Яхъя 10
10
Гайсә – яхшы Көтүче
1Хак сүз әйтәм сезгә: сарык утарына капкадан түгел, башка юл белән кергән кеше – карак һәм юлбасар. 2Ә капкадан керүче – сарыкларның көтүчесе: 3сакчы аңа капканы ача, сарыклар аның тавышын таный, һәм ул аларны исемнәре белән чакырып утардан алып чыга. 4Сарыкларның бөтенесен алып чыккач, алар алдыннан атлый, ә сарыклар, аның тавышын таныганга, артыннан ияреп бара. 5Чит кешегә исә алар иярми, тавышы таныш булмаганга, аңардан качып китә.
6Гайсә сөйләгән әлеге кинаяле хикәянең мәгънәсен кешеләр аңламады. 7Шуңа күрә Гайсә, сүзен дәвам итеп, болай диде:
– Хак сүз әйтәм сезгә: Мин – сарыклар өчен капка. 8Миннән алда килгәннәрнең барысы да карак, юлбасар иде, һәм сарыклар аларны тыңламады. 9Мин – капка. Минем аша керүче котылачак, кереп-чыгып йөриячәк һәм көтүлек табачак. 10Карак бит урлау, үтерү һәм һәлак итү өчен генә килә. Мин исә тормыш бирергә, мул тормыш бирергә дип килдем. 11Мин – яхшы Көтүче. Яхшы көтүче үзенең сарыклары өчен җанын да кызганмый. 12-13Ә ялланган көтүче – чын көтүче түгел ул; сарыклар үзенеке булмаганга, аларны кайгыртмый: бүре килгәнне күрсә, сарыкларны ташлап кача; бүре һөҗүм иткәч, сарыклар таралып бетә. 14-15Мин – яхшы Көтүче. Атам – Мине, ә Мин Атамны таныган кебек, Мин Үземнең сарыкларымны таныйм, алар исә Мине таный. Сарыкларым өчен Мин җанымны бирәм. 16Минем бу утардан тыш башка сарыкларым да бар, Мин аларны да алып килергә тиешмен. Алар Минем тавышыма буйсыначак, шулай итеп, бер генә көтү һәм бер генә көтүче булачак. 17Җанымны яңадан кабул итү өчен бирәм Мин аны, Атам Мине әнә шуның өчен ярата. 18Җанымны Мин Үз ихтыярым белән бирәм, Аны Миннән беркем тартып ала алмый, аны бирергә дә, кире алырга да хокукым бар, чөнки Атамның ихтыяры шундый.
19Шушы сүзләрдән соң яһүдиләр арасында янә бәхәс чыкты. 20Аларның күбесе:
– Аңарда җен бар, саташа Ул. Нигә тыңлыйсыз Аны? – диде.
21Башкалары исә:
– Җенле кешенең сүзләре түгел бу. Җен сукырның күзен ача аламыни? – дип каршы төште.
Яһүдиләрнең Гайсәне кабул итмәве
22Кыш җитте. Иерусалимдә Яңару бәйрәме#10:22 Яңару бәйрәме – б. э. к. 165 нче елда Иерусалимдәге Аллаһы йортының яңадан ачылуын искә алу бәйрәме. иде. 23Гайсә Аллаһы йортында Сөләйман әйванында йөргән чакта, 24Аның тирәсенә яһүдиләр җыелды.
– Кайчанга кадәр Син безнең түземлекне сынарга уйлыйсың? Мәсих булсаң, ачык итеп әйт, – диделәр Аңа.
25Гайсә аларга болай дип җавап бирде:
– Мин сезгә әйткән идем инде, ә сез ышанмадыгыз. Атам исеменнән башкарган эшләрем Минем хакта шаһитлык кыла. 26Әмма сез ышанмыйсыз, чөнки Минем сарыкларым түгелсез. 27Сарыкларым тавышымны таныйлар, Мин дә сарыкларымны беләм, һәм алар артымнан бара. 28Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм, һәм алар беркайчан һәлак булмаячак, аларны Миннән беркем тартып алмаячак. 29Аларны Миңа биргән Атам һәммәсеннән бөек. Атамның кулыннан аларны тартып алырга беркемнең көче җитмәячәк. 30Мин һәм Атам – икебез бер.
31Шуннан яһүдиләр, Аны үтермәкче булып, тагын кулларына таш алдылар.
32– Мин сезгә Атам исеменнән күп яхшы эшләр күрсәттем, шуларның кайсы өчен Мине таш атып үтерергә телисез? – диде Гайсә.
33Яһүдиләр Аңа:
– Без Сине яхшы эшләрең өчен түгел, ә бәлки көфер сүз сөйләвең, кеше булуыңа карамастан, Үзеңне Аллаһы итеп күрсәтүең өчен үтермәкчебез, – дип җавап бирделәр.
34Ә Гайсә аларга болай диде:
– Кануныгызда Аллаһының «әйтәм бит: сез – илаһлар» дигән сүзләре язылган түгелме соң? 35Ә Язманы юкка чыгарып булмый. Әгәр Аллаһы Сүзе бирелгән кешеләрне Ул «илаһлар» дип атаган икән, 36ничек итеп сез, «Мин – Аллаһы Углы» дип әйткәнем өчен, Миңа – Аллаһы сайлап алган һәм бу дөньяга җибәргән Затка – «көфер сөйлисең» дип әйтә аласыз? 37Атамның эшләрен башкармыйм икән, Миңа ышанмагыз. 38Ә инде башкарам икән, Минем Үземә ышанмасагыз да, кылган эшләремә ышаныгыз. Әнә шунда инде сез Атамның – Миндә, ә Минем – Атамда булуымны аңларсыз һәм белерсез.
39Шунда Гайсәне тагын кулга алмакчы булдылар, әмма Ул качып китте дә 40кабат Үрдүн аръягына, элек Яхъя кешеләрне суга чумдырган урынга юл тотты һәм шунда калды. 41Аның янына күпләр килеп бер-берсенә:
– Яхъя бер могҗиза да күрсәтмәгән иде, әмма аның бу Кеше турында әйткән бөтен сүзләре дөрес, – диештеләр.
42Һәм шунда җыелган кешеләрнең күбесе Гайсәгә иман китерде.
Currently Selected:
Яхъя 10: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: