1
Яхъя 16:33
Инҗил
ИНҖ2025
Сез Миндә тынычлык тапсын өчен әйттем боларны. Бу дөньяда сезне кайгы-хәсрәтләр көтә, ләкин кыю булыгыз! Мин бу дөньяны җиңдем!
Compare
Explore Яхъя 16:33
2
Яхъя 16:13
Хакыйкать Рухы килгәч, Ул сезгә тулы хакыйкатьне ачып бирер. Ул сезгә Үзеннән чыгып түгел, ә бәлки ишеткәннәрен сөйләр һәм киләчәк турында хәбәр итәр.
Explore Яхъя 16:13
3
Яхъя 16:24
Моңарчы сез Минем исемнән бернәрсә сорамадыгыз. Шатлыгыгыз тулы булсын дисәгез, сорагыз – һәм алырсыз.
Explore Яхъя 16:24
4
Яхъя 16:7-8
Әмма хак сүз әйтәм сезгә: Минем китүем сезнең өчен хәерлерәк; әгәр китмәсәм, сезгә Яклаучы килмәячәк, ә китсәм, Мин Аны сезгә җибәрәчәкмен. Ул, килеп, гөнаһ, гаделлек һәм хөкем турында дөрес фикер йөртмәгән дөньяны фаш итәчәк.
Explore Яхъя 16:7-8
5
Яхъя 16:22-23
Шуның кебек, сез дә хәзер кайгырасыз, әмма Мин сезне тагын күрермен, шулчак күңелегез шатлык белән тулыр, һәм ул шатлыкны сездән беркем тартып ала алмас. Ул көнне сез Миннән бернәрсә турында да сорамассыз. Хак сүз әйтәм сезгә: Минем исемне әйтеп Атамнан нәрсә сорасагыз да, Ул сезгә бирер.
Explore Яхъя 16:22-23
6
Яхъя 16:20
Хак сүз әйтәм: сез еларсыз, үкереп еларсыз, ә дөнья шатланыр. Әйе, сез кайгырырсыз, әмма кайгыгыз шатлыкка әйләнер.
Explore Яхъя 16:20
Home
Bible
Plans
Videos