Шул рәвешле, иман китереп аклану алгач, Хакимебез Гайсә Мәсих ярдәмендә безнең белән Аллаһы арасында татулык урнашты. Иманыбыз нигезендә Мәсих безгә Аллаһының мәрхәмәтен кабул итүгә юл ачты. Без хәзер шул мәрхәмәткә нык баглыдыр һәм, Аллаһы данын уртаклашырбыз, дигән өмет белән горурланабыз һәм шатланабыз.