Яхъя 20

20
Гайсә Мәсихнең үледән терелүе
(Маттай 28:1-10; Марк 16:1-8; Лүк 24:1-12)
1Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, әле яктырмас борын, магдалалы Мәрьям кабер-мәгарә янына килде һәм мәгарә авызын томалап торган ташның читтә ятуын күрде. 2Ул шундук Шимун-Петер һәм Гайсәнең яраткан шәкерте янына йөгереп барып:
– Хакимебезне кабердән алып киткәннәр. Аны кая куйганнарын белмибез, – диде.
3Петер һәм теге шәкерт тиз генә җыенып кабер янына киттеләр. 4Алар икесе дә йөгереп бардылар, әмма Гайсәнең яраткан шәкерте, Петергә караганда җәһәтрәк йөгергәнгә, мәгарә янына алданрак барып җитте; 5иелеп эчкә карагач, анда яткан кәфенне күрде, ләкин мәгарәгә кермәде. 6Аның артыннан Шимун-Петер дә килеп җитте. Ул, мәгарә эченә кереп, анда яткан кәфенлекне 7һәм Гайсәнең башында булган яулыкны күрде, әмма яулык кәфен белән бергә түгел, урап куелганча үз урынында ята иде. 8Кабер янына алданрак килеп җиткән теге шәкерт тә эчкә керде һәм үз күзләре белән күргәннән соң ышанды. 9(Гайсәнең үледән тереләчәге турында Язмада әйтелгәннәрне алар моңарчы аңламаган иде.) 10Шуннан соң шәкертләр өйләренә кайтып киттеләр.
Гайсәнең магдалалы Мәрьямгә күренүе
(Марк 16:9-11)
11Мәрьям исә күз яшьләре түгеп кабер-мәгарә янында басып калды; елый-елый кабер эченә иелеп караса, 12анда актан киенгән ике фәрештә утыра иде: берсе – Гайсә җәсәде яткан урынның баш очында, икенчесе – аяк очында. 13Алар Мәрьямнән:
– Ханым! Нигә елыйсың? – дип сорады.
– Хакимемне алып киткәннәр, ә кайда куйганнарын белмим, – диде Мәрьям.
14Шулай диде дә артына борылып карады һәм анда басып торган Гайсәне күрде, әмма Аны танымады. 15Гайсә аңардан:
– Ханым! Нигә елыйсың? Кемне эзлисең? – дип сорады.
Мәрьям, Аны бакчачы дип уйлап:
– Әфәндем! Әгәр Аны син алып киткән булсаң, кай җиргә куйганыңны әйт, мин Аны алып китәрмен, – диде.
16Гайсә аңа:
– Мәрьям! – дип дәште.
Мәрьям әйләнеп карады да яһүдчә:
– Раббуни! – дип кычкырып җибәрде. (Раббуни «Остаз» дигәнне аңлата.)
17– Миңа кагылма! – диде Гайсә. – Мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Шәкертләремә кайтып әйт: Мин Үземнең һәм сезнең Атагыз янына, Үземнең һәм сезнең Аллагыз янына күтәреләм.
18Магдалалы Мәрьям, шәкертләр янына барып:
– Мин Хакимебезне күрдем, – диде һәм аларга Гайсәнең сүзләрен сөйләп бирде.
Гайсәнең шәкертләргә күренүе
(Маттай 28:16-20; Марк 16:14-18; Лүк 24:36-49)
19Шәкертләре шул көнне кичен яһүдиләрдән куркып йорт ишекләрен бикләп җыелып утырганда, Гайсә килеп керде һәм урталарына басып:
– Иминлек сезгә! – диде.
20Шулай дигәннән соң, Ул аларга кулларын, кабыргасын күрсәтте. Шәкертләр Хаким Гайсәне күреп бик куандылар.
21– Иминлек сезгә! – дип кабатлады Гайсә. – Атам Мине юллаган кебек, Мин дә сезне юллыйм.
22Аннары сулышын аларга өрде дә:
– Изге Рухны кабул итегез. 23Кемнең гөнаһларын кичерсәгез, шуныкы кичерелер; кемнекен кичермәсәгез, аныкы кичерелмәс, – диде.
Күрмәгән килеш ышанучылар бәхетле
24Гайсә килгәндә, унике шәкертнең берсе, Игезәк кушаматлы Томас, алар янында юк иде. 25Башка шәкертләр аңа:
– Без Хакимебезне күрдек! – диде.
Ә ул аларга:
– Аның кулларында кадактан калган яраларны күрмичә, шул яраларга бармагымны, кабыргасына кулымны тидереп карамыйча ышанмыйм, – дип әйтте.
26Бер атнадан соң, Гайсәнең шәкертләре тагын шулай җыелып утырганда, Томас та алар белән бергә иде. Ишек бикле булса да, Гайсә килеп керде һәм урталарына басып:
– Иминлек сезгә! – диде, 27аннары Томаска, – бармагыңны монда куй һәм кулларыма кара, кулыңны суз да кабыргама тидер. Моннан ары шикләнмә һәм ышан, – диде.
28– И Хакимем Минем, и Аллам! – диде шунда Томас.
29– Мине күргәнгә ышандың син. Күрмәгән килеш ышанучылар бәхетле! – диде аңа Гайсә.
30Гайсә Үзенең шәкертләре алдында бу китапта язылмаган башка бик күп могҗизалы гамәлләр күрсәтте. 31Биредә китерелгән сүзләр исә Гайсәнең Аллаһы Углы, Мәсих булуына сез ышансын өчен һәм, ышанып, Аның исеме хакына сезгә тормыш булсын өчен язылды.

Currently Selected:

Яхъя 20: ИНҖ2025

ማድመቅ

ያጋሩ

ኮፒ

None

ያደመቋቸው ምንባቦች በሁሉም መሣሪያዎችዎ ላይ እንዲቀመጡ ይፈልጋሉ? ይመዝገቡ ወይም ይግቡ