагын бер нәрсә җитми: һәммә нәрсәңне сат та фәкыйрьләргә өләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр, – дип әйтте.
23Әлеге сүзләрне ишеткәч, ул кеше борчуга калды, чөнки байлыгы бик зур иде.
24Гайсә аның пошаманга калуын күреп:
– Байлыгы булганнарга Аллаһы Патшалыгына керү авыр шул, – диде. – 25Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк.
26Бу сүзләрне ишетүчеләр:
– Алай булгач, кем генә котыла алыр соң? – дип сорады.
27– Кеше булдыра алмаганны Аллаһы булдыра ала, – диде Гайсә.
28– Менә, без бар нәрсәбезне калдырып Сиңа иярдек, – диде шунда Петер.
29Гайсә аларга:
– Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгы хакына йортын яки хатынын, агай-энеләрен, ата-анасын, балаларын калдырган һәркем 30бу дөньяда яхшылыкны артыгы белән алыр, киләчәк дөньяда исә мәңгелек тормышка ия булыр, – диде.
Гайсәнең янә Үзенең үлеме турында әйтүе
(Маттай 20:17-19; Марк 10:32-34)
31Гайсә, унике шәкертен чакырып алып, аларга әйтте:
– Без Иерусалимгә якынлашып киләбез, һәм биредә Адәм Углы хакында пәйгамбәрләр язганның һәммәсе тормышка ашыр. 32Аны мәҗүсиләр кулына тапшырырлар, алар Аны мыскыл итәрләр, хурларлар, өстенә төкерерләр; 33камчы белән суктырырлар, аннары үтерерләр. Әмма өченче көндә Ул үледән терелер.
34Шәкертләре исә Аның сөйләгәннәрен аңламады. Әлеге сүзләрнең мәгънәсе аларга яшерен булып кала бирде – әйтелгәннәргә алар төшенмәде.
Гайсәнең сукыр хәерчене савыктыруы
(Маттай 20:29-34; Марк 10:46-52)
35Гайсә Әрихәгә якынлашып килгәндә, бер сукыр адәм юл буенда хәер сорашып утыра иде. 36Янәшәсеннән халык төркеме үтеп барганны ишетеп, ул:
– Нишлиләр анда? – дип сорады.
37– Насаралы Гайсә килә, – диделәр аңа.
38Шунда ул:
– Давыт Углы Гайсә! Кызган мине! – дип кычкырып җибәрде.
39Төркем алдыннан баручылар аны тыймакчы булды, әмма ул тагын да катырак итеп:
– Давыт Углы! Кызган мине! – дип кычкырды. 40Гайсә, туктап, аны алып килергә кушты. Сукыр адәм Аның янына килгәч, Гайсә аңардан:
41– Син миннән нәрсә көтәсең? – дип сорады.
– Әфәндем! Күзләрем күрсә иде, – диде теге.
42– Күзләрең күрсен! – диде Гайсә. – Сине ышануың савыктырды.
43Сукыр адәм шундук күрә башлады һәм, Аллаһыны данлап, Гайсә артыннан ияреп китте. Шушы хәлне күргән бар кеше Аллаһыга мактау яудырды.

Currently Selected:

Лүк 18: ИНҖ2025

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in