1
I Петернең хаты 5:7
Инҗил
ИНҖ2025
Барлык борчу-мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез, чөнки Ул сезне кайгырта.
Compare
Explore I Петернең хаты 5:7
2
I Петернең хаты 5:10
Бар мәрхәмәтнең чыганагы булган һәм Гайсә Мәсих аша сезне Үзенең мәңгелек шөһрәтенә чакырып алган Аллаһы, сез кыска вакытка гына газап чиккәннән соң, көчегезне яңартачак, сезгә куәт бирәчәк, сезне ныгытачак һәм какшамас итәчәк.
Explore I Петернең хаты 5:10
3
I Петернең хаты 5:8-9
Аек акыллы һәм уяу булыгыз, сезнең дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан сыман, кемне йотарга икән дип эзләнеп йөри. Имандашларыгызның дөньяда шундый ук газапларга дучар ителүен белеп, иблискә ныклы иман белән каршы торыгыз.
Explore I Петернең хаты 5:8-9
4
I Петернең хаты 5:6
Шулай итеп, Аллаһының кодрәтенә буйсыныгыз, һәм Ул үз вакытында сезне югары күтәрер.
Explore I Петернең хаты 5:6
5
I Петернең хаты 5:5
Сез дә, яшьләр, өлкәннәргә буйсыныгыз. Гомумән, һәммәгез бер-берегез алдында басынкы булсын, чөнки Язмада әйтелгәнчә, «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, тыйнак-күндәм бәндәләренә исә мәрхәмәтен күрсәтә».
Explore I Петернең хаты 5:5
Home
Bible
Plans
Videos