YouVersion Logo
Search Icon

Яхъя 6

6
Гайсәнең биш мең кешене ашатуы
(Маттай 14:13-21; Марк 6:30-44; Лүк 9:10-17)
1Шуннан соң Гайсә Гәлиләя күленең аръягына китте (ул Тибериас күле дип тә атала). 2Гайсәнең авыруларга кылган гаҗәеп эшләрен күреп, Аның артыннан бик күп халык ияргән иде. 3Гайсә Үзенең шәкертләре белән бергә тау битләвенә килеп утырды. 4Яһүдиләрнең Котылу бәйрәме якынлашып килгән көннәр иде бу. 5Гайсә, Үзенә таба килүче халыкның күплеген күреп, Филипкә:
– Аларны ашатырга икмәкне кайдан сатып алырбыз икән? – диде.
6Бу сүзләрне Ул Филипне сынар өчен әйтте, чөнки Үзенең ни кылачагын белә иде.
7– Аларның һәрберсенә аз-аз гына бирү өчен дә ике йөз динарлык#6:7 Динар – римлыларда әйләнештә йөргән көмеш тәңкә; бер динар эшченең бер көнлек хезмәт хакын тәшкил итә. икмәк җитмәс, – дип җавап бирде Филип.
8Шәкертләренең берсе, Шимун-Петернең бертуган кардәше Әндри:
9– Монда бер малайның биш арпа икмәге белән ике балыгы бар, әмма моның кадәр халык өчен нәрсә инде ул? – диде.
10– Халыкка утырырга кушыгыз, – дип әйтте Гайсә.
Ул урында куе булып чирәм үскән иде – бар халык шунда утырды. Алар арасында ир-атлар гына биш меңгә якын иде. 11Гайсә икмәкне алды да, шөкрана кылып, халыкка өләште, шулай ук балыкны да таратты – һәркем теләгәнчә алды. 12Кешеләр ашап туйгач, шәкертләренә Гайсә:
– Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә әрәм булмасын, – диде.
13Ашап тукланганнан соң да әле биш арпа икмәгеннән калган сыныклар белән унике кәрзин тулды. 14Гайсә кылган могҗизалы гамәлне күреп, кешеләр:
– Дөньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр чынлап та шушыдыр, – диештеләр.
15Гайсә исә, халыкның ирексезләп Аны патша итәргә теләвен белеп, ялгызы гына тагын тауга менеп китте.
Гайсәнең су өстеннән атлап килүе
(Маттай 14:22-27; Марк 6:45-52)
16Кич җиткәч, Гайсәнең шәкертләре күл буена төштеләр дә 17көймәгә утырып күл аръягындагы Кәпәрнаумга таба йөзеп киттеләр. Караңгы төште, ә Гайсә һаман күренмәде. 18Көчле җил кузгалып, күл өсте дулкынлана башлады. 19Шәкертләр инде биш-алты чакрым#6:19 Биш-алты чакрым – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «егерме биш-утыз стадия»; стадия – озынлык үлчәү берәмлеге, 192 м. ара үткән иде, шунда алар су өстеннән көймәгә таба атлап килгән Гайсәне күреп курка калдылар.
20– Мин бу, курыкмагыз! – диде Гайсә аларга.
21Алар Гайсәне көймәгә алырга теләделәр, әмма көймә алар бара торган яр буена килеп җиткән иде инде.
Гайсә – тормыш икмәге
22Күлнең аръягында калган халык яр буендагы ялгыз көймәгә бары тик шәкертләрнең утырып китүен, ә Гайсәнең көймәгә утырмавын икенче көнне генә исенә төшерде. 23Хаким Гайсә шөкрана кылып кешеләргә икмәк ашаткан урынга Тибериас шәһәреннән дә көймәләр килеп туктады. 24Гайсәнең дә, шәкертләренең дә анда юклыгын күргәч, халык, көймәләргә утырып, Кәпәрнаумга Гайсәне эзләргә китте. 25Аны күлнең аръягында эзләп тапкач:
– Остаз! Син монда кайчан килдең? – дип сорады.
26Гайсә аларга:
– Хак сүз әйтәм: сез Мине могҗизалы гамәлләремне күргәнгә түгел, ә бәлки туйганчы икмәк ашаганга эзлисез. 27Фани ризыкны түгел, мәңгелек тормыш бирә торган ризыкны кайгыртыгыз. Аны сезгә Адәм Углы бирәчәк, чөнки Атабыз Аллаһы Үзенең хуплау тамгасын Аңа салды, – диде.
28– Аллаһы хуш күрердәй гамәлләр башкарыр өчен без нишлик соң? – дип сорады халык Гайсәдән.
29– Ул Кемне җибәргән булса, Шуңа ышаныгыз. Аллаһының эше – менә шул, – дип җавап бирде Гайсә.
30– Без Сиңа ышансын өчен нинди галәмәт күрсәтерсең? Нәрсә кылырсың? – диде алар. – 31Язмада «Ул аларга ашар өчен күктән икмәк бирде» дип әйтелгәнчә, безнең ата-бабаларыбыз чүлдә манна#6:31 Манна – Аллаһы борынгы Исраил халкын Мисыр коллыгыннан чыгаргач, аларны чүлдә ашатыр өчен күктән Ул җибәргән ризык. ашаган.
32– Хак сүз әйтәм сезгә: икмәкне күктән Муса бирмәде, чын икмәкне сезгә күктән Атам бирә, – дип җавап кайтарды Гайсә. – 33Аллаһы икмәге – күктән иңеп дөньяга тормыш Бирүчедер.
34– Әфәнде, безгә һәрвакыт шундый икмәк биреп торчы, – диде халык.
35Гайсә исә болай дип әйтте:
– Мин – тормыш икмәге. Яныма килүче һичкайчан ачыкмас, Миңа инанучы һичкайчан сусамас. 36Ләкин, әйткәнемчә, кылган гамәлләремне күрсәгез дә, Миңа барыбер ышанмыйсыз. 37Атам Миңа биргән һәркем Миңа килер, ә Мин яныма килүчеләрнең берсен дә куып җибәрмәм, 38чөнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Атам ихтыярын башкару өчен күктән иңдем. 39Мине җибәргән Атамның ихтыяры исә шул: Ул Миңа биргән кешеләрнең берсен дә югалтмыйча, соңгы Көндә аларны үледән терелтергә тиешмен. 40Мине җибәргән Атам Аның Углын күрүче һәм Углына иман китерүче һәркемнең мәңгелек тормышка ия булуын тели – шундыйларны Мин соңгы Көндә үледән терелтәчәкмен.
41Гайсәнең «Мин – күктән төшкән икмәк» дигән сүзләре яһүдиләр арасында ризасызлык тудырды. 42Алар үзара болай диештеләр:
– Йосыф углы Гайсә түгелме соң бу? Без Аның атасын да, анасын да беләбез. Ничек инде Ул «Мин күктән иңдем» дип әйтә ала?
43– Сукранмагыз, – диде Гайсә. – 44Мине җибәргән Атам алып килмәсә, Минем янга беркем килә алмый; яныма килгән кешене Мин азаккы көндә терелтәчәкмен. 45Бер пәйгамбәрнең язмасында «аларның һәммәсен Аллаһы өйрәтәчәк» дип әйтелгән. Атамны тыңлаган һәм Аңардан өйрәнгән һәркем Минем янга килә. 46Бу әле кем дә булса Атамны күргән дигән сүз түгел; Аны Аллаһыдан килгән Зат кына күргән. 47Хак сүз әйтәм сезгә: Миңа иман китергән кеше мәңгелек тормышка ия. 48Мин – тормыш икмәге. 49Сезнең ата-бабаларыгыз чүлдә манна ашасалар да, ахырда барыбер үлгәннәр. 50Ә менә күктән иңгән икмәк шундый ки, аны ашаган кеше үлмәячәк. 51Мин – күктән иңгән тере икмәк: аны ашаучы мәңге яшәячәк. Мин бирәчәк икмәк – ул Минем тәнемдер. Мин аны дөнья яшәсен өчен бирәм.
52Шул сүзләрдән соң яһүдиләр арасында каты бәхәс купты:
– Бу Кеше безгә ризык итеп ничек Үз тәнен бирә алыр икән? – диеште алар.
53Гайсә исә болай дип әйтте:
– Хак сүз әйтәм сезгә: Адәм Углының тәнен ашамасагыз һәм Аның канын эчмәсәгез, сездә тормыш булмаячак. 54Минем тәнемне ашаган һәм канымны эчкән кеше исә мәңгелек тормышка ия булачак – Мин аны соңгы Көндә терелтәчәкмен. 55Минем тәнем – чын ризык, каным – чын эчемлек. 56Тәнемне ашаган һәм канымны эчкән кеше – Миндә, Мин исә аңарда яшим. 57Мине мәңге тере Атам җибәрде, һәм Атам яшәгәнгә Мин яшәгән кебек, Минем тәнемне ашаучы да шулай ук Мин яшәгәнгә яшәячәк. 58Күктән иңгән икмәк менә шулдыр. Ул – сезнең ата-бабаларыгыз ашаган икмәк кебек түгел. Алар үлгән, ә бу икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк.
59Гайсә боларны Кәпәрнаум шәһәрендәге гыйбадәтханәдә халыкны өйрәткән вакытта сөйләде.
Бәлки, сез дә китәргә телисездер?
60Шәкертләрнең күбесе Аның сөйләгәннәрен ишетеп:
– Нинди сәер тәгълимат! Моны тыңлау мөмкин түгел! – диештеләр.
61Аның сөйләгәннәре шәкертләр күңелендә ризасызлык тудырганны белеп, Гайсә:
– Минем сүзләрем күңелегезгә тияме? 62Әгәр сез Адәм Углының әүвәлге урынына күтәрелүен күрсәгез, ни әйтерсез? 63Бары тик Рух кына тормыш бирә, кеше кулыннан килми бу. Сезгә сөйләгән сүзләрем тормыш бирүче Рухтан. 64Әмма сезнең арада ышанмаучылар да бар, – диде.
Кемнең Аңа ышанмавын һәм кемнең хыянәт итәсен Гайсә баштан ук белә иде.
65Сүзен дәвам итеп, Ул:
– Менә шуның өчен дә Мин сезгә «Атам җибәрмәсә, Минем янга беркем килә алмый» дип әйттем, – диде.
66Шул вакыттан шәкертләрнең күбесе Гайсәдән аерылып китте, башкача Аның белән бергә йөрмәде.
67– Бәлки, сез дә китәргә телисездер? – дип сорады Гайсә унике шәкертеннән.
68Шимун-Петер Аңа болай җавап бирде:
– Хакимем, кем янына барыйк без? Син генә мәңгелек тормыш сүзләре сөйлисең. 69Без Сиңа ышанабыз, Сине Аллаһының Изге Заты дип таныйбыз.
70– Сезнең уникегезне дә Мин Үзем сайлап алдым түгелме? Тик шулай да арагызда берәү – иблис, – диде Гайсә.
71Бу сүзләрне Ул унике шәкертнең берсе – соңрак Аңа хыянәт итәчәк Шимун Искариотның углы Яһүдә турында әйтте.

Currently Selected:

Яхъя 6: ИНҖ2025

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in