Төн урталарында Паул белән Силас дога кылдылар, Аллаһыны мактап мәдхияләр җырладылар, башка тоткыннар аларны тыңлап утырды. Кинәт бик нык итеп җир тетрәде, хәтта зинданның нигезе селкенеп куйды. Шундук барча ишекләр ачылып китте, һәркайсының богаулары ишелеп төште.