YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 12

12
Петернең кулга алынуы
1Шул вакытларда Һируд патша#12:1 Һируд патша – Яһүдия һәм Самареянең патшасы Һируд Әгрип I, Бөек Һирудның оныгы. иман итүчеләр бердәмлегендәге кайбер кешеләрне эзәрлекли башлады; 2Яхъяның бертуган кардәше Ягъкубны кылыч белән чабып үтертте; 3бу эшнең яһүдиләргә ошавын күреп, Петерне дә кулга алды. Бу хәл Төче күмәч бәйрәме көннәрендә булды. 4Һируд аны зинданга утыртты һәм, Котылу бәйрәменнән соң халык алдында хөкем итәргә уйлап, дүртәр гаскәридән торган дүрт төркемгә аны сакларга әмер бирде. 5Петер зинданда сак астында ятканда, иман итүчеләр бердәмлеге аның өчен бик тырышып Аллаһыга дога кылды.
Петернең азат ителүе
6Һируд патша Петерне халык каршына чыгарыр алдыннан, ике богау белән богауланган Петер төнлә ике гаскәри уртасында йоклап ята иде. Ә ишек янында сакта каравылчылар тора иде. 7Шулчак Раббы фәрештәсе пәйда булып, бүлмә эче нурга тулды. Фәрештә Петерне төртеп уятты да:
– Тор тизрәк! – диде.
Шулчак Петернең кулыннан богаулар шуып төште.
8– Билеңне бу да аягыңа ки, – диде аңа фәрештә.
Ул шулай эшләде.
– Өс киемеңне ки һәм минем арттан бар, – диде аннары фәрештә.
9Петер, фәрештә кылган бу эшләрнең чынбарлыкта икәнен дә аңышмыйча, аның артыннан китте. Илаһи күренештер бу, дип уйлады ул. 10Беренче һәм икенче каравылчыны үтеп, алар шәһәргә чыга торган тимер капка янына килеп җиттеләр. Капка үзеннән-үзе ачылып китеп, алар урамга чыктылар; бер урам узуга, фәрештә кинәт юк булды.
11Шунда Петер, исенә килеп:
– Хәзер мин төгәл беләм: Раббы, Үзенең фәрештәсен җибәреп, мине Һируд кулыннан һәм яһүдиләр күрергә теләгән җәзадан коткарды, – диде.
12Петер, үзе белән ни-нәрсә булганын аңлаганнан соң, Мәрьям яшәгән йорт янына килде. (Әлеге Мәрьям Марк исемен йөрткән Яхъяның әнисе иде.) Дога кылырга дип анда байтак халык җыелган иде. 13Петернең капка шакуына Роди исемле хезмәтче кыз чыкты да, 14Петернең тавышын таныгач, шатлыгыннан капканы ачарга онытып, йөгереп кире керде һәм йорттагыларга Петернең ишек янында торуын әйтте.
15– Син үз акылыңдамы? – диделәр аңа.
Әмма кыз үз сүзендә нык торды. Ә тегеләр:
– Аның фәрештәседер ул, – диеште.
16Петер исә капка шакуын дәвам итте; капканы ачкач, өйдәгеләр аны күреп хәйран калдылар. 17Ул тавышланмаска кушып кулы белән ишарә ясады һәм Раббының ничек итеп аны зинданнан чыгаруын сөйләп бирде.
– Бу хакта Ягъкубка да, башка имандашларга да әйтегез, – диде ул.
Шуннан соң Петер башка урынга китте.
18Көн тууга, Петер белән ни-нәрсә булуын белмәгән гаскәриләр арасында ыгы-зыгы купты. 19Һируд исә, аны эзләтеп тә таптыра алмагач, каравылчылардан сорау алганнан соң, аларны үлем җәзасына хөкем итте. Шуннан соң Һируд, Яһүдиядән Кайсариягә китеп, шунда калды.
Һирудның үлеме
20Һирудның Сур һәм Сидун шәһәрендә яшәүчеләргә бик нык ачуы чыккан иде. Әмма алар, үзара сүз беркетеп, аның янына килделәр дә, патшаның сарай идарәчесе Бластыны үз якларына аударып, тынычлык турында килешү төзергә өндәделәр, чөнки аларның өлкәсен азык-төлек белән патша өлкәсе тәэмин итә иде. 21Билгеләнгән көнне Һируд, патша киемнәренә киенеп, хөкем итү урынына утырды һәм алар алдында нотык сөйләде. 22Халык аның сүзен хуплап: «Бу – кеше тавышы түгел, илаһныкы!» – дип кычкырды. 23Аллаһыны данламаган өчен Раббының бер фәрештәсе шулчак Һирудка китереп орды, һәм ул, кортларга азык булып, җан бирде.
24Аллаһы сүзе исә таралганнан-тарала бирде. 25Ә Барнаб белән Шаул, тапшырылган эшне башкарганнан соң, Марк исемле Яхъяны үзләре белән алып Иерусалимгә кайттылар.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in