YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 2

2
Изге Рухның иңүе
1Илленче көн бәйрәмендә алар барысы бергә җыелган иделәр. 2Бермәлне, көчле җил искәндәге кебек, күктән тавыш ишетелде һәм алар утырган йортны тутырды. 3Шуннан алар ялкын телләренә охшаган нәрсә күрделәр, һәм шул телләр, аерылып китеп, аларның һәркайсына берәмләп кунды. 4Барысы да Изге Рух белән сугарылып төрле телләрдә сөйли башлады – бу сәләтне аларга Изге Рух бирде.
5Шул көннәрдә Иерусалимгә җир йөзендәге төрле халыклар арасында яшәүче диндар яһүдиләр килгән иде. 6Тавышка бик күп халык җыелды; әлеге кешеләрнең һәркайсы, шәкертләрнең алар телендә сөйләшүен ишетеп, аптырап калды. 7Яһүдиләр гаҗәпләнеп:
– Бу сөйләүчеләр барысы да Гәлиләядән түгелме соң? – диештеләр. – 8Нишләп соң без, алайса, үзебез яшәгән илдәге телне ишетәбез? 9Безнең арада бит пәртиялеләр, мадайлылар, эламлылар, Месопотамиядә, Яһүдиядә, Кәппәдүкиядә, Понтта, Асия өлкәсендә#2:9 Асия өлкәсе – Рим империясенә караган Асия өлкәсе бүгенге Төркия җиренең көньяк-көнбатышында булган., 10Фрүгиядә, Памфулиядә, Мисырда һәм Ливиянең Күринигә якын өлешендә, Римда яшәүчеләр, 11яһүдиләр һәм мәҗүсилектән безнең дингә күчкән кешеләр, критлылар һәм гарәпләр бар. Аллаһының бөек эшләре турындагы сүзләрне һәркайсыбыз үз телендә ишетә!
12Барысы да хәйран калды һәм бер-берсеннән:
– Нәрсә аңлата икән бу? – дип гаҗәпләнеп сорашты.
13Кайберәүләр исә:
– Шәраб эчеп исергән алар, – дип көлде.
Петернең Илленче көн бәйрәмендә сөйләгән вәгазе
14Шулчак Петер унбер рәсүл белән бергә торып басты да кычкырып сөйли башлады:
– Яһүди кардәшләрем һәм Иерусалимнең бар халкы! Мин сезгә моның нәрсә икәнен хәзер аңлатып бирәм. Сүзләремне игътибар белән тыңлагыз, – диде ул. – 15Алар, сез уйлаганча, исерек түгел, сәгать әле иртәнге тугызынчы#2:15 Иртәнге тугызынчы – сүзлектәге «Вакыт хисабы»н карагыз.гына. 16Монда булган хәлләр турында Йоил пәйгамбәр аша Аллаһы алдан ук әйткән:
17«Ахыргы көннәрдә
һәр кешегә Үз Рухымны яудырырмын:
угыл-кызларыгыз пәйгамбәрлек кылыр,
егетләрегезгә Аллаһыдан күренешләр иңәр,
өлкәннәрегез гаиптән#2:17 Гаиптән хәбәр – Аллаһыдан иңгән хәбәр, вәхи. хәбәр бирүче төшләр күрер,
– ди Аллаһы. –
18Ул көннәрдә кол ирләремә дә, кол хатыннарыма да
Үз Рухымны яудырырмын,
һәм алар пәйгамбәрлек кылыр.
19-20Раббының бөек һәм шөһрәтле көне алдыннан
югарыда, күктә, – могҗизалар,
түбәндә, җирдә, галәмәтләр күрсәтермен:
кан, ут һәм төтен баганалары күренер,
кояш каралыр, ай кан төсенә керер.
21Раббы исемен телгә алып,
Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылыр».
22Исраилиләр! Бу сүзләрне тыңлагыз: белгәнегезчә, Аллаһы сезнең күз алдыгызда Гайсә аша кодрәтле эшләр, могҗизалар, галәмәтләр кылды һәм шул эшләре белән насаралы Гайсәнең сезнең өчен билгеләнгән Зат икәнен исбат итте. 23Аллаһының максаты һәм ихтыяры буенча сезнең кулга тапшырылган шушы Кешене сез канунсызлар кулы белән хачка кадаклап үтердегез. 24Әмма Аллаһы, үлем богауларын өзеп, Гайсәне үледән терелтте – үлем Аның алдында көчсез иде. 25Гайсә хакында Давыт болай дигән иде:
«Раббы һәрвакыт минем күз алдымда:
мин һичнәрсәдән курыкмасын өчен,
Ул минем уң ягымда.
