Ягъкубның хаты 4
4
Гөнаһлы дөнья белән дус булу
1Сезнең арада дошманлык һәм ызгыш-талаш кайдан килә? Күңелегездә бер-берсе белән көрәшеп яшәгән көчле теләкләрдән килеп чыкмыймы алар? 2Сез нәрсәдер телисез, ләкин аны ала алмыйсыз һәм шуның өчен үтерәсез; нәрсәгәдер ирешергә омтыласыз, ләкин теләгегез гамәлгә ашмый, шуңа күрә арагызда ызгыш-талаш килеп чыга да сугышып китәсез. Аллаһыдан сорамаганга, теләгәнегезне ала алмыйсыз. 3Сорап та ала алмыйсыз, чөнки үзегезгә ләззәт өчен, начар ният белән сорыйсыз.
4И Аллаһыга тугры булмаган адәмнәр, гөнаһлы дөнья белән дуслашу – Аллаһыга каршы дошманлык икәнне белмисезмени? Шулай итеп, дөнья белән дус булырга теләүче кеше Аллаһыга дошман була. 5Язмадагы «безгә иңдергән рухны Аллаһы нык ярата»#4:5 …безгә иңдергән рухны Аллаһы нык ярата… – грек телендәге төп нөсхәдә бу урынны «Аллаһы безгә салган рухта көчле теләкләр бар» дип тә аңларга мөмкин. дигән сүзләр юкка әйтелгән дип уйлыйсызмы? 6Әмма Аллаһы бирә торган мәрхәмәт тагын да зуррак. Әнә шуңа күрә Язмада:
«Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора,
ә тыйнак-күндәмнәргә мәрхәмәтен бирә», –
дип әйтелгән. 7Шулай икән, үзегезне Аллаһыга буйсындырыгыз. Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар. 8Аллаһыга якынаегыз, шунда Ул да сезгә якынаер. Әй гөнаһлылар, кулларыгызны юыгыз! Әй икейөзлеләр, йөрәкләрегезне пакьләндерегез! 9Кайгыга калыгыз, күз яшьләре түгегез, үкереп елагыз! Көлүегез – хәсрәтләнүгә, шатлыгыгыз моң-зарга әйләнсен. 10Раббы алдында буйсынучан булыгыз, һәм Ул сезне югары күтәрер.
11Имандашларым, бер-берегезнең яманатын сатмагыз. Имандашының яманатын саткан яки аны гаепләгән кеше Канунның яманатын сата һәм аны гаепли. Әгәр Канунны гаеплисең икән, син – Канунны үтәүче түгел, ә бәлки аны хөкем итүче. 12Канунны Чыгаручы һәм Хөкемче бары тик бер генә – Ул гына коткара һәм һәлак итә ала. Шулай булгач, башкаларны гаепләргә кем соң әле син?
Масаймагыз
13«Бүген яки иртәгә без фәлән шәһәргә китәрбез һәм ел буе анда яшәп сату итәрбез, зур табыш алырбыз», – дип сөйләүчеләр, хәзер сез тыңлагыз. 14Сез хәтта иртәгә тормышыгызда нәрсә буласын белмисез. Кыска вакытка күренеп алып, аннары юкка чыгучы томан кебек сез. 15«Раббы насыйп итсә, без исән булырбыз һәм моны яки тегене эшләрбез», – дип әйтәсе урында 16сез, тәкәбберләнеп, масаясыз, ә андый масаю – яманлык ул. 17Шулай итеп, яхшылык эшләргә тиешлеген белеп тә, аны эшләмәгән кеше гөнаһ кыла.
Currently Selected:
Ягъкубның хаты 4: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: