YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 23

23
Паул Югары киңәшмә алдында
1Югары киңәшмә әгъзаларына карап, Паул:
– Туганнар! – диде. – Мин бүгенге көнгә кадәр Аллаһы каршында саф вөҗдан белән яшәдем.
2Олуг рухани Һанани шунда Паул янында торучыларга аның авызына сугарга кушты.
3– Ә сиңа, акшарланган дивар, Аллаһы сугачак! – диде аңа Паул. – Син мине Канун буенча хөкем итәр өчен утырасың, ә үзең, миңа сугарга әмер биреп, Канунга хилаф эш кыласың.
4– Син Аллаһының олуг руханиен мыскыл итәсеңме? – диде Паулның янәшәсендә торучылар.
5– Мин, туганнар, аның олуг рухани икәнен белмәдем. Язмада: «Халкыңның башлыгын яманлама», – дип әйтелгән шул, – диде Паул.
6Югары киңәшмәдәгеләрнең бер өлеше – саддукейлар, икенче өлеше фарисейлар икәнлеген белеп, Паул:
– Туганнар! Минем ата-бабаларым фарисей булганнар, мин үзем дә фарисей. Монда мине үлеләрнең терелүенә өмет баглаган өчен хөкем итәләр, – дип кычкырды.
7Ул шулай дип әйтүгә, фарисейлар һәм саддукейлар арасында каты бәхәс чыгып, җыелыш икегә бүленде, 8чөнки саддукейлар терелү дә, фәрештәләр дә, рухлар да юк дип исбатлый, ә фарисейлар боларның барысына ышана иде. 9Шунда зур гауга купты, фарисейлардан булган Канун белгечләре бик нык бәхәсләшеп:
– Без бу кешедә һичбер начарлык күрмибез. Бәлки, аның белән, чыннан да, рух яки фәрештә сөйләшкәндер, – диделәр.
10Ызгыш көчәйгәнлектән, Паулны өзгәләп ташларлар дип курка калган гаскәриләр башлыгы аны яһүдиләрдән коткарып кирмәнгә илтергә гаскәриләргә әмер бирде.
11Икенче төнне Паул каршында Хуҗа-Хаким пәйда булып:
– Нык бул! Иерусалимдә Минем турыда ничек шаһитлык биргән булсаң, Римда да шулай шаһитлык бирергә тиешсең, – диде.
Яһүдиләрнең Паулны үтерергә сүз куешуы
12Көн тууга, кайбер яһүдиләр бергә җыелып явыз ният кордылар – Паулны үтергәнчегә кадәр ашамаска-эчмәскә сүз бирделәр. 13Ант итүчеләрнең саны кырыктан артык иде. 14Баш руханилар һәм өлкәннәр янына килеп, алар:
– Паулны үтермичә торып, без һичнәрсә ашамаска ант иттек. 15Шулай итеп, хәзер сез, аның хакындагы эшне Югары киңәшмә белән берлектә җентекләбрәк тикшерергә телибез, дигән булып, гаскәриләр башлыгыннан аны яныгызга чыгаруын сорагыз. Без әзер булып торырбыз да ул монда килешли үк аны үтерербез, – диделәр.
16Паул сеңлесенең углы, аларның явыз ният коруларын ишетеп, кирмәнгә килде һәм бу турыда Паулга җиткерде. 17Паул исә, йөзбашларының берсен чакырып:
– Бу егетне гаскәриләр башлыгы янына озат, чөнки аңа әйтер сүзе бар, – диде.
18Йөзбашы, егетне гаскәриләр башлыгы янына алып килеп:
– Паул мине чакырып алды да бу егетне синең яныңа китерүемне сорады. Аның сиңа нәрсәдер әйтәсе килә, – диде.
19Гаскәриләр башлыгы, кулыннан тотып, егетне читкәрәк алып китте.
– Нәрсә әйтергә телисең? – дип сорады ул аңардан.
20– Яһүдиләр, Паул хакындагы эшне җентекләбрәк тикшерү өчен дигән булып, иртәгә синнән Паулны Югары киңәшмә алдына китерүеңне сорарга сүз куештылар, – дип җавап бирде егет. – 21Ләкин син аларны тыңлама, чөнки Паулны үтергәнчегә кадәр ашамаска-эчмәскә ант иткән кырыктан артык кеше аны сагалап торачак. Алар инде Паулны үтерергә әзер, гозерләрен үтәгәнеңне көтәләр.
22Гаскәриләр башлыгы:
– Миңа бу хәбәрне җиткерүеңне беркемгә дә әйтмә, – дип, егетне кайтарып җибәрде.
Паулны идарәче Филикес янына озатулары
23Шуннан соң гаскәриләр башлыгы ике йөзбашын чакырып алды.
– Ике йөз җәяүледән, җитмеш атлыдан һәм ике йөз укчыдан торган гаскәр әзерләгез. Алар кичке сәгать тугызда Кайсариягә китсеннәр. 24Паулны алып барасы атлар да әзер булсын. Аны идарәче Филикес янына хәвеф-хәтәрсез илтеп җиткерегез, – дип, аларга 25шундый эчтәлектәге хат язып тоттырды:
26«Кләүди Лусидән мөхтәрәм идарәче Филикескә сәлам!
27Яһүдиләр бу кешене тотып алып үтерергә җыена иде. Аның Рим гражданы икәнен белгәч, мин гаскәриләр белән барып аны коткарып калдым.
28Аннары, ни өчен гаепләүләрен белергә теләп, бу кешене яһүдиләрнең Югары киңәшмәсенә алып килдем 29һәм гаепләүнең яһүдиләр Канунына кагылышлы икәнлеген белдем, ләкин аны үлемгә дучар итәрлек яки богау салырлык гаеп табылмады.
30Бу кешегә каршы корылган явыз ният турында хәбәр алганнан соң, аны тиз арада яныңа җибәрдем, аны гаепләүчеләргә фикерләрен синең алда әйтергә әмер бирдем».
31Шулай итеп, гаскәриләр, үзләренә бирелгән әмерне үтәп, Паулны төнлә Антипатырга алып киттеләр. 32Ә икенче көнне, Паулны атлы гаскәриләргә тапшырганнан соң, җәяүле гаскәриләр кирмәнгә әйләнеп кайттылар. 33Атлы гаскәриләр исә, Кайсариягә килеп җитеп, хатны идарәчегә тоттырдылар да Паулны аның карамагына тапшырдылар. 34Идарәче, хатны укып, Паулдан кайсы өлкәдән булуын сорады. Киликиядән икәнен белгәннән соң:
35Мин сине гаепләүчеләрең монда килгәч тыңлармын, – дип, Паулны Һируд сараенда сак астында тотарга боерды.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in