26-27Җанымны үлеләр дөньясында калдырмассың,
Үз изгеңне кабердә черетмәссең Син.
Шуңа күрә күңелем куана, телем шатлана,
өмет баглап яшәр хәтта бәдәнем дә.
28Тормыш юлын күрсәттең Син миңа.
Үз каршыңда мине шатлыкка күмәрсең».
29Туганнар! – дип дәвам итте Петер. – Ерак бабабыз Давыт хакында турыдан-туры әйтергә рөхсәт итегез: ул үлде, аны җирләделәр, һәм аның кабере бүгенге көнгә кадәр сакланган. 30Аллаһы исә Давытның нәсел орлыгыннан берәүне аның тәхетенә утыртырга ант иткән булган. Әлеге ант турында белгән Давыт, пәйгамбәр буларак, 31Мәсих үледән тереләчәк, Аның җаны үлеләр дөньясында калмаячак, тәне черемәячәк, дип алдан әйтеп куйган. 32Аллаһы менә шул Гайсәне үледән терелтте, һәм без һәммәбез – моның шаһитлары. 33Шулай итеп, Аллаһы Аны Үзенең уң ягына#2:33 Уң як – аеруча мөһим, хөрмәтле урын. күтәргәч, Ул, Атасыннан вәгъдә ителгән Изге Рухны кабул итеп, өстебезгә сез хәзер күреп һәм ишетеп торган бүләкне яудырды. 34-35Давыт үзе күккә күтәрелмәгән, әмма ул болай дигән:
«Раббы минем Хакимемә әйтте:
„Дошманнарыңны аяк астыңа
баскыч басмасы итеп салганчы,
Минем уң ягымда утыр“».
36Шуңа күрә бөтен Исраил халкы белеп торсын: Аллаһы сез хачка кадаклаган шушы Гайсәне Хаким һәм Мәсих итте, – диде Петер.
37Бу сүзләр тыңлаучыларның йөрәгенә барып кадалды:
– Туганнар, нишләргә инде безгә хәзер? – дип сорады алар Петердән һәм башка рәсүлләрдән.
38– Гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, һәркайсыгыз, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исеме белән суга чуму йоласын үтәсен, һәм сез Аллаһы бүләген – Изге Рухны кабул итәрсез. 39Бу вәгъдә Раббы Аллабыз Үзенә чакырган һәркемгә – сезгә, балаларыгызга һәм еракта яшәүче барлык кешеләргә дә бирелгән, – дип җаваплады Петер.
40Ул тагын да күбрәк дәлилләр китереп:
– Бу бозык буыннан котылыгыз! – дип өндәде.
41Аның сүзләрен чын күңелдән кабул иткән кешеләр суга чуму йоласын үтәде, һәм шул көнне шәкертләргә өч меңгә якын кеше кушылды.
Иман итүчеләрнең бердәм тормышы
42Ул кешеләр, һәрчак рәсүлләрнең тәгълиматын өйрәнүдә булып, бер-берсе белән аралашып, икмәк сындыру йоласында катнашып, бергәләп дога кылып яшәделәр. 43Рәсүлләр аша байтак могҗизалар һәм гаҗәеп нәрсәләр күрсәтелгәнгә, һәркемнең күңелендә Аллаһыдан курку хисе уянды. 44Иман юлындагы бу кешеләр бергә көн күрделәр, һәм аларның бар нәрсәләре уртак иде. 45Хуҗалыкларын һәм милекләрен сатып, килгән акчаны алар һәркемнең ихтыяҗына карап үзара бүлештеләр; 46-47көн саен Аллаһы йортында җыелып, үз өйләрендә исә Аллаһыны данлый-данлый, шат һәм ихлас күңел белән икмәк сындыру йоласын үтәделәр, бергәләп ризык ашадылар. Бар халык аларны ярата, Раббы исә котылганнарның санын көн дә арттырып тора иде.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in