Газиз дусларым! Сез – килмешәкләр һәм мосафирлардыр. Шуңа күрә үтенеп сорыйм сездән: җанга каршы көрәшүче гөнаһлы теләкләрдән качыгыз. Мәҗүсиләр арасында кылынган эшләрегез тел тидермәслек булсын. Шул вакытта, хәзер сезне явызлык кылучы дип нахак сүз сөйләсәләр дә, игелекле эшләрегезне күреп, Аллаһы килгән көндә Аны данларлар.