II Петернең хаты 1
1
1Гайсә Мәсихнең хезмәтчесе һәм рәсүле Шимун-Петердән Аллабыз һәм Коткаручыбыз булган Гайсә Мәсихнең хаклыгы аша безнең сыман шул ук кыйммәтле иманны кабул иткәннәргә сәлам! 2Аллаһыны һәм Хакимебез Гайсәне танып белү аша сезгә мәрхәмәт һәм иминлек мул итеп бирелсен!
Иманда үсү турында
3-4Гайсәнең илаһи кодрәте безгә чын тормыш һәм Аллаһыга ихлас табыну өчен кирәк булган бар нәрсәне бүләк итте. Без шуларның һәммәсен Үзенең даны һәм игелеге белән чакырган Затны танып белүебез аша алдык. Аның даны һәм игелеге ярдәмендә безгә иң бөек һәм кыйммәтле вәгъдәләр бирелде, һәм сез, шулай итеп, дөньяда хөкем сөргән яман нәфесләрдән котылып, илаһи табигатьтә катнаша алырсыз. 5Шул сәбәпле, иманыгызга игелек өстәү өчен бар көчегезне куегыз. Игелеккә – белем, 6белемгә – тотнаклык, тотнаклыкка – чыдамлык, чыдамлыкка – Аллаһыга ихлас табыну, 7Аллаһыга ихлас табынуга – туганнарча ярату, туганнарча яратуга мәхәббәтне өстәгез. 8Әгәр сездә бу сыйфатлар бар һәм алар арта бара икән, Хакимебез Гайсә Мәсихне танып белүегез файдасыз һәм уңышсыз калмас. 9Ә инде бу сыйфатлар кемдәдер юк икән, димәк, ул – ерактан начар күрүче, сукыр һәм үзенең элекке гөнаһларыннан арынуын оныткан кеше. 10Шуңа күрә, имандашлар, Аллаһы тарафыннан чакырылган һәм сайланган булуыгызны ныгытырга тырышыгыз. Шулай эшләсәгез, һичкайчан иманыгыздан тайпылмассыз, 11һәм Хакимебез, Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең мәңгелек Патшалыгына керә торган капка киң итеп ачылыр.
12Шул сәбәптән, сез боларны белсәгез дә, кабул иткән хакыйкатьтә нык торсагыз да, бу турыда һәрдаим исегезгә төшерүдән арымам. 13Әлегә, җирдә яшәгән чагымда, хәтерегезне яңартып торуны бурычым дип саныйм. 14Тиздән бу тәнемнән аерылып китәргә тиешлегемне беләм, моны миңа Хакимебез Гайсә Мәсих ачып бирде. 15Шуңа күрә, мин арагыздан киткәч, боларны һәрвакыт истә тотарсыз дип хәлемнән килгәнне эшлим.
Мәсихнең кабат килүе
16Без сезгә Хакимебез Гайсә Мәсихнең кодрәте һәм Аның кабат килүе турында сөйләгәндә уйдырмаларга ияреп түгел, ә бәлки Аның бөеклеген үз күзләре белән күргән кеше буларак бәян иттек. 17Бөек һәм шөһрәтле Аллаһыдан «Бу – Минем сөекле Углым, Ул – Минем куанычым» дигән сүз килгән мәлдә Атабыз Аллаһыдан Гайсә хөрмәт һәм шөһрәт кабул итте.#1:17 Карагыз: «Маттай», 17:5. 18Гайсә белән изге тауда булган чакта без күкләрдән килгән бу авазны үзебез ишеттек. 19Моннан гайре бездә пәйгамбәрләрнең ышанычлы сүзләре дә бар, һәм сез аларга колак салып дөрес эшлисез. Әлеге сүзләр – көн туганчы һәм сезнең йөрәкләрдә таң йолдызы калыкканчы караңгылык эчендә нур тараткан чырагтыр. 20Иң элек шуны аңлагыз: Язмадагы бер генә пәйгамбәрлек сүзе дә кешенең үз фикереннән килми, 21чөнки пәйгамбәрлек сүзе беркайчан да кеше теләге белән әйтелми, кешеләр Аллаһы сүзен Изге Рухтан илһамланып әйтә.
Currently Selected:
II Петернең хаты 1: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025