Рәсүлләр 26
26
Паулның Әгрип патша каршында ясаган чыгышы
1Әгрип патша:
– Сиңа үзеңне яклап сөйләргә рөхсәт ителә, – диде Паулга.
Шуннан Паул кулын күтәрде дә үзен яклап сөйли башлады:
2– Әгрип патша! Бүген синең алда яһүдиләрнең барлык гаепләүләреннән үземне яклый алуыма шатмын. 3Син яһүдиләрнең барлык йолаларын, динебездә бәхәс тудыра торган мәсьәләләрне яхшы белгәнгә күрә, мине түземлек белән тыңлавыңны үтенәм.
4Минем яшьтән үк үз халкым арасында яшәгәнем һәм Иерусалимдәге тормышым барлык яһүдиләргә мәгълүм. 5Алар мине күптәннән белә һәм, әгәр теләсәләр, динебезнең иң таләпчән тәгълиматын тоткан фарисейлар төркеме әгъзасы икәнемә шаһитлык бирә алырлар иде. 6Ә хәзер мин, Аллаһы тарафыннан ата-бабаларыбызга бирелгән вәгъдәнең үтәлүенә өметләнгән өчен, хөкем алдында торам. 7Безнең унике ыруг, шул вәгъдәнең тормышка ашуына өмет баглап, көне-төне тырышып Аллаһыга хезмәт итә. Яһүдиләр мине әнә шушы өмет өчен гаеплиләр, Әгрип патша.
8Җәмәгать, Аллаһының үлеләрне терелтүен сез чыннан да ышанмастай нәрсә дип саныйсызмы?
9Дөрес, кайчандыр мин дә, насаралы Гайсә исеменә каршы мөмкин булганның барын да эшләргә кирәк, дип уйлый идем. 10Һәм Иерусалимдә шулай эшләдем дә: баш руханилардан рөхсәт алып, күп кенә изге адәмнәрне зинданнарга ташлаттым. Аларны үлем җәзасына хөкем итү турында сүз барганда, мин һәрвакыт ризалыгымны бирдем. 11Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йөреп, күп тапкырлар аларны җәзаладым һәм Гайсәгә булган иманнарыннан баш тартырга мәҗбүр иттем. Ачуым бик көчле булганга, аларны хәтта чит шәһәрләрдә дә эзәрлекләп йөрдем.
Паулның Хаким Гайсә белән очрашуы турында сөйләве
12-13Әгрип патша, көннәрнең берендә баш руханилар тапшырган эш буенча һәм аларның ризалыгы белән Дәмәшкъкә барганда, көн урталарында минем һәм юлдашларымның тирә-ягын күктән төшкән, кояштан да яктырак көчле нур балкытты. 14Без барыбыз да җиргә егылдык, һәм шулвакыт мин бер тавыш ишеттем. Ул тавыш миңа яһүд телендә: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең? Үгез үз хуҗасының таягына тибенгән кебек, үзеңә зыян гына китерәсең», – диде. 15«Әфәндем, Син кем?» – дип сорадым мин. «Син эзәрлекли торган Гайсә Мин, – диде Ул. – 16Аягыңа торып бас! Хәзер күргәннәреңә һәм Минем тарафтан киләчәктә күрсәтеләчәк нәрсәләргә шаһитым һәм хезмәтчем булсын өчен килдем Мин каршыңа. 17-18Мин сине үз халкыңнан да, мәҗүсиләрдән дә коткарырмын. Күзләре ачылсын, караңгыдан яктыга чыксыннар, шайтан кулыннан азат ителеп йөзләре белән Аллаһыга таба борылсыннар, гөнаһлары кичерелеп Миңа булган ышанычлары аша изгеләр арасында урын алсыннар өчен Мин сине мәҗүсиләр янына җәбәрәм».
19Шуңа күрә, Әгрип патша, күктән иңгән күренешкә буйсынып, мин 20башта Дәмәшкъ һәм Иерусалим кешеләренә, аннары бөтен Яһүдия җирендә яшәүчеләргә, ә соңыннан инде мәҗүсиләргә вәгазь сөйләдем, аларны да тәүбәгә чакырып Аллаһыга йөзләре белән борылырга, тәүбә итүләрен исбатлаучы эшләр кылырга өндәдем. 21Менә шуның өчен яһүдиләр мине Аллаһы йортында тотып алдылар да үтерергә теләделәр. 22Ләкин Аллаһы бүгенге көнгә кадәр миңа ярдәм итеп килә, һәм мин бөегенә дә, кечесенә дә шаһитлык бирәм, Мусаның һәм пәйгамбәрләрнең гаиптән биргән хәбәрләреннән башка берни сөйләмим. 23Ә алар Мәсихнең газап чигәргә тиешлеген һәм беренче булып үледән тереләчәген, яһүдиләргә һәм мәҗүсиләргә яктылык турындагы хәбәрне игълан итәчәген әйткәннәр иде.
24Ул үзен шулай дип яклаганда, Фисте аңа:
– Паул, син акылдан шашкансың! Зур гыйлемлек сине акылдан яздыра, – дип кычкырды.
25– Мин акылдан шашмадым, мөхтәрәм Фисте, – диде Паул, – мин үз акылымда һәм хак дөресен сөйлим. 26Патша бу турыда белә, һәм мин аның алдында кыюлык белән сөйли алам. Әлеге вакыйгалар патша игътибарыннан читтә калмагандыр дип уйлыйм, чөнки боларның берсе дә яшерен эшләнмәде.
27Әгрип патша, пәйгамбәрләрнең сүзләренә ышанасыңдыр бит син? Беләм, ышанасың.
28Әгрип Паулга:
– Син мине шулай тиз генә мәсихче итәргә мөмкиндер дип уйлыйсыңмы? – диде.
29– Тиз генәме, юкмы, – диде Паул, – әмма синең генә түгел, бүген мине тыңлаган һәркемнең минем кебек, тик богаусыз булуын сорап Аллаһыга дога кылам.
30Шуннан соң патша, аның артыннан идарәче, Берники һәм алар янында утыручылар урыннарыннан тордылар 31да читкәрәк китеп:
– Бу кеше үлемгә хөкем итәрлек яки зинданга ташларлык һичнәрсә эшләмәгән, – дип фикер алыштылар.
32– Кайсар хөкемен таләп итмәсә, бу кешене азат итәргә дә мөмкин булыр иде, – диде Әгрип патша Фистегә.
Currently Selected:
Рәсүлләр 26: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: