Лүк 9
9
Гайсәнең унике шәкертне хезмәткә җибәрүе
(Маттай 10:5-15; Марк 6:7-13)
1Гайсә Үзенең унике шәкертен чакырып алды да, аларга һәр төр җеннәрне куып чыгарырга, чир-сырхаулардан дәваларга көч һәм хакимлек биреп, 2-3Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләр һәм авыру кешеләрне савыктырыр өчен юлга озатты.
– Үзегез белән бернәрсә дә – юл таягы да, биштәр дә, акча да, алмаш күлмәк тә алмагыз, – диде Ул аларга. – 4Кайсы йортта тукталсагыз, әлеге урыннан киткәнче шул йортта калыгыз. 5Әгәр кайда да булса сезне кабул итмәсәләр, ул шәһәрдән киткәндә аякларыгыздан тузанны кагып төшерегез – алар өчен бу кисәтү булыр.
6Шәкертләр юлга чыктылар һәм, авылдан-авылга йөреп, барган һәр җирдә Яхшы хәбәр турында сөйләделәр, авыруларны савыктырдылар.
Һирудның аптырашка калуы
(Маттай 14:1-12; Марк 6:14-29)
7Идарәче Һируд#9:7 Һируд – Һируд Антипас, Бөек Һирудның углы. боларның барысы турында ишетеп аптырашка калды. Чөнки Гайсә турында берәүләр «үледән терелгән Яхъя бу» дип сөйләсә, 8башкалар «Ильяс килгән» диде, бүтәннәр исә «үледән терелгән борынгы пәйгамбәрләрнең берсе» дип әйтте. 9Ә Һируд:
– Яхъяның башын мин үзем кистердем, ә Монысы кем соң: миңа Аның турында шундый нәрсәләр ишеттерәләр! – диде.
Һирудның бик тә Гайсәне күрәсе килде.
Гайсәнең биш мең кешене ашатуы
(Маттай 14:13-21; Марк 6:30-44; Яхъя 6:1-14)
10Әйләнеп кайткач, башкарган эшләре турында рәсүлләр Гайсәгә сөйләп бирделәр. Шәкертләре белән ялгызы гына калыр өчен, Ул аларны Бәйт-Сайда дигән шәһәргә алып китте. 11Ләкин Гайсәнең кая юнәлгәнен белеп, халык Аның артыннан иярде. Гайсә кешеләрне теләп кабул итте, аларга Аллаһы Патшалыгы турында сөйләде һәм дәвалауга мохтаҗларны терелтте. 12Көн кичкә авышканда, унике шәкерт, Гайсә янына килеп:
– Халыкны кайтарып җибәр, якын-тирәдәге авыл-салаларга барып үзләренә кунар урын тапсыннар һәм ашау ягын кайгыртсыннар. Бик аулак урын бу, – диде.
Әмма Гайсә:
13– Кешеләрне үзегез ашатыгыз, – дип җавап кайтарды.
– Безнең биш икмәк белән ике балыктан башка һичнәрсәбез юк. Биредәге кешеләрнең һәммәсенә ризыкны без сатып алыйкмы? – диде алар.
14Ә анда биш меңләп ир кеше бар иде. Шәкертләренә Гайсә:
– Аларны иллешәр-иллешәр итеп төркемнәргә бүлеп утыртыгыз, – диде.
15Тегеләр шулай эшләделәр – барысын да утырттылар. 16Шуннан Гайсә биш икмәкне һәм ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды һәм, ризыкларны сындыргалап, халыкка өләшер өчен шәкертләренә бирде. 17Һәммәсе туйганчы ашады. Кешеләр ашап туйганнан соң да, калган сынык-санык белән унике кәрзин тулды.
Кем ул Гайсә?
(Маттай 16:13-19; Марк 8:27-29)
18Бервакыт Гайсә аулак урында дога кылганда, шәкертләре Аның янында иделәр, һәм Ул аларга:
– Халык Мине кем дип белә? – дигән сорау бирде.
19– Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, икенчеләр – Ильяс, кайберәүләр исә үледән терелгән борынгы пәйгамбәрләрнең берсе дип исәпли, – дип җаваплады шәкертләре.
20– Ә сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады Ул алардан.
– Син – Аллаһының Мәсихе, – дип җавап бирде Петер.
21Гайсә, бу хакта һичкемгә әйтмәгез дип, аларны кисәтеп куйды. 22Аннары Ул:
– Адәм Углына күп газаплар чигәргә туры килер, халык өлкәннәре, баш руханилар һәм Канун белгечләре Аны читкә тибәрер. Аны үтерерләр, әмма өченче көндә Ул үледән терелер, – диде.
Кеше үз мәнфәгатьләреннән ваз кичсен
(Маттай 16:24-28; Марк 8:34–9:1)
23Аннары Гайсә аларның барысына да болай диде:
– Минем арттан барырга теләгән кеше үз мәнфәгатьләреннән ваз кичсен һәм, хачын күтәреп, һәркөн Миңа ияреп йөрсен. 24Чөнки җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә Минем хакка җанын биргән кеше аны саклап калыр. 25Әгәр кеше бөтен дөньяга ия була, әмма үзен харап итә яки үзенә зыян китерә икән, аңа моннан ни файда? 26Кем дә булса Миннән һәм сүзләремнән гарьләнә икән, Адәм Углы да Үзенең, Атаның һәм фәрештәләрнең балкышында килгән вакытта әлеге кешедән гарьләнер. 27Хак сүз әйтәм сезгә: шушында басып торучыларның кайберләре Аллаһы Патшалыгын күрмичә дөнья куймас.
Гайсәнең кыяфәте үзгәрү
(Маттай 17:1-8; Марк 9:2-8)
28Шушы сүзләрне сөйләгәннән соң сигез көн чамасы үткәч, Үзе белән Петерне, Яхъяны һәм Ягъкубны ияртеп, Гайсә дога кылырга дип тауга күтәрелде. 29Дога кылган чакта Аның йөзе кинәт үзгәреп китте, киеме ялтырап торган ак төскә керде. 30-31Менә күк балкышында ике кеше – Муса һәм Ильяс күренде дә Аның белән сөйләшә башлады. Алар Гайсәнең Иерусалимгә баруы, бу дөньядан китәчәге турында сөйләштеләр.
32Петерне һәм аның белән килгән шәкертләрне йокы баскан иде. Алар, уянып китеп, Гайсәнең балкып торган шөһрәтен һәм Аның янындагы ике кешене күрделәр. 33Әлеге кешеләр Гайсә яныннан киткән вакытта, Петер, нәрсә әйтергә белмәгәннән, Гайсәгә:
– Остаз! Ничек рәхәт биредә! Әйдә өч чатыр корыйк: берсе – Сиңа, берсе – Мусага, берсе Ильяска булыр, – диде.
34Петер шулай дип сөйләп торган арада, бер болыт пәйда булды да аларны чорнап алды. Болыт эчендә калгач шәкертләр бик курыктылар. 35Шулвакыт болыт эченнән:
– Бу – Минем Углымдыр, Аны Мин сайладым; Аның сүзеннән чыкмагыз! – дигән тавыш килеп иреште.
36Тавыш тынуга, шәкертләр Гайсәнең ялгызын гына күрделәр. Күргәннәре хакында алар ул көннәрдә беркемгә бернәрсә сөйләмәделәр.
Гайсәнең җен орган малайны савыктыруы
(Маттай 17:14-18; Марк 9:14-27)
37Икенче көнне таудан төшүгә, Гайсәне бик күп халык каршылады. 38Шунда халык арасыннан берәү:
– Остаз! Ялварып сорыйм, зинһар, углымны килеп кара. Ул – минем бердәнбер балам, – дип кычкырды. – 39Явыз рух аңа һөҗүм итә дә, бала кинәт кычкыра башлый, аның бөтен тәне тартыша, авызыннан күбек килә. Явыз рух аны тәмам интектереп бетермичә китми! 40Шәкертләреңнән аны куып чыгаруларын үтенгән идем дә, булдыра алмадылар.
41– Әй имансыз, бозык буын! Сезнең янда Миңа тагын күпме булырга һәм күпме түзәргә икән? – диде Гайсә. – Углыңны алып кил!
42Малай Гайсәгә таба юнәлүгә, җен аны җиргә егып салды, һәм малай тартыша башлады. Әмма Гайсә явыз рухны тыйды һәм баланы, савыктырып, атасы кулына тапшырды. 43Аллаһының бөеклеген күреп, барысы таң калды.
Үзенең үлеме хакында Гайсәнең алдан әйтеп куюы
(Маттай 17:22-23; Марк 9:30-32)
Халык Гайсә кылган эшләргә гаҗәпләнеп торган арада, шәкертләренә Ул:
44– Әлеге сүзләрне хәтерегезгә салып куегыз: Адәм Углын кешеләр кулына тотып бирерләр, – диде.
45Ләкин шәкертләре Аны аңламадылар. Бу сүзләрнең мәгънәсе аларга яшерен иде, шуңа күрә төшенмәделәр. Ә Гайсәдән сорарга батырчылык итмәделәр.
Кем бөегрәк?
(Маттай 18:1-5; Марк 9:33-40)
46Шәкертләр, арабызда кайсыбыз бөегрәк, дип бәхәсләшә башладылар. 47Аларның уйларын белеп Гайсә бер баланы күтәреп алды да Үз янына бастырды һәм әйтте:
48– Шушындый балаларның берсен Минем хакка чын күңелдән кабул иткән кеше – Мине кабул итә, ә Мине кабул итүче Мине генә түгел, бәлки Мине Җибәрүчене кабул итә дигән сүз. Арагызда иң кечкенәсе – чын мәгънәсендә бөек кеше.
Сезгә каршы булмаган кеше – сезнең яклы
49Шунда Яхъя:
– Остаз! Без бер кешенең, Синең исемне телгә алып, җеннәрне куып чыгаруын күрдек. Безнең белән йөрмәгәнгә, аны бу эшеннән тыйдык, – диде.
50Гайсә аңа:
– Тыймагыз аны. Сезгә каршы булмаган кеше – сезнең яклы, – дип җавап кайтарды.
Самареялеләрнең Гайсәне инкяр итүе
51Күкләргә алыныр вакыты якынлашкач, Гайсә Иерусалимгә барырга хәл кылды. 52Үзеннән алда Ул хәбәрчеләрен җибәрде. Гайсә килүгә бар нәрсәне әзерләп куяр өчен алар Самарея җирендәге бер авылга керделәр. 53Әмма Гайсәне анда кабул итмәделәр, чөнки Аның Иерусалимгә сәфәр кылучы икәнлеге күренеп тора иде. 54Гайсә шәкертләре Ягъкуб белән Яхъя моны күреп:
– Хакимебез! Күктән ут төшеп аларны юкка чыгарсын, дип боерыйкмы? – диделәр.
55Ләкин Гайсә, шәкертләренә таба борылып, аларны бу эштән тыйды#9:55 …аларны… тыйды. – Кайбер кулъязмаларда: «аларны тыйды һәм әйтте: „Сез үзегезнең нинди рухка баглы булуыгызны белмисез. Адәм Углы кешеләрне һәлак итү өчен түгел, ә коткару өчен килде“» дигән сүзләр дә бар.. 56Шуннан алар икенче авылга киттеләр.
Миңа ияр
(Маттай 8:19-22)
57Юлда барганда кемдер Гайсәгә:
– Син кая гына барсаң да, мин Синең артыңнан барырмын, – дип әйтте.
58Гайсә аңа:
– Төлкеләрнең – өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Углының барып баш төртер урыны юк, – дип җавап бирде.
59Икенче берәүгә Гайсә:
– Миңа ияр! – диде.
Теге кеше исә:
– Әфәндем! Өемә кайтып, әүвәл атамны җирләп килергә рөхсәт ит, – диде.
60Ләкин Гайсә аңа:
– Үз үлеләрен үлеләр җирләсен, – диде. – Ә син бар, Аллаһы Патшалыгы турындагы Хәбәрне тарат.
61Тагын берсе:
– Мин Сиңа ияреп китәм, Әфәндем! Тик башта өемдәгеләр белән саубуллашып килергә рөхсәт ит, – диде.
62Гайсә аңа:
– Җир сөрергә дип сукага тотынгач, артына борылып караган кеше Аллаһы Патшалыгы өчен яраклы түгел, – диде.
© Институт перевода Библии, 2025