Рәсүлләр 20
20
Паулның Македуниягә һәм Грециягә сәфәре
1Чуалыш тукталгач, Паул, шәкертләрне үз янына чакырып алып рухларын ныгытканнан соң, алар белән саубуллашты да Македуния якларына юнәлде. 2Өлкәләр аша үткәндә, имандашларын илһамландырып, үгет-нәсыйхәтләр бирде, һәм, ниһаять, Грециягә килеп җитте. 3Анда өч ай яшәгәннән соң, су юлы белән Сүриягә китәргә дип торганда, яһүдиләр аңа һөҗүм итәргә сүз куештылар. Шунлыктан ул Македуния аша кайтырга хәл кылды. 4Аны Пур углы беруяле Сопатыр, тессалуникәле Аристарх белән Сикүнди, дербиле Гәй, шулай ук Тимутәй һәм асияле Тухик белән Трофим озата барды. 5Алар, алданрак китеп, безне Троас шәһәрендә көтеп тордылар. 6Ә без Төче күмәч бәйрәменнән соң Филиппуйдан су юлы белән киттек тә биш көн дигәндә алар янына Троаска килеп җиттек. Анда без җиде көн булдык.
Паулның үлгән егетне терелтүе
7Атнаның беренче көнендә без икмәк сындырып ашау йоласына бергә җыелдык. Паул иман итүчеләр белән әңгәмә корып утырды; ул иртәгәсе көнне юлга чыгарга җыенганга күрә, сөйләшү төн уртасына кадәр сузылды. 8Без җыелган өске каттагы бүлмәдә күп яктырткычлар яна иде. 9Паул сөйләгән вакытта тәрәзә төбендә утырган Әүтух исемле егетне йокы басты һәм ул, йоклап китеп, өченче каттан егылып төште. Аны җирдән күтәргәндә, ул инде үле иде. 10Паул урамга чыкты һәм иелеп егетне кочаклады да:
– Борчылмагыз, ул исән, – диде.
11Паул, янә бүлмәгә менеп, икмәк сындырып ашады, аннары тагын бик озак, таң атканчы шәкертләр белән сөйләшеп утырды, ә иртә таңнан юлга чыкты.
12Теге егетне өенә алып киткәндә, ул үледән терелгән иде. Бу хәлгә бар кеше бик куанды.
Троастан Милиткә сәфәр
13Без исә, Паулны көтеп тормыйча, корабка утырып Ассус шәһәренә таба юл алдык. Паул коры җирдән барырга һәм шул шәһәрдә безгә кушылырга булды. 14Ассус шәһәрендә очрашканнан соң, Паулны корабка алып, Митулини шәһәренә юнәлдек. 15Митулинидән киткәннең икенче көнендә Хиос утравы каршында тукталдык, ә иртәгесен Сам утравында идек һәм тагын бер көннән Милит шәһәренә килеп җиттек. 16Асия өлкәсендә тоткарланмас өчен, Паул Эфесне читләтеп үтәргә карар кылды, чөнки ул, мөмкинлек булса, Илленче көн бәйрәменә Иерусалимгә барып җитмәкче иде. 17Паул, Милиттән Эфескә кешеләр җибәреп, үз янына бердәмлек өлкәннәрен чакыртты. 18Алар килеп җиткәч, ул болай диде:
– Асия өлкәсенә килгән беренче көнемнән бирле мин һаман сезнең белән булдым, – диде ул аларга. – 19Яһүдиләрнең явыз ниятләре аркасында килеп чыккан сынауларга карамастан зур күндәмлек күрсәтеп, күз яшьләремне түгә-түгә Хуҗа-Хакимебезгә хезмәт иттем. 20Сезгә файдалы булырдай бер нәрсәне дә әйтми калдырмадым, сезне халык алдында да, өйдән-өйгә йөреп тә өйрәттем. 21Тәүбә итеп Аллаһыга таба борылуның һәм Хакимебез Гайсәгә инануның кирәклеге турында яһүдиләргә дә, грекларга да үтемле итеп аңлаттым. 22Ә хәзер, Рухның ихтыярына буйсынып, Иерусалимгә барам. Анда мине нәрсә көтәдер – белмим. 23Фәкать шуны беләм: һәр шәһәрдә мине богаулар һәм хәсрәт көтә. Изге Рух шуны раслый. 24Ләкин минем өчен үз тормышымның кадере юк, тик алган юлымны ахырга кадәр үтәргә һәм Хакимебез Гайсәдән кабул иткән хезмәтне – Аллаһының мәрхәмәте турындагы Яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасын төгәлләргә телим.
25Миңа хәзер шул билгеле: арагызда йөреп, Аллаһы Патшалыгын вәгазьләвемне ишеткән сезләр башкача мине күрмәссез. 26Шуңа күрә бүген сезгә болай дип әйтәм: әгәр берәрегез һәлак була калса, анда минем гаебем юк, 27чөнки Аллаһының ихтыяры сезгә мәгълүм булсын өчен, мөмкин булганның барын да эшләдем.
28Үзегезне һәм Изге Рух сезне көтүче итеп куйган көтүне кайгыртыгыз. Углының каны аша Аллаһы Үзенеке иткән Бердәмлеккә көтүче булыгыз. 29Мин киткәннән соң, сезнең янга көтүне аямаган ерткыч бүреләр киләсен беләм. 30Иман тотучыларны үзләренә ияртү өчен, сезнең арада да хакыйкатьне бозып сөйләүчеләр табылыр. 31Шуңа күрә сак булыгыз, өч ел буе сезнең һәрберегезгә күз яшьләре белән көне-төне нәсыйхәт бирүемне хәтерегездән чыгармагыз. 32Хәзер сезне Аллаһы кулына һәм Аның мәрхәмәт тулы сүзенә тапшырам. Аның сүзе сезне тагын да ныгыта һәм изге халыкка вәгъдә ителгәнне бирә ала.
33Мин һичкемнең алтын-көмешенә дә, киеменә дә кызыкмадым. 34Үзегез беләсез, менә шушы кулларым белән эшләп тапканым үземнең һәм янымдагыларның ихтыяҗын канәгатьләндерде. 35Хакимебез Гайсәнең «алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» дигән сүзләрен истә тотып, тырышлык куеп мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәклеген мин һәр эштә күрсәттем.
36Сөйләп бетергәннән соң, ул аларның барысы белән бергә тезләнеп дога кылды. 37Һәммәсе күз яшьләре агызып Паулны кочаклап үбә башлады. 38Паулның «мине бүтән күрмәссез инде» дигән сүзләре аларны аеруча кайгыга салган иде. Шуннан аны корабка чаклы озата киттеләр.
Currently Selected:
Рәсүлләр 20: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: