Лүк 11
11
Гайсәнең дога кылырга өйрәтүе
(Маттай 6:9-15; 7:7-11)
1Бервакыт Гайсә дога кылып тора иде. Догасын тәмамлагач, шәкертләреннән берсе Аңардан:
– Хакимем! Яхъя үзенең шәкертләрен өйрәткән кебек, безне дә дога кылырга өйрәтче, – дип үтенде.
2Гайсә аларга:
– Дога кылганда болай дип әйтегез:
Атабыз, исемең изге дип танылсын!
Синең Патшалыгың килсен.
3Кирәкле икмәгебезне безгә көн дә биреп тор.
4Гөнаһларыбызны кичер,
чөнки без дә үзебезгә явызлык кылган һәркемне кичерәбез.
Безне сынауларга дучар итмә, –
диде. 5Аннары Ул аларга болай дип сөйләде:
– Әйтик, сезнең берегез төн уртасында дусты янына барып: «Әй дустым, бурычка өч ипи биреп торчы, 6чөнки узып барышлый бер иптәшем килеп керде, аның алдына табынга куярга бернәрсәм юк», – дип әйтте ди. 7Ә теге исә өй эченнән: «Борчып йөрмә әле, инде ишекләр бикле, балаларым да янымда йоклап ята; урынымнан торып, син сораганны бирә алмыйм», – дип җавап кайтарды ди. 8Мин сезгә шуны әйтәм: дус булган өчен генә бирергә теләмәсә дә, тегесе нык ялваргач, торып, сораган бар нәрсәне бирми калмас.
9Шулай булгач, сезгә әйтәм: сорагыз – һәм Аллаһы сезгә бирер; эзләгез – һәм табарсыз; шакыгыз – һәм Ул сезгә ачар. 10Чөнки һәр сораучы – ала, эзләүче – таба, һәм шакучыга ачалар. 11Арагыздан кайсы әти кеше, углы балык сораса, аңа елан тоттырыр икән? 12Яки, йомырка сораса, чаян бирер? 13Әгәр сез, табигатегез белән начар кеше булып та, балаларыгызга игелекле гамәлләр кыла аласыз икән, Күктәге Атагыз Үзеннән сораганнарга Изге Рухны һичшиксез бирер.
Гайсә һәм Белзебул
(Маттай 12:22-30, 43-45; Марк 3:20-27)
14Беркөн Гайсә телсез кешенең эченнән җенне куып чыгарды. Җен чыкканнан соң, телсез кеше сөйләшә башлады, һәм халык моңа хәйран калды. 15Арадан берәүләр:
– Җеннәрне Ул җеннәр башлыгы Белзебул#11:15 Белзебул – иблис исемнәренең берсе. Белзебул кәнганиләрнең илаһы булган. Аны явыз рухлар башлыгы дип санаганнар. ярдәмендә куып чыгара, – диде.
16Ә башкалар, Гайсәне сынамакчы булып, күктән иңгән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр. 17Әмма Ул, аларның уйларын белеп, халыкка:
– Бүлгәләнгән һәр патшалык җимерелер; бүлгәләнгән гаилә дә таркалыр, – диде. – 18Әгәр шайтан үз-үзе белән низагка килсә, аның патшалыгы ничек сакланып калыр икән? Сез Миңа «җеннәрне Белзебул ярдәме белән куып чыгарасың» дигәнгә шулай әйтәм. 19Мин җеннәрне Белзебул ярдәмендә куып чыгарам икән, сезнең иярченнәрегез кем ярдәме белән куып чыгара соң? Шул сәбәпле сезне алар хөкем итсен! 20Инде дә Мин җеннәрне Аллаһы ярдәме белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә килеп җиткән дигән сүз. 21Көчле кеше үз йортын корал белән саклаган вакытта аның малы иминлектә булыр. 22Ә инде көчлерәк берәү аңа һөҗүм итеп җиңә калса, аның таянычы булган коралын тартып алыр һәм талап алган малын бүләр. 23Минем яклы булмаган – Миңа каршы дигән сүз; кем Минем белән җыймый – шул тарката.
Явыз рухларның кире кайтуы
24Кешедән чыкканнан соң явыз рух сусыз чүл буйлап үзенә сыеныр урын эзләп йөри һәм таба алмагач: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди. 25Кайткач исә, йортның себерелгән, җыештырылган булуын күрә һәм, 26үзеннән дә явызрак җиде рухны ияртеп кайтып, алар шунда яши башлыйлар. Шуннан әлеге кешенең хәле элеккегә караганда да начарлана.
Чын бәхет
27Гайсә шушыларны сөйләгән чакта, халык арасыннан бер хатын:
– Сине күтәреп йөргән карын һәм Сине имезгән күкрәкләр бәхетледер! – дип кычкырды.
28Хатынның сүзләренә Гайсә:
– Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр бәхетлерәк! – дип җавап бирде.
Илаһи билге эзләүчеләргә кисәтү
(Маттай 12:38-42; 16:1-4; Марк 8:11-13)
29Гайсә тирәсенә халык тагын да күбрәк җыелгач, Ул сөйли башлады:
– Бүгенге буын кешеләре – явыз; алар илаһи билгеләр таләп итә, әмма аларга Юныс пәйгамбәр билгесеннән гайре башкасы бирелмәс. 30Юныс пәйгамбәр кайчандыр Ниневә халкы өчен бер билге булган кебек, Адәм Углы да бүгенге буын өчен билгедер. 31Кыямәт көнендә Көньяк патшабикәсе, бүгенге буын кешеләре каршына басып, аларны гаепләр. Сөләйман патшаның зирәк сүзләрен тыңлар өчен ул җир читеннән килгән булган, ә сезнең яндагы Зат – Сөләйманнан бөегрәк. 32Кыямәт көнендә Ниневә халкы, бүгенге буын кешеләре каршына басып, аларны гаепләр, чөнки алар, Юныс пәйгамбәрнең вәгазен ишетеп, тәүбәгә килгән иде, ә сезнең яндагы Зат – Юныстан бөегрәк.
Күзләр – кешене яктырта торган шәм-чырагтыр
(Маттай 6:22-23)
33Шәмгә ут алгач, беркем дә аны яшерен урынга [яки чүлмәк астына]#11:33 Кайбер кулъязмаларда «яки чүлмәк астына» дигән сүзләр юк. куймый; киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен өчен шәмдәлгә утырта. 34Күзләр – кешене яктырта торган шәм-чырагтыр. Күзләрең якты икән, үзең дә яктылык белән тулырсың, ә инде тонык икән, караңгылык эчендә калган кебек булырсың. 35Шулай булгач, кара аны: синдәге яктылык караңгылык булмасын! 36Әгәр син яктылык белән тулган булып, синдә һичбер караңгы урын юк икән, шәм-чыраг яктысында тоташтан нурланып-балкып торган кебек булырсың.
Фарисейларга һәм Канун белгечләренә кисәтү
(Маттай 23:1-36; Марк 12:38-40; Лүк 20:45-47)
37Гайсә сөйләп бетергәннән соң, бер фарисей Аны өенә ашка чакырды; Гайсә, өйгә кереп, өстәл янына утырды. 38Фарисей исә Аның ашар алдыннан кул юмавын күреп гаҗәпкә калды. 39Әмма Хаким Гайсә аңа:
– Әйе, сез, фарисейлар, савыт-сабаның тышкы ягын чистартасыз, ә үзегезнең эчегез комсызлык һәм явызлык белән тулы, – диде. – 40Ахмаклар! Тышкы ягын бар иткән Аллаһы аның эчке ягын да бар кылган түгелме соң? 41Савыт-сабагызда булган нәрсәне фәкыйрьләргә өләшегез – шул чакта бар нәрсәгез пакь булыр.
42Кайгы сезгә, фарисейлар! Сез бөтнекнең, рутаның#11:42 Рута – хуш исле тәмләткеч үлән. һәм һәртөрле яшелчәнең уннан бер өлешен бирәсез, ә гаделлекне, Аллаһыны ярату дигән нәрсәне бөтенләй онытасыз. Әнә шуларны үтәргә һәм башка таләпләрне дә калдырмаска кирәк. 43Кайгы сезгә, фарисейлар! Сез гыйбадәтханәләрдә дәрәҗәле урыннарда утыруны һәм мәйданнарда үзегезне ихтирам белән сәламләгәнне яратасыз. 44Кайгы сезгә, чөнки сез билгесе булмаган кабер кебек: кешеләр, анда кабер барлыгын белмичә, өстеннән таптап йөриләр.
45Моңа каршы Канун белгечләренең берсе:
– Остаз! Бу сүзләрең белән Син безне дә мыскыл итәсең, – диде.
46Әмма Гайсә:
– Сезгә дә, Канун белгечләре, – кайгы! Сез кеше иңенә күтәрә алмастай йөк саласыз, ә үзегез аларга ярдәм итәр өчен бармак та кыймылдатмыйсыз, – диде. – 47Кайгы сезгә, чөнки пәйгамбәрләр каберенә һәйкәлләр куясыз, ә бит ул пәйгамбәрләрне сезнең ата-бабаларыгыз үтергән. 48Моның белән сез ата-бабаларыгыз кылган эшне дөрес дип раслыйсыз: алар пәйгамбәрләрне үтергәннәр, ә сез кабер өстенә һәйкәлләр куясыз. 49Шунлыктан Аллаһының Зирәклеге әйткән: «Мин аларга пәйгамбәрләр вә рәсүлләр җибәрермен – аларның кайберләрен үтерерләр, ә кайберләрен куып җибәрерләр». 50-51Шул рәвешле, Һабил каныннан башлап мәзбәх белән Изге йорт арасында үтерелгән Зәкәрия канына кадәр – дөнья яратылганнан алып түгелгән барлык пәйгамбәрләрнең каны өчен бүгенге буын кешеләре җавап тотачак. Әйе, сезгә әйтәм: бүгенге буын кешеләре боларның бөтенесе өчен җавап тотачак! 52Кайгы сезгә, Канун белгечләре, чөнки сез белем ачкычын үз кулыгызга алдыгыз, әмма үзегез дә кермәдегез, керергә теләүчеләргә дә юл бирмәдегез.
53-54Гайсә ул йорттан чыккач, Канун белгечләре һәм фарисейлар, Гайсәне тозакка эләктермәкче булып, Аның сүзләреннән гаеп табар өчен сорау арты сорау яудырырга тотындылар.
Currently Selected:
Лүк 11: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025