YouVersion Logo
Search Icon

II Петернең хаты 2

2
Ялган остазлар турында
(Яһүдәнең хаты 1:3-16)
1Исраил халкы арасында ялган пәйгамбәрләр булган кебек, сезнең арада да ялган остазлар очрар. Алар һәлакәткә китерүче тәгълиматны арагызда яшерен рәвештә тарата башлар, хәтта үзләрен йолып алган Хөкемдарны да инкяр итеп, үз башларына көтелмәгән һәлакәт китерер. 2Күпләр аларның азгынлыгына иярер, һәм аларның гамәлләре аркасында Хакыйкать Юлы хурланыр. 3Әлеге ялган остазлар, комсызланып, үзләре уйлап чыгарган риваятьләр ярдәмендә сезнең исәпкә байлык туплар. Аларны күптәннән хөкем сагалый, аларның һәлакәте котылгысыз.
4Аллаһы бит гөнаһ кылган фәрештәләрне дә аямаган, чылбырлар белән бәйләп җәһәннәм караңгылыгына ташлаган: алар анда хөкем көнен көтәләр. 5Аллаһы борынгы дөньяны да аямаган, бары тик сигез кешене, шул исәптән тәкъва тормышны вәгазьләгән Нухны исән калдырып, имансызлар өстенә туфан сулары җибәргән; 6имансызларны киләчәктә нәрсә көткәнен искәртеп, Сәдүм һәм Гамура шәһәрләрен хөкем иткән – көлгә әйләндергән, 7ә анда яшәгән азгыннарның әхлаксыз гамәлләреннән җәфаланган тәкъва Лутны коткарган 8(шул халык арасында яшәгән бу тәкъва адәм, һәркөн аларның явыз эшләрен күреп һәм ишетеп газаплана торган булган). 9Шулай итеп, Раббы Үзен хөрмәт иткәннәрне сынаулардан ничек коткарырга, ә явызларны җәзага тартыр өчен хөкем көненә чаклы ничек сакларга икәнен белә.
10Бу бигрәк тә үзләренең азгын теләкләренә ияреп Раббы хакимлеген кимсетүчеләргә кагыла. Әлеге әдәпсез, тәкәббер кешеләр күктәге шөһрәтле затларга яла ягудан да курыкмыйлар. 11Фәрештәләр исә, алардан күпкә көчлерәк һәм кодрәтлерәк булса да, Раббы алдында бу адәмнәрне гаепләмиләр дә, хурламыйлар да. 12Бу ялган остазлар үзләре аңламаган нәрсәне хурлыйлар. Табигый теләкләренә буйсынып яшәгән, аулап тотылыр һәм юк ителер өчен генә туган, аңсыз хайваннарга охшаган бу адәмнәр үзләренең бозыклыгы аркасында һәлак булачак. 13Алар үзләре китергән явызлык өчен җәза алачак, чөнки көннең-көнендә кәеф-сафа коруны дөрес дип саныйлар. Алар – әшәкелек һәм хурлыкның үзедер, чөнки сезнең белән бер табында утырганда ялган тәгълиматларын таратудан зур рәхәтлек таба; 14кем белән зина кылырга икән дип, кыз-кыркынга күз сала, гөнаһ кылудан һич тыела алмый, тотрыксыз җаннарны хак юлдан яздыра; күңелләре һаман комсызлыкта аларның; болар – ләгънәт балалары. 15Алар, туры юлдан тайпылып, Бигур углы Билгам эзеннән киттеләр һәм адаштылар. Билгам исә яманлык белән табылган акчага кызыккан, 16әмма шул гамәле өчен битәрләнгән пәйгамбәр иде: аның ишәге, кеше тавышы белән эндәшеп, хуҗасын бу акылсыз эшеннән туктаткан.
17Бу кешеләр – сусыз чишмә, җил куып йөрткән томан сыман. Аларны дөм караңгылык көтә. 18Чөнки алар яңгыравыклы буш сүзләр сөйләп, кешеләрнең азгын теләкләрендә уйнап ялгыш юлдан арына башлаучыларны ятьмәгә эләктерергә тырышалар. 19Үзләре бозыклык колы булсалар да, тегеләргә азатлык вәгъдә итәләр. Кеше бит кемнән җиңелсә, шуның колына әйләнә. 20Бу кешеләр Хакимебез һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихне танып белү аша дөньяның азгынлыгыннан арынганнан соң, җиңелеп, кабат шуңа чорнала икән, аларның хәле элеккегә караганда яманрак була. 21Хаклык Юлын танып белгәннән соң үзләренә бирелгән изге әмердән кире чигенүгә караганда, ул Юлны бөтенләй белмәүләре алар өчен яхшырак булыр иде. 22Андый кешеләр белән ни булганлыгы турында мәкальләрдә дөрес әйтелгән: «эт үзенең косыгына әйләнеп кайта» һәм «юындырылган дуңгыз пычракта аунарга бара».

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in