YouVersion Logo
Search Icon

Яхъя 7

7
Гайсә һәм Аның энеләре
1Яһүдиләр Гайсәне үтерергә ният кылганлыктан, Яһүдиягә Ул барырга теләмәде, Гәлиләя буйлап йөрде. 2Яһүдиләрнең Чатырлар бәйрәме якынлашкан көннәрдә 3энеләре Аңа:
– Монда калма, Син башкарган эшләрне шәкертләрең дә күрсен өчен Яһүдиягә бар. 4Үзен танытырга теләгән кеше яшерен рәвештә эш башкармый. Андый эшләр кыласың икән, Үзеңне дөньяга күрсәт, – диде.
5Аңа хәтта энеләре дә ышанып бетми иде.
6Гайсә аларга болай дип әйтте:
– Минем әле вакытым җитмәгән, ә сезнең өчен теләсә кайсы вакыт кулай. 7Дөнья сезгә нәфрәт белән карамый, ә Миңа нәфрәтләнә, чөнки Мин аның явыз эшләрен фаш итәм. 8Сез барыгыз, ә Мин бу бәйрәмгә бармыйм, чөнки әле вакытым җитмәгән.
9Шулай итеп, Гайсә Гәлиләядә калды. 10Әмма энеләре киткәч, беркемгә белгертмичә, яшерен рәвештә Үзе дә бәйрәмгә барды.
Гайсә Чатырлар бәйрәмендә
11Яһүдиләрнең башлыклары, «кайда икән Ул?» дип сорашып, бәйрәм вакытында Аны эзләп йөрделәр. 12Аның хакында халык арасында күп сүзләр йөрде. Берәүләр «Ул яхшы Кеше» дисә, икенчеләре «юк, Ул халыкны аздыра» диде. 13Әмма яһүдиләрнең башлыкларыннан курыкканга, Аның хакында беркем дә ачык итеп сөйләмәде.
14Бәйрәм урталарында Гайсә, Аллаһы йортына кереп, халыкны өйрәтә башлады.
15– Беркайда укымаса да, ничек шулай күп белә икән Ул? – дип гаҗәпләнде яһүдиләр.
16– Мин өйрәткән нәрсәләр Үземнеке түгел, Мине җибәргән Затныкы, – диде Гайсә аларга. – 17Ихлас күңелдән Аның ихтыярын үтәргә теләгән кеше бу өйрәтүләрем Аллаһыданмы, әллә Минем Үз сүзләремме икәнен белер. 18Үз исеменнән сөйләүче үзенә дан эзли, ә Үзен җибәргән Затка дан-шөһрәт яулаучы эчкерсездер, һәм Аңарда ялган юк. 19Муса сезгә Канун бирде түгелме? Әмма берегез дә Канунны үтәми. Нәрсә өчен сез Мине үтерергә йөрисез?
20– Сиңа җен кагылдымы әллә? Кем Сине үтерергә тели? – диде халык.
21Гайсә сүзен дәвам итте:
– Мин бары бер эш кылдым#7:21 Мин бары бер эш кылдым – карагыз 5:1-9., һәм сез шуңа гаҗәпләнәсез. 22Муса сезгә сөннәт бирде (гәрчә ул Мусадан түгел, ата-бабалардан килә), һәм сез хәтта шимбә көнне дә балаларны сөннәткә утыртасыз. 23Әгәр сез Муса кануны бозылмасын өчен ир баланы шимбә көнне дә сөннәтлисез икән, шимбә көнне бер кешене тулысынча савыктырган өчен нигә Миңа ачу тотасыз? 24Эшнең асылына төшенмичә хөкем итмәгез – хөкемегез хак булсын!
Гайсә – Мәсихме?
25Шунда кайбер иерусалимлеләр:
– Яһүдиләрнең башлыклары үтерергә теләгән Кеше шушымы инде? – диде. – 26Әнә ич Ул ачыктан-ачык халык алдында сөйли, һәм Аны тыючы юк. Әллә башлыклар Аның дөрестән дә Мәсих икәнен белде микән? 27Ләкин без бу кешенең кайдан икәнен беләбез. Мәсих килгәндә исә Аның кайдан булуын һичкем белмәс.
28Аллаһы йортында халыкны өйрәтүен дәвам итеп, Гайсә көчле тавыш белән болай диде:
– Сез Минем кем икәнемне дә, кайдан килгәнемне дә беләсез. Алай да, Мин үзбелдегем белән килмәдем. Мине сез белмәгән Хак Зат җибәрде. 29Мин Аны беләм, чөнки Мин Аңардан килдем – Мине Ул җибәрде.
30Алар Гайсәне тотып алырга теләде, ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде, чөнки Аның вакыты җитмәгән иде әле. 31Халык арасында исә күпләр Аңа ышанды һәм:
– Мәсих, килгәч, бу Кешегә караганда күбрәк могҗизалар күрсәтер микән? – диеште.
32Халыкның Гайсә турындагы шушы бәхәсләрен ишеткән фарисейлар, баш руханилар белән бергәләп Аны кулга алыр өчен, Аллаһы йорты сакчыларын юлладылар. 33Гайсә халыкка:
– Мин сезнең арада озак булмам – Мине җибәргән Зат янына китәчәкмен. 34Сез Мине эзләрсез, ләкин таба алмассыз һәм Мин китәсе урынга да килә алмассыз, – дип әйтте.
35Моны ишеткән яһүдиләр үзара:
– Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була икән? Әллә греклар арасында яшәүче яһүдиләр янына китеп, грекларны өйрәтергә тели микән? 36«Сез Мине эзләрсез, ләкин таба алмассыз һәм Мин китәсе урынга да килә алмассыз» дигән сүзләре нәрсә аңлата икән? – диештеләр.
37Бәйрәмнең соңгы, бөек көнендә Гайсә торып басты да көчле тавыш белән болай дип белдерде:
– Сусаган кеше яныма килсен һәм эчсен. 38Миңа ышанган кешенең, Язмада әйтелгәнчә, «күңел түреннән елгалар булып тереклек суы агачак».
39Ул моны Үзенә ышанган кешеләр алачак Рух хакында әйтте; Гайсәгә әле Аллаһы шөһрәте бирелмәгәнгә, аларга Изге Рух иңмәгән иде.
40Гайсәнең сүзләрен ишеткән кешеләрнең кайберләре:
– Бу чыннан да вәгъдә ителгән Пәйгамбәр бит, – диде.
41Икенчеләре:
– Бу – Мәсих, – дисә, башкалар:
– Мәсих Гәлиләядән килергә тиешмени? 42Язмада «Мәсих Давыт нәселеннән булачак һәм Давыт яшәгән Бәйт-Лехем авылыннан киләчәк» дип әйтелгән түгелме? – диде.
43Шулай итеп, халык арасында Гайсә турында бәхәс чыкты. 44Кайберләре Аны тотып алырга теләде, ләкин һичкем Аңа кул күтәрмәде.
45Сакчылар Гайсәсез генә әйләнеп кайткач, баш руханилар белән фарисейлар алардан:
– Ни өчен Аны тотып китермәдегез? – дип сорады.
46– Моңарчы берәүнең дә ул Кеше кебек сөйләгәне юк иде, – дип җавап бирде тегеләр.
47– Нәрсә, әллә Ул сезне дә алдадымы? – диде фарисейлар. – 48Башлыкларның яки фарисейларның берәрсе Аңа инандымы соң? 49Ә Канунны белмәүче бу халык каргыш астындадыр!
50Шунда фарисейларның берсе, кайчандыр Гайсә янында булып киткән Никәдим, болай диде:
51– Кешене тыңламый торып һәм аның ни кылганын ачыкламыйча, безнең Канун хөкем чыгарырга рөхсәт итәмени?
52– Әллә син дә Гәлиләядәнме? Язманы тикшереп карасаң, күрерсең: Гәлиләядән бер генә пәйгамбәрнең дә киләсе юк, – дип җавап бирделәр аңа.
[53Шуннан барысы да өйләренә таралышты.

Currently Selected:

Яхъя 7: ИНҖ2025

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in