Рәсүлләр 14
14
Паул белән Барнаб Икүниун шәһәрендә
1Икүниунда Паул белән Барнаб, гадәттәгечә, яһүдиләр гыйбадәтханәсенә керделәр. Аларның тәэсирле итеп сөйләвеннән бик күп яһүдиләр һәм греклар иманга килде. 2Ә иман китермәгән яһүдиләр мәҗүсиләрне иманга килгән дин кардәшләренә каршы котырттылар. 3Паул белән Барнаб анда шактый озак булдылар, Хуҗа-Хаким турында тәвәккәллек белән вәгазьләделәр. Ә Хуҗа-Хаким, Үзенең мәрхәмәте хакындагы хәбәрне раслап, аларның кулы белән галәмәтләр һәм могҗизалар кылды. 4Шәһәр халкы икегә бүленде: бер өлеше – яһүдиләр, икенчесе – рәсүлләр ягында булды. 5Ахырда мәҗүсиләр, шулай ук башлыклары белән бергә яһүдиләр дә, рәсүлләргә һөҗүм итеп, аларны таш атып үтерергә булдылар. 6Рәсүлләр исә бу хакта ишетеп Лукәүния төбәгенә качып киттеләр; андагы Лустра, Дерби шәһәрләрендә һәм шул тирәдәге җирләрдә 7халыкка Яхшы хәбәрне сөйләүләрен дәвам иттеләр.
Лустра шәһәрендә булган хәлләр
8Лустра шәһәрендә аяклары имгәнгән бер кеше яши иде. Ул кеше тумыштан ук гарип булып беркайчан йөри алмаган. 9Паулның сөйләгәннәрен ул да тыңлап утырды. Паул аңа туп-туры карады да, тегенең сихәтләнүгә ышанычы барлыгын күреп, көчле тавыш белән:
10– Аякларыңа туры итеп бас! – диде.
Гарип шундук сикереп торды да йөреп китте. 11Лукәүния халкы, Паулның нәрсә эшләгәнен күреп, үз телендә:
– Адәм кыяфәте алып яныбызга илаһлар иңде! – дип кычкыра башлады.
12Барнабны – Зевс, ә Паулны Гермес#14:12 Зевс, Гермес – греклар мифологиясендә Зевс – иң бөек илаһ, ә Гермес тел остасы дип саналган. дип атадылар, чөнки башлыча ул сөйли иде. 13Шәһәр читендә Зевс гыйбадәтханәсе урнашкан булып, шуның каһине#14:13 Каһин – мәҗүсиләрдә дин башлыгы. капка алдына үгезләр һәм чәчәк бәйләмнәре алып килде дә халык белән берлектә алар хөрмәтенә корбан китерергә җыенды. 14Бу хакта ишеткәч, рәсүлләр, өсләрендәге киемнәрен ертып:
15– Җәмәгать, нәрсә эшлисез сез? – дип кычкыра-кычкыра халык арасына омтылдылар. – Без дә сезнең кебек үк кешеләр бит. Бу файдасыз илаһларыгыздан арынып, күкне һәм җирне, диңгезне һәм шундагы бар нәрсәне яраткан мәңге Тере Аллаһыга йөзегез белән борылсын өчен без сезгә Яхшы хәбәр алып килдек. 16Әүвәлге заманнарда Аллаһы һәр халыкка үз юлыннан йөрергә ирек бирсә дә, 17яхшылыклар кылып, Үзен һаман күрсәтеп тора иде: вакытында күкләрдән яңгыр яудыра һәм мул уңыш өлгертә, безне ризык белән тәэмин итә һәм йөрәкләребезне куандыра иде.
18Шул сүзләр белән алар көчкә генә халыкны үзләренә корбан китермәскә күндерә алдылар.
19Әмма Антиухиядән һәм Икүниун шәһәреннән килгән кайбер яһүдиләр, халыкны үз ягына аударып, Паулны таш атып кыйнадылар һәм, үлде дип уйлап, шәһәр читенә чыгарып ташладылар. 20Әмма янына шәкертләр җыелгач, ул торды да кабат шәһәргә китте.
Икенче көнне Паул белән Барнаб Дерби шәһәренә юл тоттылар. 21Әлеге шәһәрдә Яхшы хәбәрне таратып шәкертләр санын шактый арттырганнан соң, алар Лустра, Икүниун һәм Антиухия шәһәрләренә әйләнеп кайттылар. 22Шәкертләрнең күңелләрен дәртләндереп, иманда нык торырга өндәп алар:
– Аллаһы Патшалыгына кергәнче, без байтак авырлыклар кичерәчәкбез, – диделәр.
23Алар һәр бердәмлектә өлкәннәр билгеләделәр һәм, ураза тотканнан, дога кылганнан соң, Хаким Гайсәгә иман китергән бу өлкәннәрне Аның кулына тапшырдылар.
Паул белән Барнабның Сүриядәге Антиухиягә әйләнеп кайтуы
24Шуннан соң алар, Писидия аша үтеп, Памфулия өлкәсенә килделәр. 25Пергидә Аллаһы сүзен вәгазьләгәннән соң, Атталея шәһәренә юнәлделәр. 26Анда корабка утырып Антиухиягә киттеләр. (Үзләренә тәгаенләнгән хезмәтне башкару өчен, Паул белән Барнаб нәкъ шушы шәһәрдә Аллаһы мәрхәмәтенә тапшырылганнар иде. Хәзер инде алар ул хезмәтне башкарып кайттылар.) 27Антиухиягә кайтып бердәмлекне җыйгач, алар Аллаһының үзләре аша ниләр эшләвен, Аның чит халыкларга иман ишеген ачуын – һәммәсен бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр. 28Паул белән Барнаб шәкертләр янында шактый озак тоткарландылар.
Currently Selected:
Рәсүлләр 14: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: