Рәсүлләр 10
10
Петер һәм Көрнили
1Кайсария шәһәрендә Италия полкы дип аталган гаскәрдә йөзбашы булып хезмәт итүче Көрнили исемле кеше бар иде. 2Ул үзе дә, аның бөтен гаиләсе дә диндар булып, алар Аллаһыны олылап һәм Аңардан куркып яшәүчеләрдән иде. Көрнили фәкыйрьләргә мул итеп хәер тарата һәм Аллаһыга ялварып өзлексез дога кыла иде.
3Шулай бервакыт көндезге өчләр тирәсендә Көрнилигә ап-ачык итеп Аллаһы фәрештәсе күренде. Фәрештә аның янына килеп:
– Көрнили! – дип эндәште.
4Көрнили куркып калды, аңа күзләрен текәп:
– Нәрсә, әфәндем? – диде.
– Догаларыңны һәм биргән хәерләреңне корбанга санап, Аллаһы сине искә алды, – дип җавап бирде аңа фәрештә. – 5Петер исемле Шимунны алып килергә Яфуга кешеләр җибәр. 6Ул хәзер күнче Шимун янында кунакта, аның йорты диңгез буенда урнашкан.
7Аның белән сөйләшкән фәрештә киткәч, Көрнили үзенең ике хезмәтчесен һәм шәхси йомышларын үтәүче диндар бер гаскәриен чакырып алды да, 8һәммәсен аңлатып, аларны Яфуга җибәрде.
9Икенче көнне бу кешеләр шәһәргә якынлашып килгәндә, Петер дога кылыр өчен көндезге уникеләр тирәсендә яссы түбәле өйнең башына менде. 10Ул ачыккан иде, аның ашыйсы килә башлады. Өйдәгеләр табын әзерләгән арада, Петергә илаһи күренеш иңде: 11күкләр ачылып китте дә зур тукымага охшаган бер әйберне, дүрт почмагыннан тотып, җиргә төшерә башладылар. 12Әлеге тукыма эчендә җирдә яшәүче һәртөрле дүрт аяклы җәнлекләр, сөйрәлүчеләр һәм киек кошлар иде.
13Аңа:
– Петер, тор да суеп аша! – дигән тавыш килеп иреште.
14Әмма Петер:
– Юк, Раббым, минем беркайчан шакшы яки нәҗес нәрсә ашаганым булмады, – диде.
15Шулвакыт Петер янә:
– Аллаһы чиста иткәнне шакшы дип исәпләмә, – дигән тавыш ишетте.
16Өч тапкыр шулай кабатланганнан соң, тукыма күккә тартып алынды. 17Петер, бу күренеш нәрсә аңлата икән, дип аптырап торган арада, Көрнили җибәргән кешеләр, Шимун өен эзләп табып, капка янына килеп бастылар һәм:
18– Петер исемле Шимун монда тукталдымы? – дип кычкырдылар.
19Иңгән күренеш турында уйланып торган Петергә Изге Рух:
– Сине өч кеше эзли. 20Төш тә шикләнмичә алар белән бар. Аларны Мин җибәрдем, – диде.
21Көрнили җибәргән кешеләр янына төшеп, Петер:
– Сез эзләгән кеше мин булам, – диде. – Нинди эш белән килдегез?
22– Аллаһыны олылаучы, тәкъва, барча яһүдиләр алдында хөрмәт казанган йөзбашы Көрнили җибәрде безне. Изге фәрештәдән ул сине үз өенә чакырырга һәм сөйлисе сүзләреңне тыңларга боерык алды, – диде алар.
23Шуннан Петер аларны өйгә чакырып кунак итте, ә иртәгесен алар белән китеп барды. Аларга Яфудагы кайбер имандашлар да иярде. 24Кайсариягә алар икенче көнне килеп җиттеләр. Көрнили исә, үзенең туганнарын һәм якын дусларын җыеп, аларны көтеп тора иде. 25Көрнили, бусаганы атлап кергән Петерне каршы алып, аның аягына егылды.
26– Тор, мин дә кеше генә бит, – диде Петер аны торгызып.
27Алар сөйләшә-сөйләшә өйгә керделәр. Анда күп кеше җыелган иде. 28Петер аларга:
– Яһүдиләргә чит кавемнән булган кешеләр белән аралашырга, алар янына кунакка йөрергә рөхсәт ителмәгәнне сез, әлбәттә, беләсез. Ләкин Аллаһы миңа һичбер адәмне шакшы яки нәҗес дип исәпләмәскә боерды. 29Шуңа күрә, сез чакыруга, һичсүзсез яныгызга килдем. Инде әйтегез: ни өчен чакырттыгыз мине? – диде.
30– Өч көн элек шушы вакытта, сәгать өчтә, өемдә дога кыла идем, – диде Көрнили. – Кинәт алдымда ялтыравыклы аксыл кием кигән бер кеше пәйда булды 31да: «Көрнили, Аллаһы синең догаңны ишетте һәм сәдакаларыңны искә алды. 32Яфудан Петер исемле Шимунны алып килергә кешеләр җибәр. Ул хәзер диңгез буенда яшәүче күнче Шимун өендә кунакта», – диде. 33Мин исә шундук сиңа кешеләр җибәрдем, һәм син килеп яхшы эшләдең. Раббы боерганнарның һәммәсен синең авыздан ишетер өчен без хәзер барыбыз Аллаһы алдында басып торабыз.
Петернең Көрнили өендә вәгазь сөйләве
34– Хәзер мин чынлап та аңлыйм: Аллаһы кешеләрне тигез күрә, – дип сүзен башлады Петер. – 35Аллаһыны олылаучыны һәм гадел эшләр кылучыны, кайсы гына халыктан булса да, Ул хуп күрә. 36Аллаһы, Гайсә Мәсих аша килүче тынычлык хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп, Исраил угылларына Үзенең сүзен ирештерде: Гайсә – һәммәбезнең Хуҗа-Хакиме. 37Яхъя суга чуму йоласын үтәргә өнди башлаганнан соң, Гәлиләядә, бераздан бөтен Яһүдиядә ни-нәрсәләр булып узганны беләсез: 38Аллаһы, насаралы Гайсәне Изге Рух белән сугарып, Аңа кодрәт бирде. Гайсә, игелек кылып, иблис җәфалаган кешеләрне савыктырып йөрде, чөнки Аллаһы Аның юлдашы булды. 39Аның Яһүдиядә һәм Иерусалимдә кылган барлык эшләренә без шаһит. Аны хачка асып үтерделәр, 40-41ә өченче көндә Аллаһы Аны үледән терелтте һәм кешеләргә – бар халыкка түгел, ә безгә генә, Ул үледән терелеп торганнан соң Аның белән бергә ашап-эчкән һәм Аллаһы алдан билгеләгән шаһитларга гына – Аны күрергә мөмкинлек бирде. 42Гайсә ул – тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәр өчен Аллаһы тарафыннан билгеләп куелган Зат. Ул безгә шул хакта халыкка сөйләргә һәм шаһитлык кылырга боерык бирде. 43Барча пәйгамбәрләр әйткәнчә, Аңа иман китергән һәрбер адәмнең гөнаһлары Аның исеме белән кичереләчәк, – диде Петер.
Мәҗүсиләрнең Изге Рухны кабул итүе
44Петер бу сүзләрне сөйләгән вакытта ук тыңлаучыларның барысына Изге Рух иңде. 45-46Мәҗүсиләрнең таныш булмаган телләрдә сөйләвен һәм Аллаһыны олылап мактауларын ишетеп, Петер белән бергә килгән иман итүче яһүдиләр Изге Рухның чит халыкларга да бирелүенә бик нык гаҗәпләнделәр. Шулвакыт Петер:
47– Безнең кебек үк Изге Рухны кабул иткән бу кешеләрне суга чумудан кем тыя алыр? – диде.
48Ул аларга Гайсә Мәсих исеме белән суга чуму йоласын үтәргә кушты. Аннары алар Петернең үзләре янында берничә көнгә калуын үтенделәр.
Currently Selected:
Рәсүлләр 10: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: